Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Ак кәгазь бите

Ак кәгазь – минем эш кырым, Урган һәм суккан җирем. Кызу челләдә, суыкта Шул кырга тама тирем.

Шәйит-Ханым Алишева (1947–2024) – Дагстанның халык
шагыйре, тәрҗемәче, публицист. Беренче шигырьләрен
ул 1961 елда кумык телендә чыга торган «Ленин юлы»
газетасында бастыра. Мәктәптән соң Мәскәүдә М.Горький
исемендәге Әдәбият институтында укып, безнең Разил Вәлиев
белән бергә Лев Ошанин семинарында шигырь язу серләрен
үзләштерә. Институттан соң баштагы елларда «Мосфильм»
киностудиясендә тәрҗемәче булып эшләп ала. Аннан соң
1973 елдан бирле Дагстанда кумык телендә чыга торган
«Дагстан хатыны» һәм «Лачын» балалар журналлары
редакторы булып эшли. Шәйит-Ханым берничә мәртәбә Казанда узган төрки телле
язучыларның халыкара конференцияләрендә катнаша. Соңгы елларда ул Дагстан
Язучылар берлеге идарәсенең кумык язучылары секциясе җитәкчесе булып тора.
Узган елның сентябрендә Дагстан Язучылар берлегенең 80 еллык юбилеена баргач,
ул миңа үзенең соңгы китабын – сайланма шигырьләре җыентыгын бүләк иткән иде.
Кызганычка каршы, Яңа ел алдыннан гына ул вакытсыз вафат булган. Мин аның
шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итәрмен дип вәгъдә биргән идем. Шул сүземә
тугры калып, журнал укучыларга аның берничә шигырен тәкъдим итәм.
Рафис КОРБАН.

 

Ап-ак кәгазь бите алып
Утырам мин язарга.
Рәхәтлек биреп җаныма
Сүзләр төшәр аңарга.
Кыштырдый кәгазь алдымда,
Бозып күңелем тынлыгын.
Әйтерсең саклап утырам
Җанымның чик сызыгын.
Ак кәгазь – минем эш кырым,
Урган һәм суккан җирем.
Кызу челләдә, суыкта
Шул кырга тама тирем.
Күренә ул миңа ап-ак
Чик полосасы булып.

Ята ул минем алдымда,
Ак юл кебек сузылып.
Утырам кәгазь алдында,
Тын алырга да өркеп.
Көтмәгәндә шунда бөтен
Тауларны тетрәтеп,
Ату булып яңгырады
Тынлыкны ярып сүзем.
Көн дә шулай ак кәгазем
Тетрәтсен дөнья йөзен!

Кумык теленнән Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

Ш Ә Й И Т - Х А Н Ы М  А Л И Ш Е В А

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев