БЕРДӘЙ ГОРУРЛАНЫП ҺӘМ СӨЕНЕП...
Менә шундый ул – «Казан утлары»! Бер яктан, гасырларны колачлаган әдәби аваз, икенче яктан, хәзерге заманда йөзләгән авторны илһамландырган әдәби җанлылык берлеге. Һәм, тагын да мөһиме – әдәби буыннар чылбыры берлеге.
Бүгенге көндә 100 еллык татар әдәби басма мирасы сәхифәләрен заманча шартларда, ягъни электрон вариантта тәкъдим иткән татарча сайт бармы?!
Мин мондый үрнәкләрне төрек телендә даими күрәм. Соңгы елларда Төркиядә төрле газеталарның күпьеллык саннары электрон рәвештә урнаштырылган махсус порталлар игътибарны җәлеп итә. Вакыт-вакыт аларны актарып, Төркия журналистикасы узган юл белән танышып, татар язучыларының, шәхесләренең шуларда басылган төрекчә әдәби әсәрләрен, мәкаләләрен, гәзит аша алып барган полемикаларын укып утырам. Дөрес, андый ресурсларның тулырак булганнары яки инкыйлабка кадәрге басмалар күбрәк урын алганнары дәүләт китапханәләре карамагында, һәм аларга билгеле бер теркәлүләр үтмичә газета битләрен ачып карармын, димә. Шулай да махсус сайтлар корып, матбугат барлыкка килгәннән бирле дөнья күргән, шул исәптән күптәннән басылмый башлаган басмаларны да кертеп, pdf яки фото форматында интернет киңлекләренә урнаштыру Төркия матбугаты мирасын, тарихын, шулар аша илнең төрле еллардагы көнкүрешен, мөһим вакыйгаларын күзалларга ярдәм итә.
Инде үзебезгә килик. Бездә бармы моңа охшаш хезмәт? Бар! Һәм ул эшне «Казан утлары» башкарды! Электрон архивы 100 еллык әдәби мирасны туплап тора. «Безнең юл», «Яңалиф», «Атака», «Совет әдәбияты» буларак чыккан саннары белән таныша алабыз, иске имляда, латин хәрефләрендә басылганнарын укырга мөмкин. Теләсәң, 20 нче елларны кара, теләсәң, 70 нче елларны... Алай ук еракка китәсең килмәсә, соңгы елларны барла.
Бу электрон архив бер гасырлык булса, анда урын алган меңләгән журналларда чыккан әдәби әсәрләр гасырларны колачлаган әдәби аваз берлеге.
Бүгенге көндә укытучыдан алып, депутатка кадәр, кулына яңа каләм алырга җөрьәт иткән укучыдан башлап, тел-әдәбият галимнәренә кадәр катнашкан әдәби бәйгеләр кайда бара? Җавап кыска: «Казан утлары»нда.
Казанга кайткан саен төрле очрашуларда, чараларда теге яки бу әсәрнең нинди урын алуына кадәр хәтерләп сөйләшүчеләрне очратам. Югыйсә андый нечкәлекләрне автор исендә тотса тотар кебек... Юк, алай гына түгел шул. Укучылар да, авторлар да күзәтә, укый, сыный, чагыштыра... Шул арада яңа авторлар калкып чыга, бөтенләй таныш түгел исемнәр телгә алына башлый. Менә шул рәвешле «Казан утлары» сәхифәләре әдәби җанлылык берлегенә әверелә.
Сайтларын дәвамлы карап барсам да, журналны Казанга кайткач кулга тотып укыйм. Кем әйтмешли, уптым илаһи... Кайчак, 7-8 санын, кайчак бер елныкын, хәтта күбрәкне. Шулай укучылар бармы икән?! Бик кызык ул. Журналның аерым-аерым санына түгел, тоташ бер әдәби агымга чумасың. Менә шунда әдәби буыннар чылбырының дәвамлылыгы күренә. Журналны еллап-еллап укысаң, әдәби буыннар чылбырының табигый берлеге нәкъ менә «Казан утлары»нда саклануын аңлыйсың!
Менә шундый ул – «Казан утлары»! Бер яктан, гасырларны колачлаган әдәби аваз, икенче яктан, хәзерге заманда йөзләгән авторны илһамландырган әдәби җанлылык берлеге. Һәм, тагын да мөһиме – әдәби буыннар чылбыры берлеге.
Чыккан әсәрләрем, бәйгеләрдә алган һәртөрле урыннарым, журналны укучыларның иҗатыма карата олылап әйткән җылы сүзләре белән шушы берлектә булуыма бердәй горурланып, сөенеп һәм һич авырыксынмыйча рәхмәтләр укып язам. Аллаһыма шөкерләр булсын. Әле менә, сүз уңаеннан дигәндәй, Татарстан Республикасы каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Рәисе белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештырган Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсында урын яулаган әсәрләр дә «Казан утлары»нда басыла башлады. Шул исәптән минем дә «Хикәя» номинациясендә беренче урынны алган «Куеныңда ни бар?» дип аталган хикәям февраль санында дөнья күрде. Бәлки укырга да өлгергәнсездер...
Сүз башында Төркия матбугаты хакында искә алдым. Үзебезнеке белән тәмамлыйсым килә.
Безнең татар матбугатының бер гасырдан артык тарихы бар һәм мәдәни, әдәби, иҗтимагый кыйммәткә ия басмалар бүген дә нәшер ителә. 1905 елдан 1917 елга кадәрге чорда татар телендә егермегә якын шәһәрдә 120ләп татарча газета һәм журнал нәшер ителгән. 2025 елда татар матбугатына 120 ел тулачак.
Айзирәк ГӘРӘЕВА-АКЧУРА.
Төркия
"КУ" 03, 2024
Фото: Алинә Хәбибуллина.
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев