Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Белеп булмый

Шул күмернең ут булганын көтеп үтсә гомерләр… Икебезне ике илдә елый-елый күмәрләр.

Йөрәгемнең йөкле чагы – күтәралырмын микән?
Шагыйрә, журналист Башкортстан Республикасының
атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Гаяз кызы
Галимова 1963 елның 22 июлендә Башкортстанның
Ишембай районы Янрус авылында дөньяга килә. Ул 1980
елдан Стәрлетамак шәһәрендә яши. Әүвәл Стәрлетамак
дәүләт педагогика институтының филология факультетын
тәмамлый. 1995 елдан бүгенгәчә Стәрлетамак шәһәренең
«Ашказар» башкорт иҗтимагый-сәяси газетасында
журналист булып эшли. 2003 елда Бәләбәй шәһәрендә узган
«Илһам чишмәләре» фестивалендә катнашып, «Мин –
лирик» номинациясендә жиңү яулый. 2012 елда аңа әдәбият
һәм сәнгатьтәге уңышлары өчен Стәрлетамак язучылар оешмасының Хәким
Гыйләҗев премиясе тапшырыла.
Римма Галимова – «Тәкъдир», «Мин – Юрматы кызы», «Урланган бәхет»,
«Бәхетте аңлар йәштә» исемле шигырь җыентыклары авторы, БР һәм РФ
Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, 2021 елдан Башкортстан
Язучылар берлегенең Стәрлетамак язучылар оешмасы җитәкчесе.

Саубуллашу сагышларын үткәралырмын микән?
Әллә кемнең әллә кемен сагынырга ярыймы?
Икебезгә бер юрганны ябынырга ярыймы?
Хыялда гына булса да, синле буласым килә.
Теге башлаган сүзеңне яңадан миңа сөйлә!
Зәңгәр күзләреңә карап тыңлармын да тыңлармын.
Бу дөньяда сине генә ярты сүздән аңлармын.
Ялганырлар әле димен арадагы күперләр.
Терелеп тә китәр кебек кузы сүнгән күмерләр.
Шул күмернең ут булганын көтеп үтсә гомерләр…
Икебезне ике илдә елый-елый күмәрләр.

Римма Галимова

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев