Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Фәрештәм

Кабахәтләр тырнагына мине Син ташлама, берүк, Фәрештәм.

Кара төндә, йә бер якты көндә

Сукмак эзләп йөрсәм гарештән,

Кабахәтләр тырнагына мине

Син ташлама, берүк, Фәрештәм.

Мин, бәлагә тарган бәндәләргә

Ярдәм итәм дигән минутта,

Буш кул белән үзем торып калсам,

Син, Фәрештәм, мине онытма.

Мин алданып матур хыялларга,

Атласам да упкын читеннән,

Ишетмәсәм, «Сак бул!» дигәннәрен,

Син, Фәрештәм, ваз кичмә миннән.

Мин башкалар өчен җан атканда,

Йөрәгемне биреп аларга,

Үзем җансыз торып калганда да,

Син, Фәрештәм, тырыш аңларга.

Сүткән чакта тормыш йомгагын мин,

Алтын җебен аның кыскартсам,

Кичермичә гайбәт һәм яланы –

Гаепләмә мине һичкайчан.

Әгәр дә мин гаделсезлек күреп,

Еш бәхәскә керсәм тормышта,

Син, Фәрештәм, мине ачуланма,

Кичерә күр мине, орышма.
 

"КУ" 02,2023

Фото: unsplash

И Р И Н А  У З Д Е Н О В А 

Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев