Бәхетнең дә, бәхетсезлекнең дә сәбәпчесе...
Вакытында әйтелгән, вакытында ишетелгән кирәкле сүздән дә кадерле нәрсә юктыр кеше өчен. Ул сине тынычландыра, барган яки ниятләгән юлыңның дөреслеген билгели, уйдаш-фикердәшләреңне күрсәтә...
Вакытында әйтелгән, вакытында ишетелгән кирәкле сүздән дә кадерле нәрсә юктыр
кеше өчен. Ул сине тынычландыра, барган яки ниятләгән юлыңның дөреслеген билгели,
уйдаш-фикердәшләреңне күрсәтә... Apple компаниясенә нигез салган Стив Джобсның,
Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты Тереза Ананың кешеләргә нәсыйхәт итеп
язган сүзләрен укыганым бар. Алар кеше гомере, кешелеклелек, бәхет, яшәүнең мәгънәсе
турында. Ләбиб абый Леронның «Кыршау» бәянын да мин шундый фәлсәфи уйланулар
дип кабул иттем. Тик алар миңа тагын да якынрак, чөнки бу – минем татарымның
дөньясы, мохите, хаталары һәм казанышлары... Монда Мөслимә әбиләр бар – алар
безнең Акъәбиләр холкын, табигатен, зирәклеген сеңдергән (алар «улым-балакаем»,
«тач үзебезнең», «җәшәргә кирәк» дип сөйләшә), монда сукыр рәссам Мөнәвир бар –
караңгылыкта да яктылык эзли ул, монда Әкълимә – чит-ят «гуантамера»ларның бәхетле
итә алмавын аңлап, үз моңына кайта алган ханым... Һәм монда – әллә параллель, әллә
тулаем фон булып торган безнең халкыбыз тарихы. Төп геройлар да – шул зур урманның
берничә агачы – нәкъ менә тулаем безне, безнең халык язмышын тасвирлый.
Әсәрдә һәр нәрсәдә сакраль мәгънә бар кебек. Биредә исемнәр дә һавадан алган
очраклы исемнәр түгел. Мөнәвир – «яктылык алып килүче», Мөслимә – «ислам
динендә, Аллаһка табынучы», Әкълимә – «йомшак, сабыр, мәрхәмәтле». Һәм менә шул
геройлар аша татарның төрле сыйфатларын күрсәтә автор – тулаем «без»не сурәтли.
Әлбәттә, биредә башка персонажлар да бар, алар да «без»нең чагылышлар (надан
укытучылар, чит-ят җирләрдә яшәргә мәҗбүр Вәсилә, мөһаҗир агай һ.б.).
Бәян Мөнәвир Максатовның күргәзмәгә куелган «Хәвеф алдыннан» исемле картинасын
карау белән башланып китә. Дөресрәге, Бакый Урманченың «Килер бер көн, /Алда,
киләчәктә, /Кичелер бу котсыз, кадерсез төн... Күк капусы ачылып киткән иде, /
Теләкләрем әйтеп өлгермәдем...» дигән эпиграф итеп алынган сүзләре белән башлана
ул һәм алда бәян ителәчәк хәлләрнең бүгенге вазгыять белән дә, үткәнебез белән дә
һәм, әлбәттә, киләчәгебез белән дә бәйле икәнлегенә ишарә ясый. Шул бер картина
турында сөйләгәндә генә дә никадәр мәгълүмат! Ачы чынбарлык һәм өмет: айсыз калган,
ләкин манаралы мәчет («Алар айны замана зәхмәтеннән саклый алмасалар да, мәчетне
дә, манарасын да саклап кала алганнар. Мәчеткә тиздән ай куеласына да өмет бар»).
Картинадагы детальләрнең һәрберсе – татар тормышының берәр ягы. Малай башына
газетадан ясалган башлык кигән, «стан» язуы күренеп тора («СССР заманында кайбер
татарча журналлар һәм газеталар миллион данәдә бастырылып таратыла иде»). Хәтта
Татарстанның «стан»га гына калуы да күп нәрсә турында сөйли.
Әсәрдә Мөнәвиргә (димәк, безгә) Мөслимә әби әйткән сүзләр бар: «Бәхетеңнең дә,
бәхетсезлегеңнең дә сәбәпчесе кыршау булыр». Кыршау белән бәйле гыйбрәтле тарихны
«хахул кияү» белән бәйләп сөйләттерү дә юкка түгел икәнен аңлаган кеше аңлардыр...
Тарихның хикмәтен болай төшендерә әби: «Мичкәне туган ил, ватан дип аңларга
кирәктер. Имән такталар – әти-әниләр һәм аларның балалары. Кыршаулар – илне бердәм,
тату иткән дус-туганлык. Такталар кыршауда вакытта мичкә барые. Кыршаусыз
калгач, бернәмә дә калмады. Дуслык, хөрмәт булганда – барча халык бердәм. Дуслык,
хөрмәт бетсә, ил кадәрле ил дә таркала...» Ә әби зирәк! Һәм әби бик күпләребез кебек
ышанучан наив та: «Сугыш булмас, Аллаһы бирса, безнең патшалар да, гиниралнай
сиркиритарлар да гомер-гомергә сугышка каршы булды». Нишлисең бит, үзе алдамаган,
гадел, намус хезмәт белән яшәгән кеше өстәгеләргә ышана инде ул...
Әсәрдә Бакый Урманче образы да калку. Сукыр Мөнәвир (димәк, ул бөтен нәрсәне
аңлап бетерми әле – «Мин көчсез, зәгыйфь бәндә, үземне бу томанлы дөньяда сукыр бөҗәк... бет итеп хис итәм. Кайчан мине таптап изәрләр, кайчан мине сытып
ташларлар икән дип уйлыйм...») олпат, гомер кичкән, зыялы-затлы, гыйлемле остазның
сүзенә мохтаҗ. Бәянда юкка гына Урманче сүзләре һәм шигырьләре еш телгә алынмый
– аларда хикмәтле сүз («Күңелеңдә дә, гавәм күгендә дә Бөек Төшенкелек, Зәгыйфь
Чарасызлык хөкем сөрә»), аларда караңгылыктан чыгу юлы («...Бәхетне күңел күзе
булганнар гына күрә ала. Бәхет ул – үз кыршавың-гәүдәң эчендә – йөрәгең!..).
Мөнәвирнең сукыраюының башы исерек шофёрның бәрдереп китүе белән бәйле.
Машина номерын хәтерли малай: бер...биш...биш...ике. Монда инде артык шәрех тә
кирәкми. Үзе дә мантымый ул адәм: күпмедер еллардан соң Рублёвка бистәсендә
атып үтерәләр ул депутатны. Башка халыкларны санга сукмаучылар да мантымый...
Бәянның эпилогын кабат-кабат, уйлана-уйлана уку лязем. «Теләкнең канатларын
хәйран җәеп, /Өметләр күгенә күтәрелдем...» – Бакый аганың эпиграфка алынган
сүзләре авторның да, безнең дә теләк-өметләргә ачкыч вазифасын үти. Ә авторның
тормыш фәлсәфәсе өметләндереп кенә калмый, бәхетле булып яшәүнең юлларын да ача:
«Тудыңмы – яшә, мескен булма, горур бул, абынсаң – егылмаска, егылсаң – еламаска тырыш,
һәрчак матурлыкка, биеклеккә омтыл, наданга кушылма, акыллыга тартыл, явызлыкны
түгел, яхшылыкны дус ит, буйсынып яшәүгә караганда, ирекле булуга ни җитә, һичкайчан
күңелеңдәге өметеңне сүндермә, шул чагында гына теләгәнеңә, максатыңа ирешерсең».
Бәяндагы Мөнәвир моны аңлады. Ул бөтенләй үк сукыр да түгел, лезвие калынлыгы
булса да күрә, өстәвенә күзенә яңа операция дә көтелә; әбисе әйткән хәзинәнең
хикмәтенә дә төшенде. Яңа кыршау ясау уе тикмәгә генә килмәде аңа. Һәркемнең үз
кыршавы да булырга тиеш бит! Чит кыршауда ирексезләү, үз кыршавыңда бердәмлек,
ныклык рухы бар.
«КУ» 09, 2024
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев