Шагыйрь булып туган
Клара Булатованың тууына – 90 ел
Чынбарлык даим раслап килгәнчә, таррак
кысадагы шәхси хиссияткә таянып кына, олы
шагыйрь дәрәҗәсенә күтәрелү мөмкин түгел.
Мондый мөкатдәс максатка ирешү өчен үзеңдә
газиз кавемеңнең шәхесен гәүдәләндерү,
вөҗүдеңнең милләт рухы белән ашлануы, ыгы-
зыгылы гомереңне аңлы рәвештә сөекле халкың
мәнфәгатьләрен кайгыртуга багышлау лазем.
Бу җәһәттән иҗатта ат уйнаткан Клара Булатова
элгәрләрнең әлеге катгый таләпләренә тулысынча
җавап бирә. Поэтик оеткы аның җан-күңеленә
чагыштырмача мулрак салынган шикелле. Ерак
бабаларыбыз җирендә горур кыяфәттә басып
торса да, ул Пегас-атта аллы-гөлле салават күпере
югарылыгына күтәрелә алды. «Шигърият – Буең җитмәс биеклеккә үрелү,
Тәнгә тансык дәртне чакыру...» Насыйп кылынган музасына атап язылган
әсәрендә («Шигърият») каләмдәшем әнә шундый билгеләмәне калкытып куя.
Соңгырак чорга караган исемсез шигырендә исә автор тәкъдири дөрес юлда
икәнлеген икърар итә:
Мин кешеләр өчен яндым һаман,
Халык үзенеке санады...
Хәтерлим, поляк дустым Роман Гожельский Лодзь шәһәрендә үткәрелгән
әдәби очрашуларның берсендә остазы саналырлык әдипнең сарказм белән
сугарылган гыйбарәсен кабатлап узган иде. Янәсе, хатын-кыз кайбер
ханымнарның букчасын искә төшерә – аңардан үзең эзләгәнне һичничек
таба алмыйсың. Җорланып әйтелгән әлеге хикмәтле нәтиҗә Клара Булатова
иҗатына туры килмидер. Әйе, аның образлы фикерләү горизонты катлы-
катлы киңлекләр рәтеннән тора. Шагыйрьнең каләме халкыбыз яшәешендәге
барча юнәлешне – тормыштагы көнүзәк мәсьәләләрнең һәммәсен колачларга
омтыла. Артык дәрәҗәдәге купшы сүз тезмәләренә кызыкмый, көязлек
күрсәтеп, укалы рифмалар үрү кәсебенә мөкиббән китми. Тәҗрибәле өлкәннәр
сөенеп искәрткәнчә, «кызыктыргыч чәчәк тузанында казыну чоры»н да ул
чагыштырмача тиз-тиз үткәреп җибәрүгә иреште. Үзенең гамьле күңеленә
аваздаш булган мәгълүм җитди темалар сәнгатьчә үсеш юлыннан баручы
эшчәнлегендә игътибар үзәгенә алына.
Гадәттә, каләм тәҗрибәсен туплау вакытында остазларның фатихасы
аеруча зарур. Гомерен әдәбиятка багышларга ниятләгән Клара андый сүзләрне
Шәйхи Маннурдан ишетә. Тәгаенрәк әйткәндә, сәләтен көндәлек матбугат
басмаларында күрсәтә башлаган җилкенчәк йөрәкле кызга өлкән әдип
тарафыннан «Хәерле юл телим» исемле юллама бирелә. «Клара Булатованың үз дөньясы, яшәешне үзенчә кабул итүе, үз җыры бар, – дип яза ул. – Яхшы
шигырьләре бу фикерне ап-ачык рәвештә раслый ала... Яшь коллегамның
иҗатта елдан-ел киңәя, алга атлый баруы, бер урында таптанмавы күренеп
тора. Хәзер ул вуз тәмамлап, шаулы тормыш мәйданына кереп китте. Аңардан
киң полотнолы әсәрләрне ышанып көтәргә була. Моның өчен шагыйрьнең
мөмкинлекләре, иң әһәмиятлесе – табигый талант көче җитәрлек».
Күзәтүләр күрсәткәнчә, остазның чәнчүле киңәше дә күп очракта файдалы
булучан... 1957 елның декабре. Инде ныклап каләм тибрәтә башлаган Клара
Булатова башкалабыз Казанда оештырылган яшь язучылар семинарына
килә. Яшьләрне таләпчәнлек күзлегеннән карап бәяләүче Әхмәт Исхак
җитәкчелегендәге секция утырышында нефтьчеләр мәркәзендә яшәүче кызый
эстетизмга авышып язылган шигырен укырга ниятли. Элекке «Чаян» мөхәррире,
чыгышны тыңлагач, ташламасыз хөкем чыгара: «Синдә шагыйрьлек сәләте
бар... Кычытмаган җиреңне кашыма». Гаять кырыс оппонентка әверелгән әдип
аны җир кешеләренә якынаерга өнди. Дөрес юнәлешкә кертү максатыннан
әйтелгән соңгы төртмәле сүзләр исә тәүге иҗат сынавын үткән шәкертнең
хәтерендә гомерлеккә уелып кала.
Һичбер арттырусыз әйтсәк, бүгенге көндә Клара Булатованың иҗат мирасы
төрлелек җәһәтеннән җәмәгатьчелектә соклану хисләре уята. Күп тармаклы
хәзинәдә темалар исемлеге, сурәтләнгән геройлар галереясы ифрат бай.
Ошбу әсәрләр үзәгенә куелган образларда теләсә кайсы һөнәрмәндне табарга
мөмкин. Белгәнебезчә, озак еллар дәвамында укытучы миссиясен үтәгән
иҗатчыга райондагы берничә авылда яшәп алырга туры килә. Сала хәлләрен
ул бик нечкәләп белә. Шагыйрьнең «Якты сагыш», «Дөмәй буе», «Зәмзәмбикә
тирмәсе, яки Нияз мулла гөнаһы» кебек поэмалары, милләтебез яшәешен алга
этәргән игенчеләр, нефтьчеләр, мөгаллимнәр, дин әһелләрен гәүдәләндергән
персонажлары шуны дәлилли. Хәрәкәтне сөйгән каләмдәшебезнең «Башкорт
җирендә», «Себер көндәлеге» ише шигъри цикллары исә аның иксез-чиксез
татар дөньясын географик яктан да колачларга омтылуын ачык чагылдыра.
Публицистик мәкаләләрендә дә үз принципларыннан тайпылмый.
Күрәбез, олуг әүвәлгеләр әманәтенә тугрылык күрсәткән варислар һәркайсы
өлкәдә үзләренең лаеклы булуын раслый. Безнең арабызда андый затлар
бихисап, аларны бары танып алырга кирәк. Моның өчен бердәм сафта атлау,
милләт гаме белән яшәү зарур. «Мин тулаем беләм бу тормышны», дип язган
автор сүздә генә түгел, саллы тәҗрибә таләп иткән шигъри гамәлендә дә чынлап
хаклы икән бит. Каләм иясе шуны кат-кат искәртеп уза:
Бу дөньяда
Яшәү яме өчен
Күпме көч куюын кешенең
Үз иңнәрем белән татыдым мин,
Үз йөрәгем белән кичердем.
(«Күрдеңме син?»)
Килешегез, сугыш чоры баласы дөньяга бүтәнчә карый. Кемдер шигъриятне
тормыш елмаюы итеп саный икән, Клара Булатова моның белән килешеп
бетмәскә мөмкин. Михнәтле юлга гөлләр сибелми. Җирдә чәчәкнең дә бит
төрлесе очрый. Гел чәнечкедән торганнары да, еш аллергия кузгатканы да...
Ил-көн өстенә килгән фаҗигале сынаулар, гадәттә, адәмне чынбар җирлеккә
якынайта кебек. Моны шагыйребез дә бик тирәнтен аңлый. «Кеше булып күтәрелдек Шундый авыр чаклардан», дип шөкер кыла ул, «Бүген без дә
каһарман» әсәрен язып.
Әтиләр сугышып йөрде,
Илдән куып фашистны.
Без – сабыйлар «җиңеп» үстек
Ачлык, ялангачлыкны...
Мәгълүм ки, бәгъзе классиклар язу халәтен үзеңне эчтән укуга тиңли.
Бу уңайдан безнең Клара Булатова хәтерендә тылдагылар хезмәтенә бәйле
истәлекләр хәйран күп. «Зөбәрҗәт» дигән поэмасында да ул шушы теманы
күтәрә. Гомумән, авторның «Күрдеңме син?» дип исемләнгән шигъри
җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2014), нигездә, Бөек Ватан сугышына
багышланган әсәрләрдән гыйбарәт...
Борынгылар аңлатканча, каләм изгегә тартыр. Әдипләр өчен әлеге хакыйкать
аксиома шикелле кабул ителә. Изге Китап иҗегенә аваздаш иманлы сүз, иртәме-
соңмы, һәр үтергеч сугыш коралыннан өстен калыр. Дәһшәтле орышлар тынып
тормаган шаулы заманда яшәүче Клара Булатова да бу мәсьәләгә карашын
«Мин – шагыйрь...» дип башланган шигырендә үзенчә белдерә:
Мин кулыма утлы корал алмам,
Мылтык тотмам, асмам кылыч та.
Мин шигырьләр генә яза алам,
Җир яшәсен өчен тынычта.
Чыннан да, Клара Булатова шәхесендәге шагыйрьлек сыйфатлары
кабатланмас җетелеге ягыннан аерылып тора. Боларның барысы да табигый
холыктан, канына сеңгән илаһи нурдан киләдер. Аның кешеләр белән сөйләшү
рәвеше дә, үз укучыларына сабак өйрәтү алымы да, сөю «фронты»ндагы
мөнәсәбәтләре дә үзгә булды. Әлбәттә, әдәбиятка тартылган каләм иясенең
өслүбе дә нәкъ менә шундый хасиятләр җирлегендә формалаша. Дөньяда
әдипләр армиясен коллектив тәрбиячегә тиңлиләр. Сынауларда чыныгып
күтәрелгән Клара Булатованың байтак еллар дәвамында педагоглык йөген
тартып баруы да һәр сәнгатькяр өчен гаять мөһим саналган шәхси стильне
камилләштерүдә бәрәкәтле йогынтысын ясамыйча калмагандыр.
Әйе, үзенең язу рәвеше белән аерылып тормаган иҗат әһеле табигый
талантының хасиятләрен халыкка тәэсирле кимәлдә җиткерә алмыйдыр.
Үзгә темпераментка тоташкан тел-өслүп иясе, гадәттә, укучы игътибарын
чагыштырмача тизрәк яулый. Ә Клара Булатованың башкаларныкына
охшамаган каләме гавамны кызыксындырырлык самими үзлекләргә гаять
бай. Мондый колоритлылыкка әдәби тәнкыйтьче Мансур Вәлиев тә дикъкатен
юнәлтә, «Мәхәббәт яшәргә тиеш!» исемле мәкаләсендә аны үзенчә шәрехләп
үтә: «Аның шигъри юллары бик җитез, хәрәкәтчән. Әлеге сыйфат исә кеше
күңелен җәлеп итүдә мөһим роль уйный. Чөнки рухи активлык дигән сүз бу!
Ә андый энергетика беркемне дә битараф калдырмый. Әле алай гына да түгел.
Гүяки Клара Булатова сәнгать сөючеләр хозурына килеп баскан да, әсәрләрен
ягымлы тавышы белән аларның калебенә сала.
Ярый әле җырым тына белми!
Калган булса әгәр тукталып,
Минем җирне ничек сөюемне
Кайдан белер иде бу халык?
(«Ярый әле...»)
Әнә шундый табигый, иркен агыш. Ике якын кеше үзара сөйләшеп утырган
төсле. Гади генә сүзләр... Әмма шигырьнең үзенә тарта торган, җанга үтеп керә
торган бер көе, бер моңы бар. Шул аһәң гадәти тоелган кәлимәләр тезмәсен
шигърият дәрәҗәсенә күтәрә».
Хактыр ки, шагыйрь күңеленнән шигырьләр чишмәдәй челтерәп агылды.
Клара ханым әсәрләрен көчәнмичә иҗат итте. Аңа ниндидер чичәнлек
мөмкинлекләре, импровизаторлык сәләте бирелгән иде. Җорлыгы да
җитәрлек. Бүләктәй тапшырыласы яңа китабына язылган теләкләрне дә ул
күпчелек очракта тезмә калыбына кертергә тырышты. Шигъри тостларны
да бик килештереп әйтте. «Булатова бер генә бит...» Үзара аралашып
яшәгән каләмдәше Равил Фәйзуллин ошбу бәяләү сүзләрен тикмәгә генә
белдермәгән. Әйе, бердәнбер тоелган Клара Булатова бүтәннәр янәшәсендә
төрле яклап харизмалы кыяфәттә күзгә ташлана, вәләкин шушы үзенчәлекле
затыбыз шигъриятнең гасырлар кичкән уртак традицияләреннән беркайчан
да тайпылмады. Верлибр кимәлендә кәгазьгә төшерелгән программ керештә
(«Каурый канат – Җил Атым», Татарстан китап нәшрияты, 2006) авторның
гуманлы кредосы да аермачык чагыла.
Юллар үтәм,
Ул юлларда
Нәрсәдер табам.
Яхшысы да, яманы да күренә һаман,
Алай да мин яхшырагын күбрәк язам.
Ни дисәң дә, ил исәндә
Илнең халкына,
Аның үткән тарихына бәя биргәндә,
Гадел бул да дөресен сөйлә...
Укучылар ышанырлар каләм сүзенә,
Намусыңа, вөҗданыңа, синең үзеңә.
Бүген, шагыйрь, синең алда җиңел эш түгел.
(«Каләмеңнең гадел көчен, әйдә, кил, сына!»)
Табигыйдер, сөюне һәммәбез үзенчә аңлый. Кемдер аны озакка сузылган
балалар авыруына, интектерүгә дучар иткән каты чиргә тиңли. Әйдә, төрлечә
билгеләмә бирсеннәр. Шунысы да мәгълүмдер: кайнар мәхәббәт лирикасыннан
башка шагыйрь затын, бигрәк тә хатын-кызны бөтенләй күзаллап булмый.
Бу җәһәттән Клара Булатова каләме әлеге өлкәдә дә аерылып тора. «Минем
һаман яратасым килә, Яратасым, яраттырасым...» Исеме куелмаган бер
әсәрендә шагыйребез әнә шулайрак тәкрарлый. «Фани дөньядагы кануннарга /
Буйсынуны белмәс башыма» кебек сүзләр дә аның «Амур хәлләре»н яктырткан
шигъри юлларына үзеннән-үзе кереп китә. Тәүбә кылуга охшаш мөрәҗәгатен
дә («Дуамал җыр») ул ачыктан-ачык язып бирә алган.
Әгәр сөю гөнаһ булса,
Гөнаһлымын – баш тартмыйм.
Гөнаһы да, җәзасы да,
Үземнеке – яраттым!
Яраттым шул, яраттым,
Гөнаһлымын – яраттым...
Шөкер, мәхәббәт лирикасының яхшы үрнәкләре шигъриятнең асыл
хәзинәсендә бихисап. Янә кабатлап әйтсәк, шулар арасында «Искәндәр кыйссасы» (Татарстан китап нәшрияты, 2020) үзгәрәк урынны биләп тора.
Һәрхәлдә, уйлап табылмаган тәкъдири формадагы мондый циклны шәхсән
үземә укырга туры килмәгән иде. Классик шагыйребез Хәсән Туфан белән
Клара Булатованың шигырьләр алмашуы җаныбызда кичерешләр ташкынын
кузгатырлык өр-яңа жанр буларак кабул ителә. Аны Искәндәр-Тәнәкә ролендәге
гашыйк затларның шигъри диалогы рәвешендә күрергә мөмкин. Шәрехләп
бетерә алмастай «платоник мәхәббәт» тарихы. Мәгъшука вазыйфасын
башкарган Клара туташка Туфаннан егермегә якын (!) әсәр юллана. Күпчелеге
почта аша җибәрелгән. Шул шәлкемдә композитор Әнвәр Бакиров тарафыннан
көйгә салынган «Әйткән идең» исемле мәгълүм җыр тексты да бар. Тәнәкә
дөньясында яшәп «әгъваланган» шагыйрь Клара Булатова исә мәшһүр Хәсән
агасына төп-төгәл 37 багышлау язарга өлгерә! Менә бит ничек.
Сүз дә юк, күпләр өчен әлеге шәхси мөнәсәбәтләр тарихында аңлашылып
бетмәгән кайбер нечкәлекләр дә бардыр. Мондый өстәмә шәрехләүләрне
истәлекләрдән табарга мөмкин. «Миндә, әле борынлап кына килә торган шигъри
җанлы авыл кызында, Хәсән абый беркем дә күрмәгән, күрергә теләмәгән әллә
никадәр шагыйранә сыйфатлар тапкан, аларны илаһилаштырган, – дип искә
ала Клара Булатова «Искәндәр кыйссасы» китабына язылган керештә. – Үзенең
олы таланты белән зурайтып, үстереп, кристаллаштырып җырга салган да гүзәл
образ – Тәнәкәне тудырган... Тора-бара ул мине үзенең Луизасына охшатып
ярата башлады... Хатларында Тәнәкә исемен атый, ләкин Тәнәкәсен өзелеп
сөюченең әле һаман үзе түгеллегенә ышанмакчы була».
Белгечләрчә фикерләсәк, күкләр тарафыннан бирелә килгән шигъри
башлангыч шәхеснең җан-тәненә органик төстә берегергә тиеш. Ясалма
илһам белән ерак китеп булмыйдыр. Табигый талантка ия иҗатчы гына сүзгә
сәнгатьчә җан өрүгә ирешә. «Үзең сөйләгәнчә итеп яз, – дип өнди француз
язучысы Жюль Ренар, – әгәр оста сөйләшә алсаң». Ә Клара Булатованың
сөйләшүе дә, язуы да иллә үзенчәлекле иде. Сөю тулы ихлас күңелдән агылыр
уй-хисләр һичшиксез башкалар күңеленә дә күчеп тора. Моны Клара ханым
да бик яхшы аңлый белгән. Ул хаклыгына ышанган да. Шагыйрь кабатланмас
«мин»енә һәрвакыт тугрылык саклый. Аның түбәндәге дүртьюллыгы да шул
уникальлекне үзенчә раслый.
Шагыйрь булып тудым җиргә,
Шагыйрь булып үләрмен.
Мин үлгәч тә әле сезгә
Торып шигырь сөйләрмен.
Инануымча, югарыда ассызымлап үтелгән фикерләрне күпчелек шигърият
сөючеләр хуплаячак. Хәер, әлеге олылау сүзләрен мин күп күзәтүләр
нигезендә белдерәм. Әйе, иҗаты аша Клара Булатова чын-чынлап халык
мәхәббәтен казанды. Рәсми рәвештә бирелгән мактаулы исемнәре, мәртәбәле
башка бүләкләре дә байтак: ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре,
республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,
Татарстанның халык шагыйре... Ышанып әйткәндә, аның үзенчәлекле әсәрләре
турында әледән-әле фәнни мәкаләләр язылу, шәхесе хакында тәфсилле
истәлекләр бәян ителү бик табигый. Шулай зурлап бәяләүгә ул бар эшчәнлеге
белән лаек.
«КУ» 03, 2026
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев