Логотип Казан Утлары
Хәтер

Еллар узгач

Һәр ел саен бер кат тирем үсте, Хәзер инде сиксән катлымын.

Чыңгыз Мусинны мин күреп белү бәхетенә ирешә алмый
калсам да, исеме балачагым туры килгән туксанынчы еллар
башыннан ук таныш. Үзем Әгерҗе кияве булганчы, аның
бу тарафларда туып үскәнен һәм гомерен Илдус Гыйләҗев
сыман үз төбәгенә багышлаган шәхес булуын тәгаен белә
идем. Шуңа да карамастан, шагыйрь исән чакта ул туып
үскән Тирсә авылына да, гомере үткән Мордвый җирлегенә
дә, берничә мәртәбә аның авылы янәшәсеннән машинада яки
автобуста узуымны исәпләмәгәндә, юлым төшмәде. Ә менә
вафаты алдыннан «Казан утлары» журналына юлланган соңгы
шигырьләре әлегәчә күңелне бимазалап тора иде.
Ул чакны шигърият бүлеге мөдире Гөлзадә Бәйрәмова сөйли: «Кичке тугызларда
ваннага кергән идем, берәү кесә телефонына шалтырата. Алсам, Чыңгыз Мусинның
«Шигырьләр җибәрдем, килеп җиттеме?» – дип кызыксынуы икән. Эш сәгатендә
шалтыратса булмый микәнни соң бу картларга?» – ди. Шуннан озак вакыт та
узмагандыр, 2016 елның 24 октябрендә Чыңгыз Мусин 82 яшендә дөнья куйды. Ә
соңгы юлланган шигырьләре редакция папкаларында калды...
Чыңгыз Мусин – шигырьләре Иж, Чаж елгаларының суларында сугарылган Әгерҗе
шагыйре. Аларда үзе яшәгән төбәк топонимикасы, шул төбәктә гомер итүчеләрнең хис
тойгылары, уй-фикерләре, холык-фигыльләре, фольклоры чагылыш таба. 1934 елның
16 июлендә Тирсәдә дөньяга килгән аксакалның хезмәт юлы автомобиль транспорты
белән бәйле була, шул ук вакытта ул дүртенче сыйныфларда укыганда ук шигырьләр
иҗат итә башлый. Үзе исән чакта «Язмышым үзәннәрендә», «Тамырлар», «Кадер
кичендә», «Баганалы юллар», «Гомер юлы», «Карт юкәләр яшь чәчәктә», вафатыннан
соң «Иж буенда кала эзләрем» шигырь җыентыклары, ә 2008 елда үзе туплаган тарихи
материаллардан гыйбарәт булган «Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр» китабы дөнья
күрә. Чыңгыз Мулламөхәммәт улы Мусин − 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге
әгъзасы; Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты.

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ

 

Мин карт инде хәзер, бу җиһанда
Сизелмичә килде картлыгым.
Һәр ел саен бер кат тирем үсте,
Хәзер инде сиксән катлымын.
Сиксән тапкыр язлар кабатланды,
Ашкындырып дәртле хисләрне.
Һәр ел саен тирем калынайды,
Маңгайларга сырлар өстәлде.
Тик салмадым әле тәүге тапкыр
Иңнәремә кигән биштәрне.
Бер гасырга җитә язган икән
Миңа тигән шушы аралык.
Кыштыр-кыштыр әле дә яшим шулай
Кеше хисабында саналып.
Һәр ел саен язлар кабатланды,
Язгы көннәр торды төрләнеп.
Сандугачлар кайтты, җырын сузды,
Бөдрә талларында тирбәлеп.
Тормыш ваклыклары, шатлыклары
Сиздермәде түгел, сиздерде.
Төгәл генә кемнәр хәтерләсен
Узгандагы һәрбер мизгелне?
Мин тормышта күпне кичердем шул,
Инешләрдә атлар эчердем.
Кемнәр дошман, кемнәр дус булуын
Еллар узгач кына төшендем.
Тормыш мәйданында сынатмадым,
Бил бирмәдем бәйге-ярышта.
Карашларым инде көнгә түгел
Төбәлгәннәр кояш баешка.
Сиксәнемә табан кереп барам

Каешланган кат-кат тиредән.
Ирексездән тәүге тойгыларым
Үткәннәргә кайта киредән.
Ач үлемнән безне йолып калды
Кычытканлы заман өйрәсе.
Нинди хикмәт, нурсыз ул көннәрне
Килә бер кат кайтып күрәсе.
Язмышларга ничек түзгәнбездер?
Газиз баштан ниләр узмаган?
Ач карынга үлән ашасак та,
Сагындыра никтер ул заман.

 

Ч Ы Ң Г Ы З М У С И Н

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев