Кардәш халыклар әдәбиятыннан
Бәхилме син?
Тәңре каршысына басып: «Яндырма!» – дим. «Жирдә мине мәхәббәтсез калдырма!» – дим.
Күңелемә оялаган шайтанмы син?
Әллә язларыма тагын кайтаммы мин?
Сүккәндә дә үз-үземне кабат-кабат,
Бирсен Ходай түземемне – кагам набат.
Йөрәктәге жиһанымда патшамы син?
Сине генә яратам дип шашаммы мин?
Беркемне дә ишетмимен, тыңламыймын.
Онытырга көч житмиме? Аңламыймын.
Мәңге күрмәсәм дә сине, бәхилме мин?
Үзең килеп күрергә дә фәкыйрьме син?
Мең сорауга мең жавапны үзем табам.
Ачык калган ишекләрне үзем ябам.
Тәңре каршысына басып: «Яндырма!» – дим.
«Жирдә мине мәхәббәтсез калдырма!» – дим.
Римма Галимова
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев