Логотип Казан Утлары
Хәтер

МӘҺДИЕВ САБАКЛАРЫ

Мөхәммәт абый Мәһдиев лекцияләре турында бездән алдагы курслар әллә ничекләр итеп кызыктырып сөйли. «Аның лекцияләре кино сыман, озаккарак сузылсын иде, звонок кына булмаса ярар иде дип, тын да алмый утырабыз», – диләр.

Мәһдиев ничек итеп безгә автомат зачёт куйды
Мөхәммәт абый Мәһдиев лекцияләре турында бездән алдагы курслар
әллә ничекләр итеп кызыктырып сөйли. «Аның лекцияләре кино сыман,
озаккарак сузылсын иде, звонок кына булмаса ярар иде дип, тын да алмый
утырабыз», – диләр. «Башка факультет, бүтән институт студентларының да
аның лекцияләренә махсус кереп утырганы бар», – дип шаккатыралар. «Кышкы
сессиядә XIX йөз ахыры – XX йөз башы әдәбиятыннан 3 нче курсларга гел
«неуд» тезде», – дип тә куркыталар.
Безгә дә ул көн килде. 3 нче курста татар әдәбиятыннан Габдулла Тукай,
Фатих Әмирхан, Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимовлар иҗатын өйрәнәбез.
Мөхәммәт абый һәркайсы турында без белмәгән әллә күпме мәгълүмат бирә...
4 нче курста хәзерге заман совет әдәбияты буенча махсус курстан лекцияләр
укып, Валентин Распутин, Виктор Астафьев, Василь Быков, Чыңгыз Айтматов,
Фазыл Искәндәрләр турында сөйләп, безнең офыкларны киңәйтә. Ул язучыларның
әсәрләрен укыйсы килә башлый. Тик... вакыт чаба гына! Сессия борын төбенә үк
килеп терәлгән. Җитмәсә, егетләр Тоцк лагерьларына хәрби өйрәнүләргә китәчәк.
Шуңа сессияне алданрак ябарга кирәк. Зачётлар, имтиханнарны инде майда ук
тапшырасы. Мәһдиевкә дә зачёт бирәсе. Мөхәммәт абый әлеге курс буенча реферат
әзерләргә кушты. Безнең өчен бу бик тә мәшәкатьле бурыч сыман тоелды. Акыллы
баш Камәриянең башына гениаль идея килде бит шунда! «Җәмәгать, әйдәгез,
Мөхәммәт абый белән сөйләшәбез дә реферат язуны соңгарак калдырабыз. Ә
ул хәзергә безгә автомат зачёт кына куеп чыксын», – ди. Бик ошады бу фикер.
Инде Мөхәммәт абыйны гына ризалатасы калды. Әһә, сәгать 10да кафедра
утырышы икән! Укытучыбыз килә дә килә инде! Без, бер көтү кыз, дүрт күзләп
укытучыбызның коридор буйлап килүен көтәбез. Әнә үзе дә! Башын чөйгән,
вәкарь атлап, портфель тотып, безгә якынлаша. Каршына чыгып, әйләндереп алып,
гозеребезне аңлатабыз. «Егетләр военкадан армиягә китә», янәсе. «Имтиханнарга
әзерләнергә вакыт та калмый», имеш. «Хәлебезгә керегез, зинһар». «Автомат
зачёт куйсагыз, соңрак эшләр идек». Фәлән-төгән... «Кафедра утырышыннан соң
сөйләшербез», – дип, сүзләрен сыгып кына чыгарды да кереп китте Мәһдиев. И,
көтәбез, и, көтәбез. Утырыш бетми дә бетми. 1 сәгать үтте, 2 сәгать... Ниһаять!
Мөхәммәт абый безгә өстән генә һавалы караш ташлады да аның сарказм
белән әйтелгән сүзләре безне тәмам җир тишегенә керердәй итте.
– Әле һаман басып торасызмы? Казанский сироталар кебек клянчить итеп?!
Оялмыйча! Инде Лобачевканың уку залында реферат язып чыгарлык вакыт
үтте! – диде безне, мәсхәрәләп.
Оят, билгеле. Әмма аңа карап хәл үзгәрми бит! Без зачётка әзер түгел!
– Лекция расписание буенча кайчан? Шул көнне, шул сәгатьтә аудиториягә
килерсез. Лекция дәфтәрләрегез үзегез белән булсын! – диде дә китеп барды.
...О, ул зачёт тапшырасы, дөресрәге, автомат-зачёт куйдырасы көн! Тулай
торакта инде укытучыбыз белән ике арада булган сөйләшүне сүтеп җыйган
идек. Таныш аудиториядә шым гына утырабыз. Лекцияләргә дә күз йөртеп алабыз. Василий Шукшинның «Калина красная», Юрий Бондаревның
«Горячий снег» китапларын укыганымны әйтермен һич югы дип, үземне юатам.
Менә Мөхәммәт абый үзе дә! Гадәттәгечә вәкарь, ирен читләренә мыскыллы
елмаю кунган.
– Шулкадәр түбәнлеккә төшеп, теләнеп торырга кирәк бит! Дипломны хәзер
үк бирегез, ә без укыту дәверендә өйрәнеп бетерербез дип, диплом сорарга да
оялмассыз сез! – дип, чәнечкеле сүзләре белән чәнчеп алуы булды, укытучысы
шагыйрә Клара Булатова кебек туры сүзле Камәриябез ризасызлык белдереп
чәчрәп торып басты да, кайнарланып, үпкәсен әйтеп салды:
– Сез бигрәк инде, Мөхәммәт абый! Шулай начар уйларга...
Ул сүзләрен әйтеп бетерә алмады, Мөхәммәт абый үзалдында канәгать
елмаеп, төртмә теле белән Камәриягә дә бәя биреп ташлады:
– Чисто женский характер! Ашы тозлы булса да, бәрәңгесе пешеп бетмәсә
дә, ите каты иде аның – озак кайнатырга туры килде, бәрәңгенең сорты башка
дип, йөз сүзгә җитә бит хатын-кыз... Менә шул инде...
Аннары ул рәтләр буйлап узып, лекция дәфтәрләребезне барлый башлады.
Пермьнең Бардасыннан килгән Галиәскәр Маматовның өстәле буш иде.
Мәһдиевнең үткен карашы шундук эләктереп алды ул бушлыкны.
– Сезнеке кайда?
– Бездә пожар булган иде кый, – дигән акланулы җавап яңгырады.
Бетте баш: инде педучилище бетереп үк килгән Роза Сәрвәрованың да күн
тышлы дәфтәре күренми.
– Сездә дә пожар булды әллә? – ди Мәһдиев, әче телләнеп.
– Юк, Мөхәммәт абый, мин күченеп йөргәндә, каядыр куйганмын ул
дәфтәрне, – ди, күптән түгел кияүгә чыгып, Хәйдәровага әйләнгән Розабыз.
Чиратта – Фәйрүзә белән Зөлфирә өстәле. Алларында калын «общий
дәфтәр» ятса да, Мөхәммәт абый гадәт буенча: «Ә сезнеке кайда?» – дип сорый.
Отличница Фәйрүзә, урынсыз сораудан тәмам аптырап калып:
– Менә ич! – дип, дәфтәрен укытучыга табарак шудыра.
– Нәрсә, күзең чыкканмыни димәкче буласызмы?
– Ю-ук...
– Шулай булып чыга инде. «Менә ич»кә шундыйрак мәгънә салына! Бу
очракта «менә бит» дип әйтергә кирәк. Ул сөйләмне йомшарта...
Мөхәммәт абый әнә шулай дәрес тә биреп ала. Ә Актаныш Фәйрүзәсенә
ул сүз, мөгаен, Ямаширмә кызы, ахирәте Зөлфирәдән күчкәндер. Зөлфирә бит
Дөбъязларча каты итеп сөйләшә.
– Староста, деканаттан ведомостьны алып килегез! – ди Мөхәммәт абый.
Зөбәйдә ведомостьны укытучы өстәленә кертеп салуга, Мәһдиев һәр
фамилиягә тукталып, «Галимҗанова – зачтено, Мәҗитова – зачтено, Шакирова
– зачтено, Сибгатуллин – зачтено» дип, без көткән автомат зачётларны тезә.
– Сезгә шул гына кирәк иде. Исәнбәт, Исәнбәт дигән булалар, монда
җыенысы шундыйлар, – дип, безнең группа турында ни уйлавын да сиздереп-
сиздереп ала. Күренекле галим Нәкый Исәнбәтнең оныгы Айдар Исәнбәт
турында әйтүе инде. Айдар лекцияләргә килсә килеп, күп вакыт аларны
«тозлап», ике еллап безнең белән укыды да университетны ташлап китте.
– Бу группаны кем җыйды? – диде ул, зачёт куйган арада.
Төрле яктан «Фәһимә апа», «Шәйхи абый», «Илдус абый» дип, безне
университетка кабул иткән бик тә җайлы, кешелекле укытучыларыбыз Фәһимә
Хисамова, Шәйхи Садретдинов, Илдус Гыйләҗев исемнәрен саный башладылар.

– Юк, мин сездән приёмная комиссия председателе кем иде дип
сорыйм! – диде Мәһдиев, үҗәтләнеп.
– Зәет абый! – дип кычкырдык бертавыштан.
– Хәзер таксига утыртып, җыеныгызны Зәет Мәҗитовка алып китәм
бит! – Мөхәммәт абый әллә чынлап, әллә көлеп, тәмам азартка кереп китте:
тәмен табып изде безне.
Ул да булмады, шат күңелле Рәйханә Мирсәяпованың көр тавышы ишетелде:
– Барыбер таба алмассыз! Зәет абый иртүк балыкка киткәндер инде!
Балык тотарга әвәс Зәет абыйны күз алдына китереп, дәррәү көлеп
җибәрдек. Мөхәммәт абый да көлә иде.

Мәһдиев хәер-фатихасы белән…

1978 елның марты. Без, атаклы Казан дәүләт университетының татар теле
һәм әдәбияты бүлеге студентлары, диплом язып, эшләр белешкәләп йөрибез.
Атнага бер тапкыр диплом җитәкчем Мөхәммәт абый Мәһдиев янына барып,
фәнни эшемдәге яңалыклар белән таныштырам. Озак уйланганнан соң, «Идел-
Урал халыклары җырларындагы уртаклыклар һәм аермалар» дигән четерекле
темага кафедра мөдире Альберт Яхинча «системный анализ» юлы белән
якын килмәкче булдым. Татар, башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт халык
җырларында кошлар, киек җәнлекләр, агачлар, чәчәкләр, табигать күренешләре
ничек тасвирланганын өйрәнеп, охшашлыкларны һәм аермалыкларны саннар,
процентлар белән санап утырам. Мөхәммәт абый бу яңалыкны елмаеп кына
кабул итте. «Модный диплом була инде, алайса», – дигән була. Сүз арасында
гына минем кая китәргә җыенуым белән кызыксына. «Вызов белән үзегезгә
кайтасыздыр инде», – ди. Беләм инде, педпрактика нәтиҗәләреннән чыгып
әйтүе. Чөнки мин үз авылым мәктәбенә – Байсарга кайтып, ике ай дәвамында
ике 4 нче, ике 8 нче, өч 9 нчы, өч 10 нчы классларда татар теле һәм әдәбияты
укыттым (мәктәп директоры Басыйров абый хатыны Гөлсем апа шундый
җаваплы эшне миңа ышанып тапшырып, үзе санаторийга китеп барды).
«Яшь хәбәрчеләр» түгәрәге оештырып, укучыларым белән «Яшь ленинчы»га
мәкаләләр җибәреп тордым (басылып чыга бардылар!), талантлы балалар белән
университетның атаклы «Әдәби сүз» газетасы кебек о-о-зы-ын стена газетасы
чыгардык (озын мәктәп коридорына эленгән 5 метрлы «Мәктәп авазы» бөтен
кеше өчен сюрприз булды!). Тагын әле унынчылар белән татар теле буенча авыл
клубында КВН уздырдык! Менә шушы эшләрем педпрактика конференциясендә
укытучыларыбыз Фәһимә Хисамова, Мөхәммәт Мәһдиев, Хатыйп Миңнегулов
тарафыннан «биш»легә бәяләнде. Мөхәммәт абый, шуларны искә төшереп,
кая баруымны сорады бугай. Аннары ул минем «Әдәби сүз»гә язган бер
язмамны бик ошаткан икән. (Анысын үземә әйтмәде, Хатыйп абый җиткерде:
«Мөхәммәт абыең синең мәкаләне, и, мактады инде укытучыларга!» – диде.)
Таллинда атаклы эстон язучысы Лилли Промет белән очрашуым турында
язган идем мин. (Ә Мәһдиев – «Әдәби сүз»нең җаваплы редакторы!) Сугыш
вакытында безнең авылда эвакуациядә булган, соңыннан шундагы тормышы
турында «Деревня без мужчин» дигән роман язган Прометны ничек эзләп
табуым, ничек күрешүләребезне бик тәфсилләп тасвирладым да мәкаләне баш
исемсез генә Нәҗип Нәккаш, Вакыйф Нуриевларга биреп калдырдым, алар
да газета чыгаруда катнаша иде. Исемен Мөхәммәт абый үзе уйлап тапкан:
«Таллин – 12, Вабадусе – 69» дип әллә каян күренеп тора!

«Вызов белән үзегезгә кайтасыздыр инде?..» Бу көтелмәгән сорауга
көтелмәгәнчәрәк җавап та яңгырады бугай.
– Ә минем редакциядә эшләп карыйсым килә! Теләсә кайда! Район газетасы
да ярый миңа... – дигән сүзләр авыздан очты да чыкты шунда. Беркатлыланып,
ни уйлыйм, шуны әйттем.
– Ә нигә район газетасы? «Ялкын»ның җаваплы секретаре Разил Вәлиев
көн саен чылтырата. Бездә эшләрдәй берәр егет юкмы сездә, ди. Эльмира
Шәрифуллина бәби табарга китә икән. Аның урынына кеше эзлиләр. Миңа
калса, син егетләр кебек эшли аласың! Сәяхәтче Тур Хейердал турында да
язачаксың, – димәсенме!
Очраклылык димә инде моны! (Редакциядә Тур Хейердал турында язу
буенча сүз чыккан булган. Ә Мөхәммәт абый журналның редколлегия әгъзасы
икән. Болары хакында эшли башлагач белдем.) Телсез калдым. «Минем
«Ялкын» белән элемтәм юк. Күбрәк «Яшь ленинчы»га язам», – дип, авыз
эченнән ботка пешердем.
– «Яшь ленинчы» эш тәкъдим итмәгәндер бит? – диде дә укытучым,
редакциягә ничек барырга икәнен өйрәтә башлады. «Кольцода 1 нче яки
4 нче троллейбуска утырасың да газета-журналлар нәшрияты янында төшеп
каласың», – ди. «Ялкын» – 9 нчы катта. Мин Разил Вәлиевкә керергә тиеш.
Икеләнә-икеләнә, курка-курка гына редакциягә киттем. Менә ул биек бина.
Мин лифтта 9 нчы катка күтәрелдем. Каерылып ачылган ишектән башымны
сузып, Разил Вәлиевне сорыйм. Күзлек кигән абый (соңрак белдем, ул язучы
Габделхәй Сабитов булып чыкты) ым белән генә күрше бүлмәгә ишарәләде.Ул
да булмады, каршыма Фәннур Сафин очрады. Аны инде таныйм, без укырга
кергән елны ул 5 нче курста укый иде. Мине бик белмәсә дә, үз итеп сәлам
бирде, ни йомыш белән йөрүемне сорады. Кызарып-уңайсызланып кына,
Разил Вәлиев янына килүемне аңлаттым. Фәннур үзләре бүлмәсенә ияртеп
керде. Кара, бу бүлмәнең ишеге дә шәрран ачык! Укытучылар кыяфәтле җитди
генә бер апа да шунда. Тукта, «Кирлемән»не язган редактор Роза Хафизова
бит бу! Разил Вәлиев командировкада диделәр. Мин инде ник килгәнемне
бутала-бутала, ояла-ояла аңлаттым: «Мөхәммәт абый «Ялкын»да эш бар дигән
иде...» – дим.
Алар бер-берләренә карашып алдылар да: «Ул урынга кеше бар шул
инде», – диде «Кирлемән»нең апасы. Эчтән генә үземне сүгәм: и, пешмәгән!
И, җебегән! Бик кирәк инде син монда!
Очраклылык димә инде: тагын шул ачык ишек коткарды. Коридор буйлап
узып баручы Мәһдиевне Фәннур күреп алды!
– Әнә Мөхәммәт абый үзе дә! – диде ул, сөенеп. Белмим, никтер сөенде
кебек тоелды.
Мөхәммәт абый да керде. «Менә сез бер егет сорадыгыз. Мин бер кыз
тәкъдим итәм. Миннән диплом яза. Тур Хейердаллар турында яза да яза
инде», – дип, миңа кыска гына уңай характеристика да бирде.
– Әйдәгез, кереп сөйләшик, – диде шунда Роза апа, йомшарып.
– Юк, минем эш – тәкъдим итү. Алу-алмау – анысы сезнең эш, – диде дә
Мәһдиев, вәкарь генә атлап «Чаян» редакциясе тарафларына китеп барды.
Баш редактор сүзе һавада эленеп кала алмый бит инде. Роза апа мине
үз кабинетына алып кереп китте. Исемемне сорады, кайсы яктан булуым
белән кызыксынды, ничек укуым, нинди темага диплом эшләвем турында да
сорашты. «Яшь ленинчы»га язуымны белгәч шатланып та куйды. Аннары:

– Ярар. Бер Эльмира урынына – икенче Эльмира, бер Актаныш урынына
икенче Актаныш булсын, әйдә, – дип, миңа 8 Март бәйрәмнәреннән соң килергә
кушып саубуллашты.
Менә шулай Мөхәммәт абыйның хәер-фатихасы белән мин «Ялкын»
редакциясе ишеген кактым.

«Эльмигга апа, сезне чакыгалаг...»

Бәйрәмнәр узгач, редакциягә киттем. Кабул итү бүлмәсендә секретарь Гүзәл
ягымлы елмаеп каршылый. Никтер ул миңа нәрсәнедер яшерә сыман... Роза
Хафизова кабинетына узам.
– Әйдә, уз, Эльмира, утыр әле, – дип, ул мине җитди сөйләшүгә әзерли
сыман. – Эш менә болайрак тора бит...
Редактор да нәрсәнедер суза сыман. Бу мизгелләр сәгать кебек тоела.
– Безнең егетләр башка кешене эшкә алырга вәгъдә биреп ташлаганнар...
Аның гаиләсе дә бар икән...
Өстемә бозлы су койгандай булды. Ничек тә үзебезнең районга укытырга
кайту хәстәрен күрергә кирәк!
Ә Роза апа – оста психолог! Мине юатып, тынычландырып җибәрмәкче.
Ул әйткәннәргә эчтән генә карышып утырам. «Безгә язып торырсың» (яздым,
ди!), «укытудан курыкмаска кирәк» (кем курыккан әле!), «синең өчен әйбәт
тәҗрибә булачак» (каян беләсез сез!), «мин үзем дә Төмәндә укытып кайттым»
(Төмәнгә китмәм инде!)...
Минем башта исә: «Әти белән әни РОНО аша вызов ясатсын, бүген үк хат
язып салам! Юк, переговорныйга барам. Распределениегә чаклы килеп җитсен
берүк!» дигән катгый карар бөтерелә.
Пәнҗешәмбе диплом җитәкчесенә бара торган көн. Мөхәммәт абый
дипломга кагылышлы фикерләрен әйтә дә «Ялкын»га урнашу-урнашмау
белән кызыксына. «Анда башка кешене алганнар», – дим. Җитәкчемнең
исе дә китмәде. «Радиодан Рим Кәрим шалтырата. Бәлки, анда барып
караргадыр? Турлар аша узарга туры килә. Синең тавыш ярыйсы кебек», –
ди. «О! Юк инде! Мин үзебезгә кайтам!» дип уйлап куям. Мөхәммәт абый
үзеннән диплом язган Илгизәргә дә, Халиткә дә эшләр тәкъдим иткән. Менә
шундый җитәкче.
...Атна-ун көн узды. Актаныштан РОНО мөдире Әхсән Шакиров имзасы
белән чакыру да килде. Распределение дә булды. Кем кая китәсе якынча
билгеле. Бүлмәдәш кызлар кайсы читалкада, кайсы кинода.
Тулай торактагы ул ял көнендә мин берүзем бүлмә җыештырып йөрим. Ишек
шакыйлар. Барып ачсам – 3 нче курста укучы Газинур Моратов басып тора.
(Әйе, әйе, шагыйрь Газинур Морат! – Э.З.) Без инде 5 нче курслар, үзебездән
түбәннәргә бала-чага итеп өстән генә карыйбыз. Группадашым Камәрия белән
бер мәктәптә – Әлмәт районы Кәшер мәктәбендә укыган Атлас Гафиятов (бүген
ул «Татарстан яшьләре»нең баш мөхәррире – Э.З.) журналистика бүлегенең
1 нче курсына укырга кергәч, безгә гел «апа» дип кенә эндәшеп йөрде. Без
инде зурлар – 3 нче курста укый идек. Җитмәсә, Атласларның комсомол
секретаре булган әле Камәрия! Атлас әле укый гына башлаган мәлендә Октябрь
бәйрәме белән котлап, безгә открыткалар язып кертте. «Кадерле Камәрия апа!»,
«Кадерле Эльмира апа!» дип башланып киткән котлауга «укуда уңышлар,
корычтай сәламәтлек телим» дигән сүзләр дә өстәлгән иде…

Газинурга да өстән генә «Ни йомыш?» дигәндәй карап алдым. Ул кызарып
кына исәнләшә дә:
– Эльмигга апа, сезне чакыгалаг... – диде, «р» авазын сакаулатып.
– Кем?! – дип сорыйм, аптырап.
– Чыккач, күгегсез, – диде дә китеп барды.
Коридорның аргы башында озын буйлы Хәйдәр Гайнетдинов басып тора
иде. «Ялкын» редакциясендә эшләгәнен дә беләм. «Сәлам, Эльмира!» – дип,
ерактан ук сәлам бирә, җитмәсә. Хәйранга калдым: бу тәкәббер егетнең гомергә
исәнләшкәне юк иде бит! Ул безнең тулай торакта еш күренә. Бездән бер курс
түбән укучы җырчы, шагыйрә кыз Флёра Низамова белән гел очратам үзләрен.
Хәл-әхвәл алышты да «Ялкын»га кайчан, ничек килүемне сораша башлады.
«Их, үзем юк идем ул көнне!» – дип тә куйды. Аннары: «Дүшәмбе иртән
10 да планёрка безнең. 9ларга кил әле редакциягә», – ди. «Газеталарда чыккан
мәкаләләрне алыйммы?» – дим. «Алып кил аларны да», – ди.
Хуш. Мин килдем. Хәйдәрләр утырган бүлмәгә керергә оялып, коридорда
басып торам. Ишек гадәттәгечә каерып ачып куелган.
– Башта пальтоңны салырга кирәк, – ди Хәйдәр. – Мин инде сине редакторга
алып кереп йөри алмыйм. Үзең керерсең, – димәсенме!
Тәмам коелып төштем.
– Борчылма, син киләсен беләләр, – дип тә куйды.
Роза апа Хафизова елмаеп каршы алды.
– Сине эшкә алырга булдык. Кайчаннан эшли башлыйсың? – ди.
– Бүгеннән үк! – дигәнемне сизми дә калдым. Чөнки инде лекцияләр беткән,
диплом гына язып ята идек.
Роза апа миңа Хәйдәр Гайнетдинов һәм Габделхәй Сабитов утырган
бүлмәгә кереп утырырга һәм гариза язарга кушты. Рәсми кәгазьләрне язу
тәртибен беләм, анысы кыен түгел. Ләкин мине кем итеп эшкә алалар икән?
Аны гаризада ничек күрсәтергә? Хәйдәргә мөрәҗәгать иттем. «Менә анысын,
малай, әйтә алмыйм. Күрше бүлмәдә безнең җаваплы секретарь Разил Вәлиев
утыра. Булмаса, бар, аннан кереп сора әле», – ди.
Разил абый елмаеп тыңлап торды да:
– Редактор буласың килдемени? – ди, төртмә телләнеп.
– Юу-ук... – дим, корт чаккандай.
Ә ул һаман үртәгәндәй сөйләшә:
– Редактор буласың килгән инде, – ди. – «Главному редактору журнала
«Ялкын» Хафизовой Розе Саидовне» дип язасың да, «Прошу Вас принять меня
на работу редактором» дип язып, кулыңны куясың дип аңлата.
Мин шунда гына журнал редакциясендә баш редактор, бүлек редакторы,
өлкән редактор, редактор дигән штатлар барлыгын аңлап алам.
Мине эшкә чакыра килүләре дә кызык кына булган. Баштарак Роза Хафизова
икеләнеп калган: «Бигрәк бала-чага кебек. Катырак берәр сүз әйтсәң, елап
җибәрер сыман», – ди икән. Төрле кешеләрне тәкъдим итеп аптыратып
бетергәннәр: берсе дә баш редактор күңеленә хуш килмәгән. «Мәһдиев тәкъдим
иткән кызга тукталыйк булмаса. Аны каян, ничек табып була икән? Хәйдәр,
син тулай торак тирәсендә еш буласың. Чакыр әле шул баланы», – дигән.
Шулай итеп, мин 20 мартта – журналның туган көнендә беренче эш көнемне
башладым. Монысы да язмыш инде.


 

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев