Онытмадык сине, Зөһрә апа
Кандидатлык диссертациям 1920–1926 елларда Идел буе өлкәләрендәге хатын-кызлар хәрәкәтенә багышланган иде. Шөкер, тигез, матур тормыш төзү өчен үз-үзләрен аямыйча, намус белән эшләгән хатын-кызларыбыз хакында архивлардада мәгълүматлар бар иде әле, ул шәхесләрнең кайберләре белән үзләре исән чагында танышырга да насыйп булды. Шуларның берсе – үзем күреп белгән, аралашкан һәм гомерем буена сокландырган Зөһрә Мөслимова-Баимбетова иде.
Кандидатлык диссертациям 1920–1926 елларда Идел буе өлкәләрендәге хатын-
кызлар хәрәкәтенә багышланган иде. Шөкер, тигез, матур тормыш төзү өчен үз-
үзләрен аямыйча, намус белән эшләгән хатын-кызларыбыз хакында архивларда
да мәгълүматлар бар иде әле, ул шәхесләрнең кайберләре белән үзләре исән
чагында танышырга да насыйп булды. Шуларның берсе – үзем күреп белгән,
аралашкан һәм гомерем буена сокландырган Зөһрә Мөслимова-Баимбетова иде.
1919–1921 елларда Татарстанда яшәп, Гражданнар сугышында үлем белән күзгә-
күз очрашкан, республиканың татар хатын-кызлары хәрәкәтен җитәкләгән, ачлык
вакытында меңнәрчә балаларны чит өлкәләргә озатып, ач үлемнән коткарып калган
олы шәхес ул.
Архивта аның кулы белән язылган мәгълүматлар сакланган. Күргәч, язуының
матурлыгына, әмма бигрәк тә үз чоры вакыйгаларына мөнәсәбәте, хатын-кызлар
хәрәкәте алдында торган эшләргә, катлаулы бурычларга карашы, фикер тирәнлегенә
сокланып туя алмый идем. Исән булса, бер күреп сөйләшәсе иде дигән теләгем дә
көчәйгәннән-көчәйде.
Ниһаять, Мәскәүдә яшәгәнен белеп, адресын таптым да хат яздым. Хатыма
җавап бирмәде. Заманында Казанда Зөһрә апа белән бергә эшләгән Н.А.Ваньковага
мөрәҗәгать итәргә булдым. Ул үз җавабында: «Янына барып йөри күрмә. Ул чукрак,
аягы аксак, беркемне дә кабул итми», – диде. Әмма мин Зөһрә апаны табарга, нинди
хәлдә булса да, күрешергә ният иттем.
Таптым. Фатирына кердем дә таң калып карап тордым. Чәчләрен матур итеп үргән,
ачык, матур төстәге крепдешин күлмәк кигән мөлаем бер апа («карчык» дияргә тел
бармый) миңа карады да көлеп җибәрде.
– Ник аптырадыгыз, Ванькова сөйләгән карчыкны күрергә уйлаган идегезме? –
ди. – Ул сезгә генә түгел, бөтен кешегә дә минем хакта шулай сөйли, ә менә мин әле
Аллага шөкер.
Чынлап чукрак та, аксак та түгел, кыяфәте дә соклангыч чибәр иде.
Зөһрә апа янына берничә тапкыр бардым, бик якын күрде, рәхмәт. Урыны җәннәттә
булсын. Татарстан, Казан хәлләрен сорап туймый иде. Ул вакытта бездә чыккан газета-
журналларны да алдырып, укып барганын күреп хәйраннар калдым. Болай күз йөртеп
кенә түгел, кызык дип тапкан хәбәрләрнең астына сыза-сыза укый. Тарихыбызны,
шәхесләребезне белүенә дә ис китәрлек иде.
Ул үзе 1899 елда Уфада туа. Әтисе Әхтәм Җиһангир улы Мөслимов авылдан чыгып,
Урал шахталарында эшләп имгәнгән, соңрак Уфада төпләнеп, балта остасы булып көн
күргән. Әнисе Фәрхи апа яшьтән ятим калып, 7 яшендә Курков дигән рус гаиләсенә
бала карарга килгән һәм 17 яшенә кадәр аларда яшәгән. 17се тулгач, Әхтәм абзыйга
кияүгә чыккан. Матур гына гомер иткәннәр, 9 балалары булган.
Олы балалары Зөһрәне мәдрәсәдә ике ел укыткач, кыз балалар өчен ачылган рус-
татар училищесына биргәннәр. Укыса, тормышы җиңелрәк булыр дип уйлаган әти-
әнисе. Училище янында интернаты да, яхшы укучыларның яшәве дә дәүләт хисабына
булган. «Рус кызларына караганда да, күбрәк тырышырга туры килде, татар телендә
сөйләшергә дә рөхсәт итмәделәр. 30 баладан училищены бары алтыбыз гына укып
бетердек. Мин классыбызда иң яхшы укучы идем», – дип искә алды Зөһрә апа.
1913 елда училищены тәмамлагач, ул Уфада ачылган өч еллык укытучылар
курсына кабул ителә. 1916 елда «Учительница народных училищ для инородческих
детей» белгечлеге буенча диплом ала. Рус булмаган милләт балаларына гына рус теле
өйрәтергә хокукы булган, димәк.
Яшь укытучының хезмәт юлы Караякуп волостеның Арслан авылында земство
карамагындагы башлангыч училищеда башлана. Яратып башкара үз эшен, тик озак
эшли алмый, илдә барыбызга да мәгълүм үзгәрешләр башлана.
Февраль революциясеннән соң урнашкан Вакытлы хөкүмәт хатын-кызларны
тигез хокуклы гражданнар дип игълан итә итүен, әмма хатын-кызларга бу «тигез
хокуклылык» дигән төшенчәне аңлатырга кирәк була әле. Зөһрәгә менә шушы бурыч
тапшырыла. Тик моңа каршы чыгучылар күп була, «шәригать кушмаганны, ничек инде
хатын-кыз ирләр белән бертигез булсын» диючеләр Зөһрәнең һәр эшенә аяк чалалар.
Җыелышларны куып тараталар, төрлечә яныйлар.
Зөһрә апа мөфти Галимҗан Барудига ярдәм сорап бара (1917 елда I Бөтенроссия
мөселманнары съездында Г.Баруди мөфти итеп сайлана һәм Уфада урнашкан Диния
нәзарәтендә эшли башлый). Мөфти Зөһрәне бик җылы кабул итә һәм «Хакимият
рөхсәте белән генә түгел, Диния нәзарәтенең дә рөхсәте һәм тәкъдиме белән хатын-
кызларның тигез хокуклыгын аңлату эшен алып бару тапшырыла» дигән кәгазь
(документ) бирә.
1918 елның маенда Зөһрә большевиклар партиясенә керә һәм шунда ук
Губерна мөселманнар комитетына эшкә чакырыла. Төп эше шул ук: хатын-кызлар
арасында агитация, пропаганда эшләре. Вакыйгалар бик тиз алмашынып, кешеләр
язмышлары да шулай тиз үзгәргән чор бу. Шушы 1918 елның июлендә Мәскәүдә
Советларның V съезды чакырыла. Уфа делегациясе составында татар кызы Зөһрә
Мөслимова да съездда делегат буларак катнаша. Бу көннәрдә Советлар властеның
хәле бик мөшкел: сул эсерлар баш күтәргән көннәр, чехлар, һөҗүм итеп, Казанга
якынлашалар. Съездда В.И.Ленин чыгыш ясап, барлык делегатларны Гражданнар сугышына кушылырга өнди. Башкалар белән бергә Зөһрә дә Свияжскида
оештырылган 5нче Армиягә китә.
Бөгелмәдә бу армиянең штабы урнашкан була һәм Политбүлегенең органы булган
«Кызыл яу» газетасы чыга башлый. Язмыш дими, ни дисең. Зөһрә шушы газетаны
оештыручыларның берсе, революциянең танылган солдаты, Уфада яшәгәндә үк үзенә
гашыйк булган Гыйлемдар Баимбетовны очрата. Алар өйләнешәләр.
Зөһрә армиянең политбүлегенә агитатор итеп билгеләнә. Аның алдына солдатлар
һәм якын-тирәдәге авыл халкы арасында Совет власте хакында аңлату-төшендерү
һәм Кызыл гвардиягә өндәү бурычы куела. Рус, татар, башкорт телләрен камил
белгән, большевиклар тоткан юлны чын күңеленнән кабул иткән кешегә, ягъни
укытучыга агитация алып бару, чыгышлар ясау кыен булмагандыр. Әмма әлегә рухи,
сәяси кыйблаңны белдерү бик хәтәр. Советны яклаган өчен генә дә, дошман кулына
эләксәң, күкрәккә йолдыз кисүләр, туганнарыңны, хәтта әти-әниләреңне асып куюлар,
хатын-кызларны көчләүләр һ.б. тарихта билгеле фактлар бит. Зөһрәнең бәхетенә ире
Гыйлемдер Баимбетов янәшәсендә әле. Ул мөселманнардан махсус хәрби частьлар
оештыруга бөтен көчен куеп йөри.
– Фронтка килгәндә, безгә хәтта хәрби киемнәр дә бирмәделәр, – дип искә алды
Зөһрә апа. – Съездга нинди кием киеп килгән идек, шулай йөрергә дә туры килде.
Төрле хәлләр булды инде, хәзер искә алырга да куркыныч. Бервакыт берничә кеше
Татар Шырданы авылына крестьяннар белән җыелыш җыярга, аларны Кызыл Армиягә
язылырга өндәргә килдек. Бу авылда Зыя Вакыйф дигән мөгаллим Кызыл Армиягә
ярдәм итә торган булган. Без үзебез белән листовкалар, воззваниеләр алып бардык.
Җыелыштан соң иптәшләрем китте, мунчага керәсем килгән иде, мин калдым. Икенче
көнне уракка киткән авыл кешеләре, «аклар килә» дип кычкырышып, куркып, кире
кайттылар. Зыя миңа ат биреп озатмакчы иде, тик үзем генә китәргә кыюлыгым
җитмәде, ахры. Мин алып килгән әдәбиятны Зыя тиз генә тирес астына күмде дә
гаиләсен алып чыгып китте. Сеңлесе минем белән калды. Берзаман бикле капкага
бик яман итеп, ачыгыз дип бәрә башладылар. Бәхетебезгә, кермичә кире киттеләр.
Вакыйф күпмедер вакыттан соң гына кайтты.
Халыкны куркытып, авылга басып керүчеләр Каппель отряды сугышчылары
булган икән. Үз башларына булгандыр, Троцкий тиз генә аларга каршы бронепоезд
җибәреп, 3 сәгать буе солдатларны да, авылны да утка тоттылар. Өч көннән соң безнең
гаскәрләр килде.
Зөһрә апа, һич ялгышмыйча, 1918 елның 5-6 августында Казанның чехлар һәм
акгвардиячеләр кулында калуын да, 10 сентябрьдә Кызыл Армия тарафыннан азат
ителүен дә дулкынланып сөйли иде. Үз күз алдында булган хәлләр бит.
Чыннан да, Россиянең язмышы шушы Көнчыгыш фронт кулында булганын
хәзер тарихтан укып беләбез. Троцкий Свияжскига килгәндә, яңа оешкан армиядә
дисциплина бик йомшак була. Солдатларның күбесе кичәге крестьяннар, заводлардан
мобилизация белән килгән эшчеләрдән тора. Ул килү белән, коточкыч ысуллар
кулланып, армиядә тәртип урнаштырырга керешә. «Сез – тарихчылар беләсез
булыр, – дип сөйләде Зөһрә апа, – Троцкий иң беренче итеп заградительный
отрядлар (сугышчылар чигенмәскә юлны каплау өчен) оештырды. Мондый алымны
Пётр I Полтава сугышында иң беренче булып куллана бит. Аны беләсездер инде
(гафу итсен Зөһрә апа, белми идем – авт.), 29 августта 2 нче номерлы Петроград
полкы, Каппель гаскәрләре кысуга каршы тора алмыйча, позицияләрне ташлап китә
башлады. Ачуыннан ярсыган Троцкий шунда ук полк комиссары Пантелеевны һәм
командир Гнушевны атарга боерык бирде. Сугышчыларны тезеп куйдылар да һәр
10 нчы кешене аттылар. Күз алдыбызда 41 кеше юк ителде, кызым. Мин алар арасында,
алар күз алдында йөргән кеше бит. Ничек онытыйм. Мәетләрне суга ыргыттылар
да катерларның винтлары белән бәрдереп тә үттеләр әле. Күрергә язмасын. Мин бу хәлләрне тыныч кына кичерә алмадым, авырдым. Ярый әле, ирем Гыйлемдар да
Свияжскида иде. Баштарак армиядә рус телендә генә «Гражданская война» дигән газета
чыга иде. Әмма Баимбетов политбүлектә мөселманнарга аерым газета чыгару өчен
тырышты. Куркып тормады. Ниһаять, 1918 елның 6 декабрендә Бөгелмәдә «Кызыл
яу» газетасының беренче саны чыкты».
Зөһрә апаның искиткеч хәтеренә сокланып туя алмый идем.
Казанны алгач, кызыл гаскәрләр Сембер, Бөгелмә шәһәрләрен ала. Тик Зөһрә
апа шул тетрәнүләрдән соң тиф белән авырый. Армиядән азат ителеп, 1918 елның
декабрендә Уфага әйләнеп кайта. Авырудан сәламәтләнгәч, Уфа губкомының мөселман
секциясендә эшли башлый.
Тик Гыйлемдарын Казанга чакыралар. Зөһрә апа да Уфадан китәргә риза була.
Алар Казанда бергә яши башлыйлар.
1919 елда Казан губкомының мөселманнар бюросы секретаре һәм бер үк вакытта
татар хатын-кызлары арасында эшләү өчен губкомның хатын-кызлар бүлеге инспекторы
вазифаларын да башкара. Ул эшне үз тәҗрибәсенә таянып җәелдерә. Шәһәрдә генә
түгел, авылларда да хатын-кызлар советлары оеша башлый. Хатын-кызлар арасында
җыелышлар үткәрү, балалар бакчалары, яслеләр ачу, артельләр оештыру; хатын-
кызларны мәктәпләргә, рабфакларга кертү; профсоюз, кооператив оешмалары, совет
органнары эшенә тарту; аларга көндәлек ярдәм күрсәтү; Кызыл Армиягә булышу
атналары оештыру – менә шундый һәм башка бик күп төрле вазифаларны үтәүдә
Зөһрә башлап йөри, башкаларны да өнди. Ул шул еллар матбугатында чыгып килгән
«Хатын-кыз сәхифәләре»нә күпсанлы мәкаләләр яза. Кайберләре үзәк матбугатта да
басыла. Хатын-кызлар күңелен аңлый белүе, аларның кайгы-хәсрәтләрен үзенеке
итеп уртаклашуы, ярдәмче булганы өчен үз итәләр Казанда Зөһрәне һәм, яратып,
«Таң кызы» дип йөртәләр.
Шул ук вакытта Зөһрә апага 16 нчы мөселман пехота полкы командирларын
хәзерләү курсларында да дәресләр алып барырга туры килә.
1919 елның ноябрендә Казанда татар коммунистларының конференциясе
үтә. Анда Зөһрә апа Мәскәүдә узачак Көнчыгыш халыклары коммунистларының
II Бөтенроссия съездына делегат итеп сайлана. Съездда аны президиумга утырталар.
Биредә ул В.Ленин һәм Н.Крупская белән сөйләшеп утыра алган. Н.Крупская Уфада
сөргендә булган хәлләрен сөйләгән. Ленин исә, Зөһрәнең рус телендә камил сөйләшүен
игътибарга алып, бик кызыксынган, Казан хәлләрен сорашкан.
Бу хакта язуымның төп сәбәбе дә – Зөһрә апаның аларны шулай бик үз итеп, бик
җылы итеп искә алуы.
1920 елда ТАССР оешкач, Зөһрә апа партиянең Өлкә комитетына да әгъза булып
сайлана. Мәскәүдә 1920 елның декабрендә үткәрелгән Советларның VIII съездында
катнаша, хәлиткеч тавыш иясе була (право решающего голоса). Кайту белән Татарстан
партия Өлкә комитеты Зөһрә апага хатын-кызлар бүлеген җитәкләүне тапшыра.
Аның тырышлыгы белән 1921 елның гыйнварында Казан дәүләт университетының
Актлар залында татар эшче һәм крестьян хатын-кызларының беренче съезды ачыла.
«Бу съездны оештыруда күрсәткән ярдәме өчен Исхак абый Казаковны әле дә рәхмәт
хисләре белән искә алам», – дип сөйли иде Зөһрә апа. Чөнки Татарстанның матди
хәле бик авыр. Мәскәү «ярдәме» белән башланган ачлык котырган вакыт бит бу.
Һәркемгә нинди дә булса бүләк бирергә, күңелләрен табарга кирәк. «Безне кешегә
санап дөньяга чыгардың, изге җандыр син», – дип елый-елый аркасыннан сөючеләр
күп булган аның. Съезд 22 гыйнварга кадәр гөрләп барган. Үзәк һәм җирле оешмалар
матбугат съездның эшенә югары бәя биргәннәр. Мәскәүдә 1921 елның 21 июненә
тәгаенләнгән Шәрык хатын-кызларының I Бөтенроссия съездына доклад хәзерләүнең
дә нәкъ Зөһрәгә тапшырылуы да очраклы хәл булмый, әлбәттә.
Әйткәнебезчә, Татарстанда бу вакытта ачлык көннән-көн куркыныч төс ала. Съезд а шуңа күрә үткәрелми кала. Хатын-кызлар бүлеге мөдире Зөһрәгә хәзер гаять авыр
бурыч йөкләнә. Ул – ач балаларга ярдәм күрсәтү комиссиясе рәисе, Татарстанда ачларга
ярдәм күрсәтү комиссиясе әгъзасы, Халык мәгарифе Комиссариатының социаль-
тәрбия бүлеге мөдире. «Гомер буе исемнән чыкмады ул коточкыч көннәр, – дип яза ул
үзенең истәлекләрендә. – Татарның пәһлевандай ирләрен Урта Азиядә Совет власте
урнаштырырга җибәрделәр. Урамнарда, пристань, вокзалларда, ишегалларында, олы
юлларда аунап яткан ачтан шешенгән, сәләмә киемнәрдән, тәннәрендә җаннары көч-хәл
белән сакланган балаларга ярдәм күрсәтү өчен 291 пункт ачылды. Аларда эшләү өчен
хатын-кызлар бүлекләре вәкилләре, югары уку йортында укучы студентлар тартылды.
Алар эшне балалар өчен дарулар, кием-салымнар, ашханәләр өчен савыт-саба, кашык
җыюдан башладылар (чөнки кайбер ашханәләрдә 80 балага 1 кашык туры килгән»).
Нәкъ менә шул хатын-кызлар тырышлыгы белән ачлар файдасына «Балалар», «Кызыл
Хач», «Ачларга ярдәм» һ.б. атналыклар оештырылган.
Икмәкле өлкәләргә озату өчен балаларны башта беттән арындырырга, мунча
кертергә, өс киемнәре һәм поездларда озата баручыларны табарга кирәк булган.
Балаларны икмәкле өлкәләргә озату өчен махсус санитар поездлары оештырылган.
Беренче поезд 1921 елның сентябрендә киткән. Зөһрә апа эшләгән дәвердә 15 мең
бала, ач үлемнән коткарылып, читкә озатылган.
1922 елда аны көтмәгәндә генә бу эшеннән азат итәләр. Эвакуация комиссиясен
Лидия Гришина җитәкли башлый.
Зөһрә апаның тагын бер истәлеген язып үтәм. «Мине, эшкә дип Татарстаннан
Бохарага җибәрделәр. Киткәч тә, үзем читкә озаткан балалар күз алдында торды. Юкка
булмаган икән. Берничә елдан, Кисловодскидан Мәскәүгә кайтып барышлый, сеңлем
белән вокзалда утырабыз. Безнең татарча сөйләшкәнне ишетеп, сәләмә киемле бер
бала килде. Елый-елый: «Апа, сез Казандагы Зөһрә апаны белмисезме? Безне Казаннан
җибәргәндә, кайтарам дип вәгъдә биргән иде. Кайта алмадык бит менә. Мин монда
бер байда ялчы булып хезмәт итәм, туйганчы ашаганым да юк», – дип үзәгемне өзде.
Кемлегемне әйтергә оялдым». Бу истәлек үзе генә дә халкыбыз кичергән фаҗига
хакында сөйли бит.
Зөһрә апаның Татарстаныбыз белән бәйле гомере, хезмәте шулай 1922 елда туктала.
Әмма ул никтер туган Уфасын түгел, Казанны күбрәк сагына кебек тоела иде. Кемнәрне
генә сөйләми, кемнәр белән генә аралашмаган бит үз вакытында. Әмма аларның күбесе
репрессияләр чорында юк ителгәннәр, шуңа күрә истәлекләрен яза алмый иде. Әле
үзгәртеп кору башланмаган, белгәннәрне сөйләргә рөхсәт юк иде.
Үзем бервакыт Зөһрә ападан: «Ни өчен сез үзегезне документларда башкорт кызы
дип күрсәтәсез? Әтиегез татар, сөйләшкәндә, татар кызы икәнлегезне әйтәсез», – дип
сорадым.
– И кызым (ул миңа гел кызым дип әйтә иде – авт.), Татарстанда, ни кызганыч,
татарларның кадере юк. Ә Башкортстан безне ничек хөрмәтли. Картайгач, күңел әнә
шул хөрмәтне дә өмет итә икән, – диде Зөһрә апа. Аның матур истәлеген Татарстанда
да онытмасыннар иде.
1986 елда Мәскәүдә вафат булды ул. Кабергә күмелмәде, кремацияләнде. Аны
белгәннәрнең балалары рухына дога кылсыннар. Татар халкына күрсәткән игелекләре
үзенә савап булсын. Исеме тарихыбызда урын алсын, онытылмасын.
Тәэминә БИКТИМЕРОВА,
тарих фәннәре кандидаты,
Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре.
«КУ» 07, 2024
Фото: архив, Татарстанда хатын-кызлар арасында эшләүчеләрнең 2 нче Өлкә киңәшмәсе делегатлары.
22-24 февраль, 1921 ел. Астан беренче рәттә, сулдан уңга дүртенче Зөһрә Баимбетова.
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев