Кардәш халыклар әдәбиятыннан
Билгесез солдат кабере янында
Гади солдат... Аны инде күптән Беркем көтми... Тик ул үлемсез.
Ул һаман да әле билгесез бер
Юкка чыккан солдат, исемсез...
Гади солдат... Аны инде күптән
Беркем көтми... Тик ул үлемсез.
Аны көтми инде кәләше дә,
Ул саклаган ил дә күптән юк.
Аңа аткан ядрә һаман оча,
Кемгә барып тияр, белгән юк.
Ул чактагы янгын әле дөрли,
Инде ерак калган арасы...
Медальонның язулары беткән,
Похоронкаларның – карасы.
Алар күпләр... Кемнәр?
Белмисез –
Һәммәсенә инде тик бер исем,
Фамилияләре –
Билгесез…
Рәхим Рахман
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев