Азатлык юлында
Бүгенге милли идеологиябезнең нигезендә ике төп өстенлек ята. Аның беренчесе – Татарстанның суверенлыгы, икенчесе – дөнья татарларының республикабыз тирәсендә рухи һәм мөмкин кадәр икътисади берләшүе.
Татар Конгрессының барлыкка килүенә 25 ел үтте дә китте. Тарих өчен бу әллә ни күп вакыт түгел. Ләкин аның эченә берсеннән-берсе күләмлерәк вакыйгалар сыйган. Күз алдыбызда диярлек ничәмә-ничә дәүләт таркалды. Мәңгелек дип саналган СССР юкка чыкты, коммунистик идеология чәлпәрәмә килде. Дөньяның төрле почмакларында «аллыгөлле» революцияләр булып үтте.
Шул ук вакытта гасырлар буе югалып торган татар факторының өр-яңадан дөнья мәйданына чыккан, халкыбызның тирән эчтәлекле, горур республикасы пәйда булган еллар иде бу.
Демократия җилләре исә башлауга ук, татар дөньясы яңарыш чорына кереп китте. Яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәдәй, татар яшәгән һәр урында милли оешмаларыбыз барлыкка килде. Аларның иң йогынтылысы Марат Мөлеков җитәкләгән Татар иҗтимагый үзәге иде. Конгресс шушы дулкында республикабызның Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең хәер-фатихасы белән барлыкка килде. Ул аның аякка басуына, эшен җайлап җибәрүенә үзеннән зур өлеш кертте. Парламентыбыз Җитәкчесе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин шулай ук читтә калмады. Конгрессның беренче һәм башка съездларында рәислек итте, эшчәнлегендә актив катнаша килде. Конгресс һәрдаим хөкүмәтебезнең, аның җитәкчесе Мөхәммәт Галләм улы Сабировның да ярдәмен тоеп торды. Хакимият белән халык арасында бердәмлек барлыкка килгән чор иде бу.
Конгресс уставында сайланган Башкарма комитетның, аның бюросының төп бурычы рәвешендә дөньяга сибелеп яшәгән милләттәшләребезне бергә туплап, татар дөньясын хәрәкәткә китерү, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне ныгыту максаты билгеләнде.
25 кешедән торган Башкарма комитетның рәисе сайланды. (Индус Таһиров үзе. – Ред.) Аның урынбасарлары итеп Югары Советның милли мәсьәләләр, фән һәм мәгариф комиссиясе рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев (беренче урынбасар), күренекле журналист Римзил Вәлиев һәм «Сөембикә» журналының баш редакторы Роза Туфитуллова сайланды. Аппарат җитәкчесе итеп Лилия Нарбекова, аның ярдәмчесе итеп Тәэминә Биктимерова, аппаратның секретаре итеп Мөҗип Низамиев билгеләнде.
Татар яшәешенең нигезе – гаилә. Чөнки сан һәм сыйфат, тел, лөгать вә әхлак проблемаларын хәл итү гаиләдән башлана. Халкыбызның «кош оясында ни күрсә, очканында шул була» дигән гыйбарәсе үз эченә гасырлар тәҗрибәсен сеңдергән. Гаиләгә адәм баласын әдәпле һәм тәүфыйклы, туган телен белгән шәхес итеп тәрбияләү вазифасы йөкләнгән. Телебезне юкка гына «ана теле» димәгәннәр. Ул кешегә тумыштан ана сөте белән бирелә. Тел ачылу төшенчәсе дә юктан бар булмаган. Бишек җыры, гаиләдәге милли аһәң тел ачылуга юл сала. Гаилә, ата һәм бигрәк тә ана баланың телен матур итеп ачарга бурычлы. Тел ачкычы – аларда. Шул ук вакытта балага халкыбызның гүзәл сыйфатларын, милли горурлык хисләрен, гореф-гадәтләрен сеңдерү дә гаиләнең изге бурычы булып тора.
Менә шушы урында Конгрессның Башкарма комитеты каршында Роза ханым Туфитуллова тырышлыгы белән барлыкка килгән «Ак калфак» җәмгыятенең, аның төрле шәһәрләрдәге бүлекчәләренең, күпсанлы активистларының изге эшләрен күрсәтеп китү дә урынлы булыр. Алар гаиләдә балага милли идеологиянең оеткысы салынырга тиешлеген аңлап эш иттеләр. «Ак калфак» бүген дә шушы зур һәм җаваплы эшне уңышлы гына алып бара. Милли идеологиянең нигезе тел, мәгариф, мәдәният, дин һәм, гомумән, милли яшәешкә караган бөтен факторлар җыелмасыннан гыйбарәт. Алар арасында бер төп, калган барысыннан да өстен торган милли идея бар. Һәм ул, Мәҗит Гафури сүзләрен куллансак, «һәммә байрактан тора югары». Менә шушы үзәк идея теге яки бу милләтнең тарихтагы, хәзерге дөньядагы һәм киләчәктәге урынын билгеләүгә юнәлдерелгән була. Аның асылы – дәүләт. Чөнки дәүләт милләтнең яшәешенә гарантия тудыра, аның мәңгелеген тәэмин итә. Дәүләтләре юкка чыккач, татарлар инкыйраз куркынычы астында кала. Исән-имин булу өчен, аларның юкка чыккан дәүләтләренә бәрабәр милли яшәешләрен бар итүдән башка чаралары калмый, һәм Октябрь инкыйлабына кадәр милләтебез үз-үзен саклау рәвешен тудыра алды. Беренчедән, ул гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен саклардай мөстәкыйль яшәү рәвешенә ия була алды. Икенчедән, үз мөмкинлекләренә көйләнгән үзенчәлекле мәгариф системасын булдырды һәм Россиянең иң укымышлы халкына әверелде. Һәм инде өченчесе: татарлар рус дәүләтендә үз урыннарын билгели алдылар. Алар, күренекле башкорт тарихчысы Б.Х.Юлдашбаев язганча, мисали ислам милләтенә әверелделәр. 1870 елны Сембер шәһәрендә дөнья күргән бер китапта «татары подчинились русским только политически, но не морально», дип язылуы юкка гына түгел. Бу – аларның, сан ягыннан азчылык булуларына да карамастан, Россиянең дәүләти һәм сәяси системасында үз-үзләрен саклап калуларын һәм милләт буларак лаеклы яшәүне тәэмин итә алуларын тану.
1917 елның Октябрь инкыйлабы хәлне тамырдан үзгәртте. Совет чоры тарихта төрлечә бәяләнә. Ул, бер яктан, инкыйразга юл ачкан булса, икенче яктан, 1920 елда Татарстан Республикасының барлыкка килүенә сәбәп булды. Бу республика үзенең асылы белән курчак дәүләтне хәтерләтсә дә, хокуклары һәм мөмкинлекләре белән административ берәмлекләрдән берничек тә аерылып тормаса да, безгә 1990 елның августында дәүләт суверенлыгын игълан итүгә юл ачты.
Бүгенге милли идеологиябезнең нигезендә ике төп өстенлек ята. Аның беренчесе – Татарстанның суверенлыгы, икенчесе – дөнья татарларының республикабыз тирәсендә рухи һәм мөмкин кадәр икътисади берләшүе. Менә бу – һәммә кешегә аңлашырдай гап-гади идеология, һәм ул Бөтендөнья татар конгрессының уставына салынган. Конгресс Башкарма комитеты үз эшчәнлеген шушы ике юнәлештә алып барды. Аның әгъзалары Дәүләт суверенлыгы декларациясен эшләүдә, Федератив Үзәк белән ике яклы Шартнамә төзү хакындагы сөйләшүләрдә, Татарстан Дәүләт Советында законнар төзү һәм кабул итүдә актив катнаштылар. Шулай ук Россиянең милли сәясәте, милли мәдәният турындагы законнарга үзгәреш кертүгә багышланган Дума тыңлауларында принципиаль позициядәге чыгышлар ясадылар. Беренче ун ел эчендә Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә федерация темасына һәм милли проблемаларга багышланган 20дән артык конференция үткәрделәр. Гомумән, Конгрессның беренче унъеллыгында 80 фәнни-гамәли чара үткәрелде. Шуларның 28е төбәкләрдә үтте.
Без Россиянең киләчәген эңгер-меңгергә күчеп, кояшы батып юкка чыгуда түгел, Тукаебыз әйткәнчә, «Хөр мәмләкәт, хөр Русия» булып яшәвендә күрәбез. Заманында татарлар руслар белән бергә Мәскәү дәүләтен юктан бар иттеләр, гасырлар дәвамында аның үсешенә үз өлешләрен кертә килделәр. Россиянең бөтенлеге татарларның бөтенлеген тәэмин итә торган фактор булганлыктан, без аны милләтебезне саклау һәм үстерүнең гарантиясе рәвешендә күрергә телибез. Россиядәге татар факторын бөтен нечкәлекләре белән күзаллау шулай ук бөтен ил өчен мөһим. Моның стабильлек факторы икәнлеген күп төбәк башлыклары таный һәм шуннан чыгып эш итәләр дә. Татарларның исә бөтен Россиягә таратырдай уңай тәҗрибәләре бар.
Россиядәге авылларның юкка чыга баруы барыбызның да күз алдында. Ә менә татар авыллары шундый шартларда да алга бару мисалларын тудыралар. Мин Татарстан, Башкортстанда гына түгел, башка төбәкләрдәге татар авылларының да заман шартларына яраклашып яшәү мисалы тудыра алуларын күз алдында тотам. Чувашстандагы Шыгырдан һәм Тукай, Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән, Ульян өлкәсендәге Кулатка районындагы татар авыллары әнә шундыйлардан. Алардагы икътисади һәм рухи тормыш күпләр өчен заманча яшәү өлгесе булырлык. Шушы рәвештәге татар факторы Россия файдасына эшли һәм аны чәчәк аттыруга юл ача. Шунлыктан бу факторны хәрәкәткә китергәндә, бүгенге татарлыкның нидән гыйбарәт икәнлеген ныклап өйрәнү зарур. Ул исә илдәге халыклар белән аңлашып, дустанә яшәүгә нигезләнгән. Бу, минемчә, игезәкләрне хәтерләткән татар-башкорт мөнәсәбәтләренә дә кагыла. Халыкларыбыз гасырлар буена бер җыр-моң дөньясында, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып яшиләр. Күп еллар буена татар-башкорт мөнәсәбәтләрен күзәтеп, тикшереп килгән Америка профессоры Хафез Малек: «Бу ике халык бер телдә сөйләшә. Әгәр дә аңарда татар сөйләшсә, ул татар теле була, башкорт сөйләшсә, башкорт теле була», дип язды. Күренекле профессор Р.Г.Кузеев күп еллар дәвамында аралашып яшәү нәтиҗәсендә татар-башкорт уртаклыгы барлыкка килде, дигән фикерне фаразлый. Күп булмасалар да, бер колакларына «Син кем?» дип дәшсәң, «башкорт», икенче колакларына иелеп шул ук сорауны бирсәң, «татар», дип җавап бирүчеләр бар. Юкка гына түгел, кайбер төбәкләрдә уртак татар-башкорт җәмгыятьләре яшәп килә. Екатеринбургта яшәүче милләттәшебез Мөнәвир Фәтхетдиновның ике халыкны да сөеп: «Шомыртым, наратларым, Башкортым, Татарларым, яшәгез сез сау-тазалар, бергә булып шат яшәгез, Башкортым, Татарларым»1 , – дигән сүзләре нәкъ безнең омтылышларыбызга тәңгәл килә. Без мөнәсәбәтләребезнең нәкъ шулай булуын телибез. Гади халык гасырлар буена шушы рәвештә аңлашып, дуслашып, бер рухи дөньяда һәм шул ук вакытта бер-берсенең кем икәнлеген аңлап яши. Ә менә кайбер галимнәр хәтта бүгенгәчә мөнәсәбәтләребезне катлауландыра. Алар, беркемнән сорамастан, Татарстанның Актаныш, Минзәлә, Азнакай кебек районнарына килеп, андагы халыкны башкортлыкка күндереп йөри. Имештер, аларның тамырлары башкортныкы, аларны бары татарлаштырганнар гына. Асылда нәкъ киресенчә. Заманында шактый күп татарны башкорт сословиесенә язганлыклары мәгълүм. Мәсәлән, 1719 елны Казан губернаторы Салтыков Сенатка 46841 ясаклы татарның 19932се башкорт сословиесенә язылганлыгын хәбәр иткән. 1730 елны аны алыштырган Волынский әле нибары 20 ел элек – 35, күп булса 40 мең булган башкортларның саны татарлар хисабына 100 меңгә җитте, дип хәбәр иткән.
Соңгы халык исәбен алу нәтиҗәсендә дә Башкортстанда меңләгән татарны башкорт итеп яздылар әнә. Һәм шушы эш, ни кызганыч, бүген дә дәвам итә.
Бу язмамны милләтебез алдында торган кайбер проблемаларга юнәлтмәкче булам. Ә алар шактый. Иң әүвәл бу – милләтебезнең мәңгелегенә юл ачу, аның санын арттыру һәм сыйфатын саклап калу. Икенчесе – шушы максатка ирешүнең төп шарты булганы – Татарстаныбызны чын рәвешендәге алга киткән, чәчәк атып яшәүче республикага әверелдерү. Бу ике бурычны алар бердәм рәвештә яшәсәләр генә тормышка ашырып булачак. Иманым камил, сөт калса, Ватан кайтачак. Яки татар үзе сакланса, аның Ватаны да кайтачак2 . Сөт – ул милләтебезнең сыйфаты, аның ныклыгы. Татар дөньясы – ул Татарстан һәм Җир шарының төрле якларына сибелеп яшәүче милләттәшләребез. Соңгы 25 елда татарлар акрынлап булса да бер җан, бер тән булып, бер-берсенең сулышын, йөрәк тибешен сизеп, тоеп яши башладылар. Аларның башкаласы – Казан, тарихи ватаннары – Татарстан.
Без – татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.
Шагыйрь Гәрәй Рәхимнең шушы шигъри юллары халкыбызның рухи халәтенә туры килә. Аңа милли горурлык хисләре кайта, үз-үзенә ышанычы ныгый.
Әгәр дә мин, Конгресс, аның Башкарма комитеты барлыкка килүнең беренче елларында ук читтә яшәүче милләттәшләребез белән эшләүнең нәтиҗәле механизмын таба алды дисәм, әлләни ялгышмамдыр. Ул да булса, төрле төбәкләрдә аның күчмә утырышларын уздыру. Бу, бер яктан, комитетның башкарган эшләре турында җәмәгатьчелек алдында хисап тоту булса, икенчедән, җирле хакимиятләр белән татар проблемасын уртага салып сөйләшү төсен алды. Шундый утырышларның беренчесе – үзебезнең Түбән Кама шәһәрендә, икенчесе Екатеринбургта үтте. Анда Башкарма комитет бюросы һәм җирле хакимият белән татар проблемаларын бергәләп хәл итүне билгеләгән килешүгә кул куелды. Без Свердловск өлкәсе губернаторы Эдуард Россельне үзебезнең теләктәшебезгә әверелдереп, бергәләп татар яшәешенә кагылган күп чаралар үткәрдек. Саратов өлкәсе губернаторы Дмитрий Аяцковны да шундый ук теләктәшебезгә әверелдерә алдык. Губернатор булып эшләгән елларында ул татар мәгарифенә бик нык ярдәм итте. Әгәр бүген Саратовтагы татар гимназиясе чәчәк атып яши икән, монда аның да өлеше бар. Шушы рәвештәге эшләр Самара, Сембер өлкәләрендә дә, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Удмуртия, Мари һәм Чуваш республикарында һәм башка төбәкләрдә дә уңышлы гына башкарыла килде. Аларның җитәкчеләрен шулай ук татар проблемаларына җәлеп итә алдык. Алай гына түгел, Россия Президенты Б.Н.Ельцинның ведомстволарга татарларның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәтелгән 17 маддәле йөкләмә бирүенә ирешә алдык. Һәм кулдан килгәнчә аларның үтәлешен тикшереп тордык.
Әгәр дә мин Конгресс эшчәнлеген тасвирлаганда күпләгән активистларыбыздан кайберләренең генә булса да исемнәрен атап китмәсәм, бу һич кенә дә гаделлеккә туры килмәс иде. Менә алар. Бу Уфада – мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Рәиф Әмиров, Эдуард Хәмитов, Радик Сибгатов, Бәләбәйдә – Нурмөхәммәт Хөсәенов, Самарада – Азат Надиров, Әминә Шәмсетдинова, Равил Яһудин, Илгиз Колычев, Фаик Фарукшин, Шамил Баһаветдинов, Рифкать Әһлиуллин, Фәхретдин Канюкаев, Ульяновскида – Айрат Ибраһимов, Мордовиядә – Ирек Биккинин, Әстерханда – Ахияр Измайлов, Әнвәр Алмаев, Оренбургта – Зиннур Шакиров, Ирек Үзбәков, Түбән Новгородта – Алимҗан Орлов, Удмуртиядә – Мәсхүт Гаратуев, Саратовта – Фрид Рәшитов, Митәсим Сөләйманов, Мөкатдәс Бибарсов, Зөфәр Хәкимов, эшмәкәр-галим Камил Аблязов, Чувашстанда – Әлбир Крганов, Богырысланда – Гобәйдулла Сафиуллин, Мәскәүдә – Рифкать Галимов, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, бертуган Рәсим һәм Ринат Акчуриннар, Нур Гарипов, язучы Ямил Мостафин, Санкт-Петербургта – вицеадмирал Марс Искәндәров, Шамил Әхмәтшин...
1998 елның 10 апрелендә 15 сәгатъ 30 минутта соңгы ике кешенең зур тырышлыгы белән Конгресс Таврический сараенда Бәйсез ДәүләтләрДуслыгы (Содружество Независимых государств) составына күзәтүче рәвешендә кабул ителде.
Ни кызганыч, милли хисләр утында янып яшәгән Марс Искәндәров, Равил Яһудин, Мәсхүт Гаратуев, Ахияр Измайлов, олы һәм мәртәбәле эшләр башкарып, инде мәңгелеккә күчтеләр. Урыннары җәннәттә була күрсен!
Конгресс БДБ илләрендә дә шактый эшләр башкара. Анда, тулы булмаган мәгълүматларга караганда, 4 миллионга якын татар яши. Бу илләрдә башкарылган һәм башкарыла торган эшләр шулай ук күпкырлы. Конгрессның андагы эшчәнлегендә дә җирле хакимият җитәкчеләре актив катнаша. Әйтик, Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев татар тормышы белән махсус кызыксынып тора, үткәрелә торган чараларның кайберләрендә үзе дә катнаша. Шымкент, Семипалат төбәкләренең җитәкчеләре дә татар эшләреннән читтә тормыйлар, кирәк вакытта ярдәм кулларын сузалар. Казакъстандагы зур эшләрне барлаганда, һичшиксез, тарихчы галим Гриф Хәйруллинның, профессор, медицина фәннәре докторы Морат Кәримовның исемнәрен аерып күрсәтү урынлы булыр. Гриф Хәйруллин эшчәнлегенең шактый өлеше тарихыбызны өйрәнүгә, фәнни хезмәтләр язуга багышланган булса, Морат Кәримов күп еллар буена Татарстанның Казакъстандагы вәкиле рәвешендә татар-казакъ дуслыгын ныгыту юнәлешендә зур эшләр башкарды.
Ләкин барысы да ал да гөл дип уйлау һич кенә дә дөрес булмас иде.
Соңгы халык исәбен алу нәтиҗәләре үз телләрен белми торган татарларның арта барганлыгын күрсәтә. Телсезлек – милләт бетүгә туп-туры юл. Россия Дәүләт Думасының 309 нчы законны кабул итүе милли мәгарифебезне генә түгел, ә, гомумән, дәүләтчелегебезне торгызуда билгеләнгән стратегик гамәлләребезне какшата. Моның өчен безгә милли горурлыгыбызны иң беренче урынга чыгарып, үткән бай тарихыбызны барлап, аны халык күңеленә сеңдерү кирәк.
Галимнәребез үткән тарихыбызны гәүдәләндерүдә шактый уңышларга иреште. Зур күләмле хезмәтләр барлыкка килде. Әмма аларны пропагандалау эше түбәннәнтүбән, сүлпәннән-сүлпән. Телевидение һәм радио бу өлкәдә тиешле эш алып бармый, дисәм, дөреслектән әллә ни ерак булмамдыр. Ышанасы килми, ләкин миңа кайвакыт кемнәрдер тарихи хәтеребезне махсус рәвештә сүндерүне максат итеп куйган кебек тоела. Ичмасам күршеләребез башкортлардан үрнәк алсак иде. БСТ каналы моны игътибар үзәгендә тота, даими рәвештә тарихи тапшырулар оештыра.
Тарихсыз халыкның киләчәге юк икәнлеген һич кенә дә онытырга ярамый.
Бурычларыбызның иң зурларыннан берсе – яшь буынны тәрбияләү, татар гаиләсенә махсус игътибар бирү. Балага бишектән башлап ук җыр-моңнарыбызны, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне сеңдерү зарур. Әйтик, Чувашстанның Тукай, Лениногорск районының Керкәле авылларындагы кебек. Бу авылларда җәмәгатьчелек балаларны бөтен тулылыгы белән милли рухта тәрбияли. Мәдрәсә, мәктәп, ата-аналар бу эшне бердәм рәвештә алып баралар. Шунлыктан бу авылларда эчүчелек, наркомания кебек күп урыннарга хас булган заман чирләре дә юк. Чувашстанның Шыгырдан, Пенза өлкәсенең Урта Әләзән, Мордовиянең Белозерье кебек авылларында да шундый ук нәтиҗәле милли тормыш өстенлек итә.
Сер түгел, соңгы елларда шәһәрләрдә балаларны татар мәктәпләренә бирергә теләмәүчеләрнең саны артты. Имештер, бу мәктәпләрдәге балалар рус телен начар үзләштерә, шунлыктан аларның югары уку йортларына керү мөмкинлекләре чикле. Монда дөреслек бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Моңа югары уку йортларына керү БДИ (бердәм дәүләт имтиханы) рус телендә генә бирелергә тиешлек тә дәлил булып тора сыман. Ләкин, алай булгач, нигә соң Казандагы 2нче татар гимназиясендә, Саратовның шәһәр уртасындагы татар гимназиясендә беренче сыйныфка керү өчен бер урынга алты кешелек конкурс? Бу гимназияләргә башка милләт балалары да керергә омтыла әле. Ижевск татар гимназиясендә яки Самараның «Яктылык» мәктәбендә дә шул ук хәл. Моның хикмәтен әллә кайдан эзлисе юк. Бу мәктәпләрдә укыту, белем һәм тәрбия бирү дәрәҗәсе тиешле югарылыкка куелган. Аларны тәмамлаучылар өчен теләсә кайсы уку йортының ишеге ачык. Боларда укыган балаларга заман чирләре дә йокмый. Бу мәктәпләрнең эшчәнлеген киң җәмәгатьчелек һәрвакыт күз уңында тота. Татар галимнәре һәм байлары да үз өлешләрен кертә тора. Мондый мәктәпләрне тәмамлаган балалар туган телләрен дә, рус һәм инглиз телләрен дә камил рәвештә үзләштерә. Ләкин алар өчен бүтән телләрне белүнең төп нигезе – туган тел.
Революциягә кадәр Россиядә татарлар үз телләрен саклый белгәннәр. «Сын Отечества» газетасында (1904 елгы 1 июнь саны) тикмәгә генә «мөселманнарның рус йогынтысыннан ерак торуларына аларның мәктәп системасы сәбәпче», дип язылмаган. Инде безгә бүген дә милли мәгариф проблемасын беренче урынга чыгару зарур. Моны тормышка ашыруда дин әһелләребезнең дә ныклы һәм даими катнашы булырга тиеш. Алар мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның мәчетләрдә вәгазь бары тик татар телендә генә укылырга тиеш дигән күрсәтмәсен бөтен тулылыгы белән үтәргә бурычлылар. Һәм шул ук вакытта яшь буын белән эшләүгә, бигрәк тә мәктәпкә игътибарларын бермә-бер арттырырга тиешләр. Татар Конгрессының дин әһелләре белән якынаюы, уртак чаралар үткәрүе иң кирәкле эшләрнең берсе. Болгар җыенын дәүләт органнары белән бергә үткәрүнең традициягә әверелә баруы моңа ачык мисал. Дин дәүләттән аерылган булса да, ул җәмгыятьтән аерылмаган лабаса.
Халкыбызның 1552 елдан башланган иң авыр чорларында аны Ислам дине саклап калган. Аның аркылы Аллаһы Тәгалә милләтебезгә яшәү көче иңдергән. Ят камалышта калса да, чукындыру, руслаштыру сәясәте янаса да, ул бирешмәгән. Чөнки дини тәрбия милли яшәешнең төп сыйфатына әверелгән. Заманында күренекле тарихчы Н.А.Фирсов болай дип язган: «Ни убеждения миссионеров, ни льготы, даруемые правительством за переход к христианству, ни обстоятельства, что им приходилось разоряться от платежа за новокрещёных податей, ни уничтожение их мечетей не действовали на них; огромнейшее их большинство оставалось твёрдыми в вере отцов и дедов, между тем, как живущие рядом с ними язычники почти поголовно крещены».
Дини тәрбия бүген дә актуаль проблемаларыбызның берсе. Шәһәр һәм авылларыбызда мәчетләр торгызылды, аларның яңалары да үсеп чыкты. Кремль уртасындагы бөтен шәһәргә нур биргән Колшәриф мәчете яки Болгардагы яңа ачылган мәчет үзләре генә дә ни тора! Әйе, мәчетләр күп, ә менә анда йөрүчеләр әллә ни күп түгел. Татарлар төзегән Мәскәү мәчетләрен башка милләт вәкилләре басып алды. Башка шәһәрләрдә дә охшаш проблемалар җитәрлек. Шунысы куандыра: мәчеткә, динебезгә тартылучы яшьләрнең саны арта. Тик менә дин әһелләребез арасындагы таркаулык кына күңелне борчый. Онытмыйк, дини бердәмлек – милли бердәмлекнең асылы ул.
Проблемалар исә күптин-күп, чуктин-чук. Аларны бары тик милли бердәмлек булганда гына хәл итеп була. Бердәмлек, бердәмлек һәм тагын бердәмлек!
Әйе, 25 ел вакыт күз ачып йомганчы диярлек үтте дә китте. Ләкин яшәеш дәвам итә. Хәл итәсе проблемалар һич кенә дә кимеми. Иманым камил, яңа сайланачак Конгрессның күпчелеге яшьләрдән торырга тиеш. Чөнки тарих һәрбер буын алдында үзенә хас булган бурычларны бертуктаусыз куя тора. Бер-берсен алыштырып торган буыннарның бары тик уртак максатлары гына үзгәрми һәм үзгәрергә тиеш тә түгел. Ул – милләт, аның иминлеге, аның азат киләчәге, аның мәңгелеге.
1 Фәтхетдинов М. Гомерлек юлдашларым. – Екатеринбург, 1999. – Б.36.
2 Дәрдемәнднең «Сөт калыр, Ватан китәр» дигән шигырь юлына ишарә бу. – Ред.
"КУ" 07, 2017
Фото: pixabay
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев