Логотип Казан Утлары
Җәһәт тәнкыйть

Лилия Гыйбадуллина. Шигърият

Лилия Гыйбадуллина – яшь буын шагыйрьләр арасында иң талантлылардан. Фәлсәфилекне тирән психологизм белән кушу юлын тапкан – гаҗәеп тәэсирле һәм төрлечә укыла торган шигъри энҗеләр иҗат итә. Текст төзелешендә охшаш яңгырашлы авазлар кабатлануына корылган алымнарны күпләп куллана – сихерле аһәң тудыра. Татар поэзиясен үстерә торган сыйфатлар болар. Зур, өлгергән шагыйрьләр иҗатында гына күзәтелә торган сыйфат – төрле юнәлеш- агымнарда яза ала, бер иҗат сукмагы белән чикләнми. Журналда тәкъдим ителгән шигырьләр арасында да шушы төрлелек күзгә ташлана. Беренче шигырь «...Барлыгымны беләм...» – сызлану (экзистенциализм) фәлсәфәсе, якты сагыш, нечкә моң. Бер-берсенә тәңгәл, катлаулы эчтәлек белән форманың эчтәлек- фикер ягын аерып карыйк. Лирик герой яшәеш һәм тормыш, кеше гомере турында сөйли. Чынбарлыкта тормыш бар (әрем чәчкә ата), ул гаять матур (таңнар, карлыгачлар, яңгыр җебе, зәңгәр пәрдәләр һ.б.), тик кеше гомере тиз үтә – вакытлы («Булмышымда мизгел өне сеңә»). Әмма яшәү мәңгелек, һәр вакытлы гомердә кабатлана («Әрем чәчкә ата һәрбер язда»). Дүртенче строфа фәлсәфәне шәхсиләштерә, лирик герой – иҗат кешесе булып төгәлләшә һәм тагын бер мөһим фикер күренә: кыска гомернең мәгънәсе – тормыш матурлыгын күрүдә, яшәешкә бала – яңа гомер бүләк итүдә («Бишек җыры булып тамчы тама»), шушы матурлыкны җырга әйләндерүдә («Курай итә җилләр һәр кураны»)! Шул фәлсәфәне дәвам итүнең төрле мөмкинлекләр төене калдырылган, ачкыч билгеләнмәгән. Әйтик, әремнең «Гавам карашыннан качып кына» чәчәк атуы шундыйлардан, һәркем үзенчә укый ала торган яңа фикерләргә алып чыга. Шигырь күп укылышлы, күпмәгънәле. Еш кына яңгыраш охшашлыгын ассызыклаган (аллитерация, ассонанс), кабатлауга нигезләнгән фигуралар (эчке рифма һ.б.) төрлечә укылышка юл күрсәткән төеннәргә (ачкычка түгел) әйләнә: җил тузына, төссез тузаннарны; булмышымда – җирге тормышымда; сара соры төсләр һ.б. Кайчак камил шигырь структурасында кабатлауларның артык булуы да күзгә ташлана. Мәсәлән, беренче ике строфадагы «Барлыгымны беләм. Барлыгымда – / Булмышымда әрем чәчкә ата» «барлыгымда» сүзен икенче тапкыр кабатланганда алыштырасы килә (көй «тормышымда» сүзен сорый). Көйне боза торган тагын бер кимчелек – 10/10 үлчәмендә язылган шигырьгә өченче строфада 12/12 үлчәме килеп керү. «Таш юлларга аяк терәп, төнгә керә, / Өр-яңадан төсен җуеп һәрбер кала» юлларын шунда ук 10/10 га кайтарасы килә («Таш юлларга туктап, төнгә керә, / Үзен-төсен җуеп һәрбер кала», әйтик). Чөнки текст – сөйләм шигыре түгел, көйләм шигыре. Дөрес, әгәр мондый тайпылыш әсәрнең фикер-идеясе тупланган урында булса, ул акланыр иде. Әмма мин андый мөмкинлек күрмәдем (бәлки, ялгышамдыр...). Икенче булып килгән «Соң инде...» шигырендә дә 9/9 үлчәмен ярып, беренче строфаның өченче юлында 12 иҗек санала. Бу юлдагы «чигендә» сүзен алып ташлаганда, мәгънә дә артык үзгәрми, көй дә саклана. Яки «...Вакыт кәүсәсендә...» шигырендә 6нчы строфадагы беренче-икенче, 7нче строфадагы өченче юллар белән дә шулай. Әйтик: «Хәтер – туфрак. Шул туфракны / Таптап китә, гөл утырта, оя кора» тезмәсен «Хәтер – туфрак. Шул туфракны кеше / Таптап китә, гөлле оя кора», дип үзгәртәсе килә. «Соң инде...» шигыре – бөтенләй үзгә, ул символларга нигезләнгән. Шигырь мәгънәләргә гаять бай, тәэсирле, символларны уку юллары күрсәтелмәү аны төрлечә аңлауга китерә. Шигырь лирик геройның – асылыннан, талантыннан, максатына барудан... ваз кичкән кешегә риторик эндәше формасында язылган. Риторик эндәш кичерешләрне соң чиккә җиткереп көчәйтә, лирик геройның сызлануы белән кушыла. Җыр, сандугач, чирү, кыйбла, ятлар, шәүлә – текст эчендә автор символларына әйләнә. Укылыш мөмкинлекләре шулкадәр күп, ул гомумкешелек проблемасыннан – конкрет-тарихи проблемага кадәр аралыкны колачлый. Мәсәлән, хәзерге ситуациядә аны ниндидер башка кыйблаларга йөз тотып, туган телен якламаган татар кешесе фаҗигасе буларак та карарга мөмкин, гәрчә болай уку өчен детальләр ассызыклап күрсәтелмәсә дә. Кайбер укылыш юлларын күрсәтеп-калкытыбрак кую, ачкыч бирү отышлы булыр иде. Моның өчен кабатланган сүз-образларның санын киметеп, нәкъ менә мотивлаштырып кабатлау да җитә. Башка алымнары да бар. <...>
Мәкалә кыскартылып урнаштырылды. Тулаем "Казан утлары" журналының 5 нче санында (2018) укыгыз.

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев