Дүртьюллыклар
Беркайчан да белер-белмәс эш башлама, Бер башласаң, кыен булса да, ташлама.
Беркайчан да белер-белмәс эш башлама,
Бер башласаң, кыен булса да, ташлама.
Суда битен каплап йөзсә әгәр инсан,
Көчәнсә дә, күп баралмас, шуңа ышан.
* * *
Кыен көндә аптыраудан артка чигеп калмаек,
Ачуланып, башкаларга гаделсезлек салмаек.
Кызып китеп, дөреслекне бозып, батмыйк гөнаһка,
Дөрес юлдан илтә безне, ышаныйк без Аллаһка.
* * *
Залимнәрнең кулларында булганлыктан хәнҗәр, ук...
Бу тормышның кануннарын төрләндерер чара юк.
Юктыр патша, юктыр бер хан аны үзгәртә алган,
Һәр нәрсәне тиешенчә көйлидер тик бар Аллам!
* * *
Койма эшләү инсаннарны яманлыктан саклаган,
Күпер эшләү – ике ярны бер-беренә ялгаган.
Тәртип булса, койманың һич кирәге калмас иде,
Күпер булмаса, дөньяда кавышулар булмас иде.
* * *
Сине күреп, җан җылысын әгәр бирсә,
Сине яхшы дусты кебек әгәр күрсә,
Син санама ул адәмне ялагайга,
Сиңа кирәк кеше итеп кара аңа.
Рөстәм Узденов
«КУ» 07, 2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев