БЕРӘГӘЙЛЕ ҖЫРЧЫ
Рафаэль Сәхабиевның тууына – 75 ел
Мин искә төшерәсе вакыйганы Рафаэль үзе
белми дә калды бугай инде, чөнки бу вакытта
ул бик кечкенә иде. Мин үземне дә әллә ни зур
булмаганмындыр дип уйлыйм, ник дисәң, безнең
яшь аермасы өч яшь чамасы гына бит.
Туган авылы Шәңгәлчедә Яңа ел кичәсе – бал-
маскарад бара. О-о, ул вакыттагы бәйрәмнәрне
шәп үткәрәләр иде! Балалар катнашуын
әйтәсеңме, авыл яшьләре, әби-бабайлар, апа-
абыйлар, укытучылар коллективымы... Безнең
колхозга кергән күрше авыллар: керәшене,
русы – барысы да шул бал-маскарадта. Кем
нәрсә булдыра ала: җырлыймы, бииме, шигырь
сөйлиме, скетч куялармы – һәммәсе дә үз
сәләтен күрсәтә. Гаҗәп инде.
Мин Сәхабиевлар гаиләсенә, баянчы буларак, алар ансамбле алдында,
урындыкка утырып, баянда уйнарга тиеш. Әле башым баян күреге өстеннән
чак кына күренеп тора торган вакыт. Шулай да берничә көй уйный беләм.
Ялгышмасам, «Зөләйха»ны җырладылар бугай. Минем артта Рафаэльнең әтисе,
әнисе, абыйлары, апасы. Ай, әнисе Кәшифә апа шәп тә җырлый иде инде!
Араларында аның тавышы чылтырап аккан саф чишмә моңына тиң, дисәм
дә, ялгышмам. Әтисе Әхәт абый килеш-килбәте, кыяфәте белән чын артист
диярсең. Балалары тыйнак, үзләре музыкантлар! Тик менә Рафаэльләре генә
бер урында басып тора алмый: килә дә мине чеметә, килә дә чеметә. Сикереп,
сикеренеп куям. Авырта бит. Җитмәсә, уйнауны ялгыштыра. Ә тегеләр барыбер
җырлый. Тамашачыга нәрсә, көлә генә. Ә миңа – хет ела. Шулай да җырны
ахырына җиткердек. Халык кул чаба, гөрли, безне тагын сәхнәгә чакыра.
Тагын җырлаттылар. Тик инде бу юлы Рафаэль әтисенең «йодрык»
мәктәбеннән тәрбия алганнан соң сәхнә артында «балавыз сыгып» калды.
Көнләшмәскә иде. Үзе гаепле.
Үсә төшкәч, бәләкәй чагында булган бер игътибарга лаек кызыкны үзе
сөйләде: «Иртә яз көне – бакчада бәрәңге утыртыр вакыт. Әле көрәк тотып,
чиләк тутырып бәрәңге күзәнәге салып йөрер хәлдә түгелмен. Әни әйтмешли:
«Комачаулап кына маташам». Шуңа күрә, кыш буе парланып, ыс исе сеңгән
өй эчен җилләтү өчен тәрәзәләр алынган иде. Тәрәзә тупсасына утырып,
бәрәңге утыртучыларга кычкырам: «Су эчәсем килә, су эчәсем килә!» Килеп
су бирүче юк. «Тамагым кипте, су бирегез!» Минем хакта уйлап караучы да
күренми. Шунда исемә төште – әтинең бәйрәмгә дип куелган, үзе әйтмешли,
«тәмле суы». Ул аны еш эчеп: «Әле өлгермәгән!» – дип, авызын чапылдатуы.
Кружкасы да янәшәсендә. Бардым да шуны тутырып эчтем. Хәйран тәмле икән шул, юкка әти: «Ымма...» дип әйтмәгән икән. Кабат элекке урыныма
– тәрәзә төбенә кунакладым. Йоклап киткәнмен. Уянуын үз караватымда
уяндым. Бәрәңге утыртылып беткән, кич, караңгы төшеп килә дип уйлыйм –
ул икенче көннең иртәсе икән. Менә шуннан соң андый суны ник бер тамчы
кабып карыйм...» – дип, сүзен тәмамлады Рафаэль.
Ул зур шәхес булып җитлекте һәм яшәде, халкыбызның горурлыгы,
сәнгатебезнең йөзек кашы дәрәҗәсенә күтәрелде. Опера сәнгатендә кабатланмас
осталык күрсәтте, дөнья күләмендә танылган классик опералардагы
геройларны гәүдәләндерде. Инде үзе дә режиссура мәсьәләсендә шактый зур
белгечлек үрнәкләре кулланды.
Хәтердә: «Сильва» опереттасы. Венгер композиторы Имре Кальман
музыкасы, Лео Штайн һәм Бела Йенбах либреттосы. Муса Җәлил исемендәге
опера һәм балет театрында куелган чагы исемдә. Рафаэль анда «Кунак
Граф генерал»ны уйный. Ул генералны операның башыннан ахырына
кадәр коляскада этеп-тартып йөриләр. Бал-туй буена тостлар әйтелә,
фужерлар чәкешә. Шунда бу генералны уйнаучы Сәхабиев, юри онытылып,
коляскасыннан төшеп атлап китә. Халык дәррәү килеп кул чабарга тотына,
баксаң, ул гарип түгел икән бит.
Моңа хәтле куелган барлык Европа операларында ул генерал, гәрчә исергән
булса да, коляскасында кала – кузгалмый. Ә монда Рафаэль режиссёрга менә
шундый сюжет тәкъдим итә – режиссёр бу алымны хуплый гына.
Соңгы елларда Рафаэль консерваториядә педагог та булып эшләде. Бу хакта
бик күп истәлекләр язып булыр иде. Әйе, Татарстанның халык артисты Рафаэль
Сәхабиев арабыздан иртә китте. Аның әле халкыбызга күрсәтәсе тарихи
чорлардагы ханнарын сәхнәләштерәсе, морзаларын уйныйсы, каһарманнарын
гәүдәләндерәсе бар иде. Карагыз, ул нинди күркәм кыяфәт иясе, тавышының
горур агышы, яңгырашы, җанының милли бәргәләнүе!
«Сез кайсы халыктан?» – дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсын, дип, Ватаным...
Рафаэль язучылар белән аралашырга яратты. Ә язучылар аны бермә-бер
артыграк үз иттеләр. Рафаэль аларның кайда, кайчан, ни өчен җыелганнарын
бик төгәл сизә иде. Һәм бик тә ыспай киенеп килеп тә җитә. Ә инде аның
күрешүе зур тантана итеп кабул ителә. Китә уен-көлке, шаярыш, төрттереш –
Рафаэльне узучы юк. Алдыра егет, бар яктан – чүп кенә нәрсәне дә вакытына,
урынына карап сөйли белә. Аның белән табын ясап утыра башлау тамашага
әверелә.
Нәби Дәүли, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Мәһдиев кебек классикларыбыз
аны бик якын күрде.
Рафаэль Сәхабиев турында язучы Марсель Галиев сөйләгәннәрдән бер
истәлек. «Слушай, парин, «Өянкеләр»не җырла әле», дип, Аяз Гыйләҗев аны
аулаграк җиргә тарта да... Рафаэль җырны җайлап кына башлавы була, Аяз
аганың күзләреннән яшь тама.
Сезгә эндәшми, мин кемгә
Эндәшим, өянкеләр?
Җитте минем дә сезнең күк
Картайдым, дияр көннәр...
Җырның «Минем таныш өянкеләр, сезгә баш ияр кемнәр?» дигән җиренә
җиткәч, сулкылдый-сулкылдый, дерелдәп, еларга тотына.
Әйе, Рафаэль һәр җырның тәмен белеп җырлый торган югары сәнгатьле
талант иде.
БӨЕК ҖЫРЧЫГА!
Чуарланды эстрада, операбыз сүнде,
Китеп бетте олпат җырчылар...
Чишмәләр дә кибә, елга-диңгез сайый –
Бушлык белән тулган бу чорлар...
Нәрсә булып бетәр алгы көннәребез,
Йә, кем әйтер чып-чын дөресен?
Баюына шашкан адәмнәрнең, уф...
Юньле уе юктыр, күрәсең?..
Шундый уйлар туды һәр зур җырчы боегып
Киткән чакта җырдан мәңгегә.
Бөек җырчы иде Рафаэль Сәхабиев –
Һәм ул шундый хәзер, әле дә!
«КУ» 07, 2026
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев