Авыр уйлар баскан чакта боекмасын кеше...

Авыр уйлар баскан чакта боекмасын кеше,
Җиңеләя, җилли алар – тынчу һава ише.
Һәм иреккә, иркенлеккә омтылуың, шашып,
Тавышланып алгач, уза – гүя язгы ташу.
Һәм яшәргә теләк хәтта, һәм бәхеткә өмет
Капыл тоныклана – көзге моңсу көннәр кебек.
Акрын гына бата кеше, аңышмый да, белми:
Суырып ала тормыш аны – төпсез сазлыкмыни...
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН тәрҗемәсе.
"КУ" 04, 2023
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз