Логотип Казан Утлары
Җәһәт тәнкыйть

Нурлан Ганиев. Шигърият

Нурлан Ганиев шигырьләре белән беренче танышуым. Җырлап торалар, вәзен, ритм ягыннан аксау юк.

Нурлан Ганиев шигырьләре белән беренче танышуым. Җырлап торалар, вәзен, ритм ягыннан аксау юк. 10/9 («Киткәннәрнең кадерләре арта»), 10/10 («Җыр»), 9/9 («Җанымның кыйналган чаклары»), хәтта 7/7 («Бар...») вәзене кулланылганда да текстларның яңгырашы, аһәңе, эчке көе-музыкасы табыла. Эчтәлеккә тәңгәл форма гармониясе булу, тезмәләр генә түгел, сүзләр яңгырашының, кабатлауларның оста сайлануы, шиксез, аның шагыйрьлек таланты турында сөйли.

Циклның исеме («Ил бетмәсә, бетмәс телем дә...») беренче карашка шигырьләрне иҗтимагый-сәяси дулкында, гражданлык лирикасы үрнәкләре буларак кабул итүгә юл күрсәтә. Әмма танышып чыккач, күпчелек текстларның фәлсәфи эчтәлекле икәнлеге ачыклана. Лирик герой – тормышны күзәтүче, уй-гамь кешесе, ул үзенең тәҗрибәсе һәм карашлары белән уртаклаша, тормышның һәм кеше яшәешенең аерым мизгелләрен тергезә. Гадәттә, мондый шигърият тормыш һәм кеше хакындагы монологны көчле фикер, зур гомумиләштерү, сискәндерерлек нәтиҗә белән төгәлләүне таләп итә. Әмма Н.Ганиев шигырьләренең «көчле позициясендә» – соңгы тезмәләрдә һәрвакытта да моңа ирешелә дип әйтеп булмый. Шагыйрьнең үсү-камилләшү юлын да мин матур күзәтүләрдән – олы гомумиләштерүгә, көчле фикергә килүдә, аны яңача һәм көтелмәгән образлар ярдәмендә белдерүдә күрәм.

Инде шигырьләргә якынрак килик. Беренчесе – «Киткәннәрнең кадерләре арта», аны вакыт фәлсәфәсе дип атарга мөмкиндер. Лирик герой узып баручы елга эндәшә, үткәннәрне телгә ала, ел-көн-тарихны мәңгелеккә каршы куеп, китеп бара торган ел белән саубуллаша. Бу саубуллашуда кеше тормышында булган үкенечләр дә, сөенечләр дә чагылып китә. Әмма шигырьнең соңгы строфасы, исеме кебек үк, андагы эчтәлекне җыеп тора алмый. Бер яктан, кадерләре генә түгел, тарихына тәңгәл тискәре мөнәсәбәт тә үсәргә мөмкин бит, дип куясы килә. Икенчедән, кадер артуын көтеп торуын сорап, елны юату артык балаларча яңгырый.

Сурәтлелектә дә сораулар тудырган урыннар бар. Әйтик, текст башындагы риторик эндәш эчендә сынландыру (кешеләштерү) урынлы тоелса да, кабатланганда фикри төгәлсезлек килеп чыга. «Барысы да булды. Өлешеңнән / Калдырмадың, рәхмәт, и елым. / Ни дип җавап бирим? Разыймын мин. / Ачуланып китмә. Бир кулың!» строфасында елның кул бирүе дә, аның «риза булырлык» узуы өчен моңа көч салган кешене түгел, әлеге дә баягы елны сәбәпче итеп кую да ясалма тоела. Аннан соңгы строфадагы «Синең белән күпме дустым китә» дигән сүзләргә дә «дуслар кала бит» дип җавап бирәсе килә.

Икенче шигырь «Тукайга әйтер сүзем» дип атала. Анда лирик геройның җәмгыятьтәге тискәре күренешләргә борчылуы (матди байлыкларның өстен чыгуы, туганлыкның, туган телнең, рухның югалуы, кыйммәтләр үзгәрү) ахыр чиктә киләчәккә өмет белән алмашына: «Ил бетмәсә, бетмәс телем дә». Бу өметнең сәбәбе – милли моңнарның туган илдә яңгыравы кебек шәрехләнә. Әлеге очракта да соңгы, иң югары аккорд йомшаграк, бәхәслерәк булып чыга, шигырь буенча килгән тәнкыйди пафосның ахыргы нәтиҗә белән бәйләнеп җитмәве күзәтелә. Циклдагы иң уңышлы шигырь – «Җыр», ул фәлсәфи лирика үрнәге булып чыккан. Җырның күңелләрне баету, сафландыру, кайгы-борчулардан арындыру сыйфатына игътибар итеп, Н.Ганиев аны иң югары, кешене гомере буе озата барып, мәңгелеккә тоташучы кыйммәт итеп күтәрә. Шигырьне ачып җибәргән образ: «Мин Җыр булып туар идем җирдә» – беренче тезмәдән үк күңелгә керә, уйландыра. Аннан соңгы тезмәләрдәге эчке рифмалар шушы тәэсирне тагын да арттыра: «Елый-елый тыңлый торган булып, / Елый-елый җырлый торган булып, / Яшәр идем күңелләргә тулып!» Бу строфадагы 2, 3, 4 нче тезмәләрнең рәдифле рифмага корылуы да кичерешләрне көчәйтүгә хезмәт итә.


Мәкаләнең дәвамын "КУ" журналының 12 нче санында (2018) укыгыз.


Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев