Кардәш халыклар әдәбиятыннан
Ай-һай, бишек тирбәлә
Ай-һай, бишек тирбәлә, Дөнья гел шул тирәдә.
Ай-һай, бишек тирбәлә,
Дөнья гел шул тирәдә.
Әлли-бәлли бәү,
Сиртмәсе дә миләштән,
Бәхетме ияләшкән...
Ай-һай, туй гөрли. Әйдә –
Дөнья гел шул тирәдә.
Әлли-бәлли бәү,
Сиртмәсе дә миләштән,
Бәхетме ияләшкән...
Ай-һай, табут иңнәрдә,
Дөнья гел шул тирәдә.
Әлли-бәлли бәү,
Сиртмәсе дә миләштән,
Тик кайгы ияләшкән.
(Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе)
"КУ" 01, 2021
Фото: pixabay
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев