Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Яңа көне туса гомеремнең...

Иң зур бәхет минем өчен җирдә Иртән сине очраткан чагым!

Яңа көне туса гомеремнең –
Сине күрсәм шунда, минем өчен
Шуннан да зур шатлык юктыр кебек:
«Исән-саумы, минем сөйгән кешем!»
Чынга аша бөтен хыялларым,
Иңнәремә гүя канат үскән!
Бер нәрсәгә китми шунда исем,
Көтмәгәндә әгәр сине күрсәм!
Миңа соң бу җирдә нәрсә кирәк,
Шушы могҗизадан гайре тагын?
Иң зур бәхет минем өчен җирдә
Иртән сине очраткан чагым!

Р ө с т ә м
К а ж е н к и н

«КУ» 01, 2026

Фото: архив, фотода автор үзе.

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев