Бир фатиха...

Газиз атам,
Бир фатиха миңа:
Җитлегәмен, кавырсыным ныгый,
Кан-кардәшне, нәсел-нәсәбемне
Зилзиләдән ышыкларлык булыйм!
Газиз атам,
Бир фатиха миңа! –
Элгәреләр сыман, шөһрәт яулап,
Гаярь чабышкыма ут капканчы,
Офыкларны таптап чабыйм алга!
И учагым,
Бир фатиха миңа,
Синнән яшәү алган балаң ла мин! –
Мең ялкынны кичсәм дә, җаныма
Корым кундырмыйча калдыр.
Амин.
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН тәрҗемәcе
"КУ" 04, 2023
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз