Логотип Казан Утлары
Кайтаваз

ЯЗУЧЫ ДИСБЕ ТАРТА

(Айдар Зәкиевнең «Яшәргә» повестен («Казан утлары» журналы, 2026 ел, гыйнвар) укыганнан соң)

Без Айдар Мидхәт улы белән якыннан аралашып яшибез, гаиләсен дә яхшы
беләм. Айдар – минем яраткан укучыларымның берсе. Яшь язучы үзенең
Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятында дөнья күргән
«Кешеләр илендә», «Күбәләк канатлы бал корты», «Без югалткан көннәр»
китапларын «Хөрмәтле укытучым Сания Кәшфулла кызына!» дип язып,
автографы белән бүләк итте. Бу – минем өчен зур горурлык.
«Яшәргә» повестен «Казан утлары»нда укыдым. Әсәрне уку барышында
сүзен уйлап сөйли торган, бераз боеграк малай гел уемда булды.
Повестьта сүз ике бала әтисе Искәндәрнең кыл өстендәге язмышы һәм аның
гаиләсе, туганнары турында бара. Автор геройларының холык-фигыленең
тын алышларына кадәр яхшы белеп, яратып, якын итеп, җылылык белән бәян
итә. Чынлыкта исә Искәндәрнең прототибы ‒ Айдар үзе. Искәндәр исеменең
мәгънәсе «яклаучы», «җиңүче» дигәнне аңлата. Язучы аңа теләсә кайсы,
хәтта үлем белән көрәштә дә җиңеп чыгачагына ышанган өчен бу исемне
сайлагандыр дип уйлыйм. Вакыйгаларны ул арттырмаган да, киметмәгән дә,
ничек бар шулай дисбедәге төймәләр сыман җай гына тезгән дә тезгән.
Дисбе зекер сүзләрен санап әйтер өчен, гадәттә, хөрмә (финик)
төшләреннән, элек миләш агачыннан да ясалган 99 төймәдән тора. 99 төймә
3 өлешкә бүленгән. Һәр 33 төймәдән соң бер зур төймә тора. Анысын тәсбих
анасы дип әйтәләр. Тәсбих анасын тотып, «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» дип
әйткәннән соң, «Сөбханалла» дип, тәсбих тарта башлыйбыз. Тәсбих тарту –
гыйбадәтләрнең, Аллаһны искә төшерүнең, теләкләрең кабул булуны Аллаһтан
сорауның иң җиңел алымы. Айдар Мидхәт улы да әсәрен сүздән тезгән тәсбих
итеп язган. Ул әсәрен соңгы вакытта еш күргән төше белән башлап җибәрә.
Тау итәге. Бәхетле балачак. Ул әти-әнисе белән җитәктә. Аннан соң –
тукталыш. Автобус. Машиналар елгасы. Подъезд. Фатир. Тормыш кайный.
Көтелмәгән авыру. Студентлар яшәеше. Гаилә һәм дуслар. Эчкерсез дуслык
һәм мәхәббәт. Әмма аның җаны ялгыз. Искәндәр үзендәге авыруның нәсел
чире булуыннан, балаларына күчүдән курка.
Монда без Искәндәрнең сөйгәне Айгөл, студент еллардагы дусты Рифат,
улы Рушан, кызы Динә, күршесе хирург Вадим, шәфкать туташы Ирина, табиб
Татьяна Елизарова, мал табибы булып эшләгән мәрхүм әтисе, Маруся түтәй
образлары белән танышабыз.
Ипләп кенә дисбене тартуны дәвам итәбез. Тәсбих анасын тотып,
«Бисмиллаһир-рахманир-рахим» дибез дә 33 мәртәбә «Әлхәмдүлилләһ» дип
кабатлыйбыз. Тәсбих тарту бармаклар өчен дә файдалы икән. Тәсбих тартканда,
кан басымының көйләнүе дә билгеле.
Искәндәр өчен бу «Әлхәмдүлилләһ» өлешен үтү җиңел түгел. Ирнең
бугазын чорнап алып, нәрсәләрдер үскән. Анализ алалар. Табибның мондый
очракны беренче тапкыр күрүе. Шаян, җор телле табиб Малик Хәлимович
(яңа образ) нидер язып, Искәндәр кулына тоттыра һәм өметсез сүзләр әйтә:
‒ Синдә өченче дәрәҗә яман шеш. Күп дигәндә, ярты ел яшисең калган.

Башын иеп чыгып китүдән башка чара юк.
А.Зәкиев Искәндәргә «Әлхәмдүлилләһ» дип әйтерлек яшәү көче бирә. Моның
өчен ул әсәренә яңа образлар, бик күп вакыйгалар өсти. Туганлык һәм дуслык
җепләренең ныклыгын кызыл юл саен күрәбез. Апасы Альмира шалтыратып хәбәр
җиткерә, абыйсы Мурат хәл белергә юлга чыккан. Әтисенең апасы Нәсимә яше
туксаннан узса да, Искәндәр янында. Рәсүл хәзрәтнең догалары да яшәүгә өмет уята.
Бу өлештә төймә арасындагы сәйләннәр булып җан азыгы ‒ китап, кызы
биргән курчак, улының аюы, Лена, ак кәгазь, суга сусап үскән гөл хезмәт итә.
33 мәртәбә «Аллаһу әкбәр» дип, дисбе тартуны дәвам итәбез. Тәсбих тарту
сәламәт булырга да ярдәм итә. Ул хәтерне ныгыта, кәефсезлектән, эч пошудан
коткара. Нервыларны тәртипкә китерергә, стресстан котылырга булыша.
Өметен өзгәннәргә өмет, ышаныч өләшүче табиб җәйне дәваханәдә
үткәргән, тавышын югалтып, пышылдап кына сөйләшкән пациентына иртәгә
өенә кайтачагын һәм аңарда яман шеш булмавын хәбәр итә.
Искәндәр үз аяклары белән яшәгән урынына кайта.
Аллаһ җанны елатып чыккан күз яшьләрен күрә, чын күңелдән ялыну-
ялвару теләкләрен ишетеп, дәвалау юлын ача. Айдар Зәкиев повестена
Илнара образын китереп кертә. Биредә соңгы вакытта халык еш мөрәҗәгать
итә торган күз тию, сихер-золым кебек мистика да бар. Дисбе төймәләренең
сәйләннәре ‒ эшкә йөрмәсә дә, Искәндәргә ике ай хезмәт хакы язучы шефы,
палатадашларының балалары, оныклары, әнисе юган ап-ак керләр.
Дисбе тулысынча тартылып беткәч, бармаклар тәсбих анасында туктала.
Искәндәр өйгә кайткач, кат-кат күрә торган төшен кабат күрә. Тау бите.
Төшендә, аны ятим калдырып, якты дөньядан иртә киткән әти-әнисе...
Бер ялны үз машинасы белән гаиләсен авылга алып кайтып, истәлекле
урыннарны күрсәтә. Өйләренә кереп чыгалар...
Язучы бу өйгә әсәрендә җентекләп тукталмый. Чынбарлыкта аны Айдарның
карт атасы төзегән. Шушы йортта ишле балалар үсеп, төрле якка таралышкан.
Төп нигездә яшәгән Мидхәд белән Альфира бик яшьли төп йортка күчте. Өч
балалары да гаиләле. Юл төшкәндә, анда кереп, истәлекләр яңартып чыгалар.
Ул ничә ел инде буш тора. Алар өйне сатып, акчасын бүлешү турында уйлап та
караганнары булмады. Бу туганлык җепләре өзелерлек түгел икәнен күрсәтә.
Зәкиевләрнең тату гаиләсендә туганнар – бер-берсенә терәк һәм таяныч.
Айдар авырган елның көзендә Марат (повестьта Мурат) белән кибеттә
очраштык. Энесенең хәлен сорашам.
‒ Сания Кәшфулловна, без җиңдек! ‒ дип, шатлыгыннан очып китәрдәй
булып, яхшы хәбәр җиткерде. Хәер итеп, бер кап конфет белән чәй бирде. Мин
әрвахларга атап, Айдарга Аллаһ хәерле озын гомер биреп, улының туенда биеп
йөрүен теләп, дога кылдым.
Айдарлар гаиләсенең «Без югалткан көннәр» китабы туеннан соң бүләк
иткән роза гөлләрен өйдә кышлатып чыгарып, бакчама утырттым. Алар кышын
өемдә, җәен бакчамда нур сибеп, шау чәчәктә утырды.


Сания ШӘРИПОВА
Башкортстан, Бүздәк районы.

 

«КУ» 11, 2026

Фото: Индира Габдуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев