Хәтер
Әнкәй!..
Бөтен рәхмәтләрне ничек әйтим? – Син юк, әнкәй...
(Бер көндәлектән)
Үз илем бар, рәхмәт, әнкәй!
Үз телем бар, рәхмәт, әнкәй!
Дөньяларда ямьнәр табып,
Дулкынланып, ярсып-янып
Яшәү шундый рәхәт, әнкәй, –
Барысы өчен рәхмәт, әнкәй!
Ризык биргән, гомереннән
өзеп биргән син үк, әнкәй...
Ләкин бөтен рәхмәтләрне ничек әйтим?
– Син юк, әнкәй...
Фото: board.postjung.com
Теги: шигърият казан утлары хәтер шигъри хәтер әни әнкәй бала гаилә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев