Логотип Казан Утлары
Кайтаваз

Якты әсәр

Төзеләчәк дәрес планнарын, бетмәс-төкәнмәс кәгазьләрне читкә куеп, «Казан утлары» журналының 5 нче санын кулыма алдым. 95 ел буе укучыны сөендереп, рухи яктан туендырып торган басманың юбилей саны бит бу. Гадәттә, газета-журналларны «Баш мөхәррир сүзе» рубрикасы белән бирелгән язмаларны укудан башлыйм, аннан күңелемә иң якын тоелган әдәби әсәргә тотынам. Берочтан шуны да әйтим: бу санда «Сәфәрләр, очрашулар, тәэсирләр» дигән баш астында бирелгән фоторәсемнәр Актаныш ягы укучыларының күңеленә хуш килгәндер, «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре белән булган очрашу мизгелләре күңелләрендә яңаргандыр. «Мәһдиев һәм...» бәян-хатирәсе игътибарымны җәлеп итте. (Авторы – Вакыйф Нуриев.) Мәһдиев шәхесе, аның әсәрләре безнең өчен бик якын. Классик язучы булганы өчен генә түгел. Әнием КДУда укыганда, Мөхәммәт Сөнгать улы аның диплом җитәкчесе булган. Әдипнең никадәрле гыйлемле, таләпчән, гадел булуы хакында бүген дә якын итеп искә ала. Әниебез бездә дә язучы иҗатына мәхәббәт тәрбияләгәндер, шулай булмаса, апам да, үзем дә М.Мәһдиев әсәрләре буенча диплом эше язмас идек. «Мәһдиев һәм...» бәянын журналның иң якты, иң җылы әсәре дип атар идем. Үзенең язылу формасы ягыннан да аерылып тора. Бәян өч кеше исеменнән язылган кебек. Иң әүвәл Мөхәммәт Мәһдиев язган юлларны укыйбыз. Аның кебек, авылны, яшьлек елларын, кешеләрнең хис-кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән бирүче янәдән табылырмы? Мәһдиевнең уй-фикерләрен әсәрнең «Әни сөйли» өлеше дәвам иттерә. «Хәтерем дәфтәреннән»дә В.Нуриев үз истәлекләре белән уртаклаша. Нәтиҗәдә, янәшәдәгеләргә һәрвакыт игътибарлы, ярдәмчел, юл яручы, юл күрсәтүче М.Мәһдиев безнең яныбызда гына, әсәрдә язылган күренеш-вакыйгалар күз алдында кебек тоела башлый. Шулкадәр мавыктыргыч, матур бу әсәрне бер тында укып чыктым да гадәттә соңгы юллардан соң языла торган «дәвамы бар» дигән сүзләрне эзләдем. Кызганыч ки, тапмадым. Бәлки, язарга гына онытканнардыр...

 

Сөмбел ХӘБИБУЛЛИНА, Актаныш районы Әтәс мәктәбенең тарих укытучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев