Хәтер
Кешенең кеше булуының төп билгесе – мәрхәмәтле зат булу
гамьле фикерләр
- Берәр бәндә рәнҗетсә, Ходай белә, диген. Коткару килер.
- Кеше кояш кебек – чыгышыннан баешына бара.
- Үз телең дипломатия теле булса, чит тел дуслык теле була.
- Иң куркак һәм хамелеон зат ул – явызлык. Явыз, гамәлен акларга тырышып, яла өстенә яла уйлап чыгарып, җәзадан кача. Ялт-йолт төс алыштырганда, чалыш йөзе чагылып, явызлыгы шом салып тора.
- Тик кенә басып торган багананың да дошманы була.
- Кешенең кеше булуының төп билгесе – мәрхәмәтле зат булу. Алай түгел икән, димәк, кеше булып җитмәгән әле.
"КУ" 4 (апрель), 2019
фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев