Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Газиз кешем

Йөрәгеңә тик мин генә сыялган җан – Кадерле кешем!

Туры килгән син генәдер холкыма,
Бәхет көтеп менәм яшәү үренә,
Мәхәббәтең җитәдер бер гомеремә,
Газиз кешем.
Чебен тимәс чер итүче холкыма
Түзүче, сөенүче уңышыма,
Син генә бит, сокланамын ушыңа,
Газиз кешем!
Игелек аша баккан күзең моңына,
Яратыплар каравыңа толымыма,
Сөенәм аны мөлкәт дип торуыңа,
Газиз кешем!
Йөрәгеңә тик мин генә сыялган җан –
Кадерле кешем!

 

С А Г Ы Н Ы Ш

М О Х И Т  К Ы З Ы

Казакъчадан Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА тәрҗемәсе

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев