Логотип Казан Утлары
Кайтаваз

АВЫЛЫМА КАЙТЫП КИЛДЕМ ӘЛЕ

Үзебезнең милли журналыбыз «Казан утлары»н гаиләбездә бик яратып укыйбыз. Журнал кайсыбызның кулына иртәрәк эләгә, тәүдә шул укый. Калганнарыбызга журнал кайчан бушый дип көтеп йөрергә генә кала. Без укый торганнар заманында туган балалар.

Үзебезнең милли журналыбыз «Казан утлары»н гаиләбездә бик яратып укыйбыз. Журнал кайсыбызның кулына иртәрәк эләгә, тәүдә шул укый. Калганнарыбызга журнал кайчан бушый дип көтеп йөрергә генә кала. Без укый торганнар заманында туган балалар. Ягъни үткән гасырның урталарында фани дөньяга килгән, китап, газета укып, шуның тәрбиясендә  үскән буыннан.

«Казан утлары»ның гыйнвар-февраль саннарында якташыбыз, Башкортстанның Миякә районында туып үскән Айдар абыйның бик фәһемле «Әти-әни, миңа ничә йөз яшь?..» дигән әсәре басылды. Мин аны бар дөнья мәшәкатьләремне читкә куеп укып чыктым. Монда барысы да миңа таныш, барысы да безнеңчә. Әсәрне укый башлауга күңелем туган авылым Гөлемгә юл алды. Гөлем – исеме җисеменә туры килгән авыл. Бәләкәй Кәркәле кебек ул да таулар куенына кереп урнашкан һәм дә тирә-ягын урманнар каплап торган бер бәләкәй генә чокырга яшеренеп утырган. Тик безнең авыл Бәләбәй-Бөгелмә калкулыгының төньяк битенә караган ягына урнашкан булса, Бәләкәй Кәркәле аның көньяк битенә караган җирендә.  Гөлем Стәрлебаш районына керә, Бәләкәй Кәркәле – Миякә районына. Бәләкәй Кәркәле Өязе елгасы буенда булса, безнең авыл Өршәк елгасы кушылдыгы булган ике елга, Олы Төләмәт белән Бәләкәй Төләмәт инешләре арасында. Элек Өязе елгасы безнең урмандагы Әгәрби сазлыгыннан башлана иде. Айдар абый язганча, сөренте басуларын киңәйтәбез дип, урманнарны кисеп төпләделәр. Сазлыкларны канаулар ерып киптерделәр. Шул ерткычлык аркасында Өязе елгасы да хәзер Әгәрби сазлыгын ташлап, түбәннәнрәк ага башлады. Елгалар гынамы соң, бик күп чишмәләр, күлләр корыды, балыклары бетте. Торналарына чаклы шундый сазлыкларны сагынып, ел саен моңсу гына җырлашып, башка якларга очалар. 

Бәләкәй Кәркәле безнең Гөлем авылына урман аша турыга 11 чакрымнар чамасы булса, Айдар абый белән безнең яшь аралары да 11 генә ел. Айдар абый 1942 елның гыйнвар аенда дөньяга килгән булса, мин 1953 елның февралендә туганмын. Сизәсезме? Айдар абыйның балачагының дәвамы да, аның хәтерләүләре дә минем балачагыма туры килеп тора. Минем балачагым аның балачагының дәвамы дип тә әйтергә була.

Бу әсәрне мин үземне күз алдына китереп укыдым. Әсәрдә Айдар абый елаганда, мин дә еладым, ул шатланганда, мин дә шатландым. Ул да дүртенче сыйныфны тәмамлагач, туган нигезеннән укырга дип чыгып киткән. Безнең Гөлем авылында да башлангыч мәктәп кенә булып, 4 кенә сыйныфлы иде. Менә шул, әсәрне укый башлагач, күңелем белән авылыма кайттым да Магази тавына менеп, чирәменә утырып, күңелем булганчы елап алдым. Барча авылдашларым күз алдыннан узды. Әнә Шәвәли бабай бәләкәй арбасын тартып, шилек кисәргә Ает алды урманына кереп китте. Әнә Хайбыр (Хабибрахман) бабай Садыйка әбисе белән печәннән кайтып киләләр. Минем беренче укытучым Минезыя апа белән шулай ук укытучы Зифа апа мәктәп бусагасына чыгып бастылар. Әнә сыйныфташларым каршы як тау түбәсендә түбән оч малайлары белән туп тибәләр.

Безнең авылда да сугыш ятимнәре күп иде. Тик алар миннән олырак. Алар да авылның көч җитмәслек авыр тормыш йөген олылар белән бергә тарттылар. Коммунизм төзеделәр. Шунысын да әйтеп китми булмас: Аллага шөкер, безнең буынга ачлыкны күрергә туры килмәде. Әмма Хрущёвның кукуруз ипиләреннән авыз иттек. Урман кисүләр үзе бер маҗара иде. Без укыганда, мәктәп утын ягып җылытыла иде. Ә ул утынны 4 нче сыйныфтан өлкәнрәк балалар урманда үзләре кисеп әзерли. Шулай алтынчы сыйныфта укыганда, урман кисәбез. Бишенче сыйныфтагылар без малайлар кисеп тазарткан чыбык-чабыкны учакка ташып яндыралар. Олы сыйныфлар аркылы пычкы белән агач аударалар. Менә шунда Равил дустым агач башына менеп китте. Иң биеккә менде. Мин дә аңардан калмаска тырышып, тагы да югарырак менәм. Уздым Равилне. Сыйныфташларның барысы да аһ итте. Тик кире төшкәндә, минем шароварның төбе ниндидер бер каһәр суккыры ботакка эләгеп ертылды бит. Нәрсә эшләргә? Җитмәсә, күзем төшеп йөргән сыйныфташым Рима да мине куәтләп: «Молодец, булдырасың, Равилне уздың», – дип кычкырды. Ә мин кире төшә алмыйм, ыштан төбем ертык. Төшсәм, барча җиһазым күренергә мөмкин. Утырам шулай агач башында. Ярый әле, укытучыбыз Закир абый минем хәлне чамалап алды шикелле. Сыйныфташларымны икенче өем агачларны тазартырга алып китте. 

Айдар абыйның әсәрен укып, балачагым, яшьлегем күз алдыннан үтте, хатирәләр искә төште. Аны шулай бөтен нечкәлекләре, бизәкләре белән тик Айдар абый гына яза аладыр. Аның ничек комсомолга керергә барганы да, ничек комсомолга алмаганнары турында язган хатирәләре миңа да таныш. Әйе, безне дә комсомол Уставын ятлатып, райком комсомолы урнашкан бүлмә ишеге төбенә тезгәннәр иде. Сыйныфташлар берәм-берәм шул бүлмәгә кереп чыгалар. Кергәндә, барысының да муенында кызыл галстук булса, чыкканда, галстуклары кесәләрендә, ә күкрәкләрендә комсомол значогы ялтырый. Ул значок 10 тиен тора иде шикелле. Тик минем муенымдагы галстукның очы чәйнәлгән. Әллә ни эшләп шул галстук гел иренгә тиеп, ике теш арасына эләгә дә теш үзеннән-үзе тегене керт-керт иттереп кетердәтә дә куя. Шулай ярты ягы чәйнәлгән галстук тагып керсәң, әлбәттә, комсомолга алмаслар иде. Галстугын чәйнәп йөргән пионер комсомол булырга лаек түгел, диячәкләр. Мин ни эшләргә дә белми торганда, Әхәт Фаткуллин хәлемә кереп: 

– Кайгырма, дус. Минем галстукны тагып керерсең, – диде. Чынлап та, аның галстугын тагып кереп, теге бүлмәдән комсомол булып чыктым. Менә хәзер Әхәтнең чираты җитте теге бүлмәгә керергә. Әхәт озак кына чыкмый торды, ә чыкканда, яртылаш үлгән иде. Комсомолга алмаганнар. Әхәт елап, урамга ук чыгып китте. Мин артыннан иярдем. Безнең арттан вожатый белән мәктәп комсомол оешмасының секретаре чыгып: 

– Таралышмагыз! Стройга тезелеп килдек, стройга тезелеп кайтабыз! – дип кычкырды. Әхәт аны ишетми, ул елый иде. Мин дә аны кызганып елый башладым.  

– Нәрсә булды? – дип сорыйм.

Ул яшь аралаш үксеп:

– Әти гаепле. Язгы чәчү вакытында райком вәкиле басуга килеп, ничек чәчәргә кирәклеге турында өйрәтә башлагач, әти аны аты-юлы белән әрләп ташлаган. Аңа, сөт бозавы, маңка син, дигән. Әтиләрнең тракторлары ватылып, төшке ашны да ашамаган килеш шуны төзәтеп яткан чакларына туры килгән булган. Басуда райком вәкилен сүккәнгә күрә әтине коммунистлар партиясеннән чыгардылар. Менә шуның өчен мине дә комсомолга алмадылар. Әти гаепле, – ди. Менә шундый хәлләр дә булды. 

Яшь укучылар һәм шәһәрдә туып үскәннәр бу әсәрне укыгач, Айдар абый язганнарга бик ышанып та бетмәскә мөмкиннәр. Әмма бу әсәрдә барысы да дөрес тасвирланган. Чагыштырулары гына ни тора! Түгәрәк имәннең ничек елап авыл ирләрен фронтка озатып, исән кайтканнарны ничек шатланып каршы алулары үзе бер шагыйранә әсәр!

Айдар Хәлимнең Чехословакиядә Татра таулары итәгендәге яу кырында ятып калган әтисенең каберен эзләп табуы үзе бер маҗаралы патриотик әсәр. Әйтегез әле, кем тагын шушындый эзләнүләр һәм үҗәтлек белән әтисенең каберен эзләп таба алган?  Рәхмәт! Айдар абый, Рәхмәт. Әйдә яз, шушындый үткән заманнарның шанлы көннәре турында! Сез язмасагыз, башка язучылар язмаса, үткәннәр турында кем язар? Сез язмасагыз, алар турында киләчәк буын кайдан белер? 


Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛОВ.

Башкортстан, Стәрлебаш районы. 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев