Логотип Казан Утлары
Хәтер

Пилотка турында баллада

Җәйге көн. Эш кызу болында. Һәркемнең чалгысы кулында. Дәртләнеп, җиңнәрен сызганып, Картлыгын тормыйча кызганып...,

Җәйге көн. Эш кызу болында.

Һәркемнең чалгысы кулында.

Дәртләнеп, җиңнәрен сызганып,

Картлыгын тормыйча кызганып,

Гариф карт – гарип карт кузгала:

Егетләр, кайсыгыз узала?

Картлыкның тилергән чагы бар.

Чыңлады, чыжлады чалгылар.

Бар болын, бар алан чайкала,

                               Чалгылар яшендәй айкала.

И үлән агыла, чабыла...

Чалгыда шат нурлар чагыла.

Егетләр тынгысыз. Кыздылар.

Шунда ук бабайны уздылар.

Янәсе, шаяртма, онытма!

Болгыйлар бабайга пилотка.

Пилотка. Ясалган гәзиттән.

Пилотка. Киелгән яшьлектә.

Киелгән... Хәтердә кырык бер.

Хәтердә болынлык, кырык ир.

Юк чалгы. Автомат кулларда.

Дошманны үткәрмәү уйларда.

Ант итә егетләр окопта.

Башларда – йолдызлы пилотка.

Башлана... бар болын чайкала.

Егетләр һөҗүмгә ташлана.

Егыла, кырыла егетләр...

Чигенми, җиңелми бөркетләр!

Егылды... Кайтмады кырык ир.

Хәтердә каһәрле кырык бер.

Гариф карт караган офыкка,

Егетләр болгыйлар пилотка.

Кабатлый ул шушы минутта:

«Аларны онытма!

Онытма!»

 

фото: voenpro.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев