Гөлиягә өч шигырь
Минем галәм әгәр биек икән, син ул аны шундый итүче.
1
Җырга кертергә дә лаеклы син;
гөл хуш исе аңкый йөзеңнән;
йолдыз телен күпме актарсам да,
исем табалмадым үзеңә...
Әгәр булса ул сүз: Гүзәллектер –
дөнья серен чиксез итүче.
Минем галәм әгәр биек икән,
син ул аны шундый итүче.
2
Күз яшьләрем чыклар булып кунган,
күкрәгемә ләззәт булып тулган,
аһ Гөлия, галәмем гөле син!
Күз яшемнең бөтен авырлыгын
хаклык бизмәненә үлчәп карап,
Ходай безгә бәхет иңдерсен.
3
Нинди җылы, җаным, синең кочагың!
Анда Тәңре рәхәтлеге, назы,
Гүзәллекнең чәчәк тулы язы...
Сагындырды кочагыңның шул чагы…
Ю р у с л а н Б о л а т о в
Балкарчадан Ренат ХАРИС тәрҗемәсе
«КУ» 02, 2026
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев