Логотип Казан Утлары
Хәтер

Бакчачы, галим һәм язучы

Миңа бу язманы язу авыр булды. Әмма бу фәнни, публицистик мәкаләләр, китаплар язгандагы авырлык түгел, бәлки, психологик авырлык, күңел кыенлыгы. 60 елдан артык гомерне, якыннан аралашып, дус булып, авырлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне һәм шатлыкларны уртаклашып яшәгән, әле кайчан гына хәлләребезне белешеп, берберебезгә киңәшләр биреп, күңелләребезне күтәрешеп торган кеше турында үзе якты дөньядан китеп барганнан соң юксынып, сагынып язу авырлыгы бу.

ФАРСЕЛЬ ЗЫЯТДИНОВНЫҢ ТУУЫНА 85 ЕЛ

Миңа бу язманы язу авыр булды. Әмма бу фәнни, публицистик мәкаләләр, китаплар язгандагы авырлык түгел, бәлки, психологик авырлык, күңел кыенлыгы. 60 елдан артык гомерне, якыннан аралашып, дус булып, авырлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне һәм шатлыкларны уртаклашып яшәгән, әле кайчан гына хәлләребезне белешеп, берберебезгә киңәшләр биреп, күңелләребезне күтәрешеп торган кеше турында үзе якты дөньядан китеп барганнан соң юксынып, сагынып язу авырлыгы бу.

Фарсель Зыятдинов белән беренче тапкыр 1960 елның август көненнән алып, 2021 елның август көненә кадәр булган йөзләрчә вакыйгалар, күренешләр бер-бер артлы күз алдыннан уза. 1960 елның августында без, бер төркем татар егетләре һәм кызлары, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты бинасында, шушы уку йортына керү өчен кабул итү имтиханы тапшырырга җыйналган идек. 2021 ел августы көнендә исә мин Республика больницасында инде айдан артык аңсыз (комада) яткан Фарсельнең хәлен белергә дип килгән көн иде. Ясалма сулыш алдыру аппараты куелган Фарсель дус тын гына йоклап ята сыман. Колагына якын килеп, әкрен генә дәшәм: «Фарсель, мин Рүзәл, ишетсәң, минем сүзләремә төшенгәнлегеңне сиздереп, керфекләреңне как. Без сине онытмыйбыз, синең өчен борчылабыз, сәламәтләнүеңне телибез». Сүзләремне тагын ике тапкыр кабатлыйм. Ләкин керфекләр селкенми. Берничә көннән Фарсель фани дөньядан китеп барды...

Хәзер, Фарсель Зыятдиновның тууына 85 ел, вафатына бер ел тулып килгән көннәрдә журнал укучыларны һәм алар аша башкаларны да бу күркәм кешенең биографиясендәге кайбер аеруча гыйбрәтле хәлләр белән кыскача гына таныштырып китү зарур. Бу язмабыз аның якты истәлеге булсын.

Фарсель Зыятдиновның, тынгысыз кеше буларак, үз гомерендә кылган игелекле гамәлләре күп төрле. Аның энергиясе һәркайчан һәм һәркайда ташып торды, ул эшләп өлгергән эшләрнең күплегенә һәм күп төрле булуына гаҗәпләнми мөмкин түгел.

Без, Фарсельнең университет буенча сабакташлары, аның үзенә бертөрле тиктормас, тынгысыз, төкәнмәс энергияле кеше икәнлеген вузда укыган чактан ук күрдек. Тик, соңыннан мәгълүм булганча, анда бу сыйфатлар элегрәк салынган булган икән инде. Университетта укыган чорда исә ул бу үзенчәлеге белән барыбыздан да аерылып торды. Хәлбуки, безнең группа егет-кызларының берсен дә уңмаган дип әйтерлек түгел иде.

Фарсель, тырыш студент булуы белән бергә, бик актив җәмәгать кешесе булды, факультет комсомол комитетының курс бюросы секретаре вазифаларын башкарды. Ул елларда исә комсомол, гомумән, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында бигрәк тә, алдынгы иҗтимагый көч иде. Шул ук вакытта Фарсель газета-журналларда мәкаләләрен, шигырьләрен бастыра, факультеттагы әдәби түгәрәк эшендә, башка төрле чараларда катнаша. Шуның өстенә, ул университетта укуы белән бергә читтән торып, Казан авыл хуҗалыгы институтында да укып йөргән. Нәтиҗәдә Фарсель 1965 елны филолог дипломы, бер елдан икътисадчы дипломы алды. Армиягә алынганчы, ул, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, агроном белгечлеге алган була инде. Һәм менә кызыклы хәл: бу өч белгечлеккә ия булу Фарсельнең тормышында өч төрле тармакта уңышлы хезмәт итү мөмкинлеге бирә. Университет белеме белән 168 күренекле журналист һәм язучы булып китә. Авыл хуҗалыгы институтында алган белеме аңа, икътисад фәннәре докторы һәм профессоры буларак, игелекле гамәлләр кылырга юл ача, агрономлык белеме исә аны республикабызның һәркемгә мәгълүм бакчачысы итеп таныта. Фарсель Зыятдинов бу өлкәләрнең өчесендә дә күңел биреп, җиренә җиткереп эшли, табигатьтән килгән рухи һәм физик көч аңа аларның һәркайсында да күркәм нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген бирә.

Бакча җене Фарсельгә кечкенә чагыннан ук кагылган була. Аның туган җире Актаныш районының Качкын авылына урыс авылларыннан марҗалар килеп, тозлаган кыяр, помидор сатып йөриләр. Бу хәлне күреп йөргән Фарсель: «Нишләп соң без тозлаган яшелчәне дә руслардан сатып алып яшибез әле, үзебез үстерә алмыйбыз микәнни?» – дип уйлана. Ул елларда һәм аннан элегрәк тә Актанышта гына түгел, башка районнарда да татарлар, гомумән, яшелчә үстерү белән дә, җиләк-җимеш агачлары утырту белән дә шөгыльләнмәгән. Фарсель, кайдандыр кыяр орлыклары юнәтеп, аларны бакчаларына утыртып, су сибеп тәрбияләп үстерә. Тиздән сугыштан әтисе кайтасы хәбәрен ишетеп, кыярларын, ул кайтканны көтеп, саргаеп беткәнче саклап тора. Әтисе кайткач, улының бу шөгылен күреп, аның күңелен күтәреп җибәрә. Фарсель әтисе белән бакчаларында башка төрле яшелчәләр дә үстерә, аннары булачак бакчачы малай җиләк-җимеш агачлары үстерү белән шөгыльләнә башлый. Зыятдиновлар бакчасындагы нигъмәтләрне күреп, авыл халкы да, әкренләп, бу эшкә керешә.

Җиргә тартылу, бакча җимешләрен үрчетүгә күңелен салу Фарсельнең, мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына кереп укуына сәбәпче була. Техникумнан соң берникадәр вакыт Арча районында агроном булып эшләү дәверендә ул андагы халыкка бакчачылык белән шөгыльләнү идеясен тарата башлый. Тиздән, армиягә алынып, топограф-геодезист сыйфатында Кавказ тауларындагы күкрәп үскән җиләк-җимеш, яшелчә бакчаларын күреп йөрү Фарсельнең күңелен тагын да ныграк иләсләндерә, һәм бу хисләр киләчәктә аның, Татарстан халкын бакча эшенә өйрәтүче төп белгеч буларак, игелекле гамәлләр кылуына китерә. Күп меңләгән радио тыңлаучылар эфирдан күп еллар буе бакчачы-галим Фарсель Зыятдиновның бакча нигъмәтләрен дөрес итеп үстерү, тәрбияләү, саклау турындагы әңгәмәләрен, киңәшләрен көтеп алып тыңлыйлар. Меңләгән, миллионлаган бакчачылар хәзер дә Фарсель абыйларының эфирдан салмак тавыш белән сөйләгән тапшыруларын сагынып искә алалардыр.

Фарсельнең фидакарьлек сәләте университетта укыганда ук күренә иде инде. Әйтелгәнчә, берьюлы ике вузда уңышлы укып бару, шуның өстенә, һәртөрле җәмәгать эшләрен башкару, журналистлык, иҗат эшләрендә дә үзен күрсәтү бик сирәк кешенең генә көченнән килергә мөмкин. Хәер, безнең студентлар группасында эленке-салынкы гына укып-эшләп йөрергә мөмкин дә түгел иде. Безнең ул вакыттагы егет-кызларыбыз хаклы рәвештә мактанырлык һәм горурланырлык булды. Бу хәл укуның беренче көннәреннән үк башланды. Үзенә бертөрле гаҗәеп яшьләр тупланган иде безнең группада. Егетләрнең барысы да диярлек армиядә хезмәт итеп кайткан, кайберләре хәтта кабул итү имтиханнарында да солдат киеменнән иде әле. Кызларның да күбесе ике-өч ел эшләп килгән. Димәк, Владимир Ульянов-Ленин укыган шөһрәтле уку йортына иң тырышлар, әзерлеклеләр генә кабул ителгән. Ул елларда татар яшьләрендә миллилек рухы, Ватанга, халыкка хезмәт итү, максатлы яшәү омтылышы көчле иде. Барыбыз да, теш-тырнагыбыз белән ябышып дигәндәй укыдык һәм һәртөрле җәмәгать эшләрен актив башкардык.

Берничә елдан бу группада укып чыккан егет-кызларның барысының да күренекле кешеләр булып, республикабыз мәдәниятенә, мәгарифенә һәм фәненә зур хезмәт күрсәтүе очраклы хәл түгел. Фирдәвес Гарипова, Флёра Баязитова – фән докторлары, күп гыйльми китаплар авторлары, Равил Фәйзуллин – халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты, парламент депутаты, Фарсель Зыятдинов – фән докторы, язучы, Петров академиясе академигы, Ленар Җамалетдинов – өлкән гыйльми хезмәткәр, Г.Тукай премиясе лауреаты, Әнвәр Шәрипов – фән докторы, язучы, Шәрифҗан Асылгәрәев – фән кандидаты, Тел, әдәбият, сәнгать институты директоры урынбасары, Шамил Маннапов – шагыйрь, журналист, Лениза Галиева – алдынгы педагог, Татарстанның атказанган укытучысы, Роза Ханнанова – Татарстанның китап палатасы директоры, Рүзәл Юсупов – Татарстан Фәннәр академиясе һәм башка академияләр академигы, Дәүләт премиясе лауреаты, парламент депутаты, Казан педагогика университеты ректоры. Бу исемлекне дәвам иттерергә мөмкин әле.

Безнең группа студентларының хәзерге буын студентларына үрнәк булырлык гамәлләре турында күп сөйләргә була. Мәсәлән, тагын бер күркәм күренеш. Безнең кайберләребезгә өченче курстан индивидуаль план дип аталган махсус план буенча уку һәм фән белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирелде. Өчебез – Фарсель Зыятдинов, Ленар Җамалетдинов һәм мин, шундый индивидуаль план буенча укып, биш еллык уку планын дүрт елда тәмамлап, өчебез дә бер вакытта Татарстан радиосында эшли башладык. Бу хәлнең инициаторы Фарсель булды. Ул беренче курстан ук нәшрият, матбугат, радио, телевидение кебек оешмаларга юлны яхшы белә иде. Бу очракта аның җитезлеге, белдеклелеге безнең өчебезгә дә бик ярап куйды. Башта ул үзе радионың авыл хуҗалыгы тапшырулары редакциясе хәбәрчесе булып урнашты. Ул арада, музыка тапшырулары редакциясендә редактор урыны бушаганлыгын белеп алып, шунда Ленар Җамалетдиновны чакырып китерде, һәм шагыйрьлек, җыр язу сәләтләренә ия булган Ленар музыка редакциясендә эшли башлады. Бер җай килсә килеп тора бит ул: шул көннәрдә радионың күп еллар эшләгән күренекле тәрҗемәчесе Абдулла абый Төхфәтуллин пенсиягә чыгарга әзерләнә башлаган. Бу хәлне белеп алган Фарсель Абдулла абыйдан бушаган урында эшләргә мине дә дәшеп алды. Мин, университетта индивидуаль план белән укып, тәрҗемә теориясеннән өстәмә белгечлек алган кеше буларак, тәвәккәлләп карарга булдым. Мине дә тәрҗемәче итеп алдылар. Шулай итеп, без бер группадан бер вакытта диярлек өчебез дә радио хезмәткәрләре булып киттек.

Фарсель өчен радионың авыл хуҗалыгы редакциясендә башта хәбәрче, аннары редактор булып эшләү – балык өчен су кебек иркен мәйдан булды. Ул авыл халкы өчен тапшырулар әзерләп эфирга бирү эшенә баш-аягы белән чума. «Авыл таңнары», «Авыл офыклары» дигән тапшыруларда җир кешеләрен файдалы, әһәмиятле мәгълүмат белән сугара, үзенең кечкенәдән үк күңелендә йөрткән Татарстан халкын бакчачылык шөгыленә күнектерү хыялын гамәлгә ашыра башлый. Аның бу өлкәгә караган тапшырулары радио тыңлаучыларда зур кызыксыну уята. Бу тема буенча тапшыруны алып баручы Фарсель Зыятдинов белән радио тыңлаучылар арасында җанлы элемтә урнаша. Фарсель авыл хуҗалыгы тапшырулары белән параллель рәвештә яшьләр өчен тапшырулар әзерләргә дә өлгерә. Ул эфирга «Яшьлек радиодулкынында» дигән яңа рубрикалы кызыклы тапшырулар әзерләп, тиз арада яшьләрнең ихтирамын казана.

Татарстанның авыл хуҗалыгы гыйльми тикшеренү институтында фәнни-техник информация һәм пропаганда бүлеге мөдире булып эшләгән 1970-1986 нчы еллар – Фарсель Зыятдинов гомеренең аеруча зур нәтиҗәле чоры. Аның бу дәвердә башкарган эшләрен саный башласаң, таң каласың. Ф.С.Зыятдинов җитәкчелегендәге бердәм коллектив бу елларда күп фәнни тикшеренүләр үткәргән, авыл хуҗалыгы өчен әһәмиятле ачышлар ясаган. Зур оештыру эшләре башкару белән бер үк вакытта, Фарсель авыл хуҗалыгы институтындагы аспирантурада укып, диссертация яклап, икътисад фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек була. Аннары шушы институтның икътисад бүлеген җитәкләгәндә, монографияләр, авыл хуҗалыгына һәм икътисадка караган, күренекле шәхесләргә багышланган публицистик әсәрләр яза. Матди-техник, хезмәт ресурслары һәм алардан агропромышленность комплексларында нәтиҗәле файдалану турында 7 монография язу өчен аңа күпме тәҗрибәләр үткәрергә, эзләнүләр белән шөгыльләнергә туры килә!

«Агросәнәгать комплексының ресурс потенциалы: анализ, бәя һәм куллануның эффектлылыгы» дигән фундаменталь монография күп белгечләрнең популяр әсбабына әверелә. Фарсельнең 230дан артык фәнни-икътисади мәкаләләре – шулай ук фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Моннан тыш, татар телендә «Икътисад һәм бизнес», «Дөньяның икътисади һәм социаль географиясе» дәреслекләрен әзерләү; гомуми белем бирү мәктәпләренең профильле сыйныфлары өчен «Экономика» китабын, соавтор буларак башта рус телендә, соңыннан тулаем татар теленә тәрҗемә итеп чыгару; дистанцион уку өчен «Оешмаларның экономикасы» дигән дәреслекнең электрон вариантын әзерләүдә катнашу, ул эшнең җитәкчесе булу; «Финанс-икътисади һәм юридик терминнар» аңлатмалы сүзлеген төзү... Фарсель Сәхаб улы Зыятдинов 1986 елда Казан финансикътисад институтының икътисад һәм оештыру кафедрасы доценты итеп сайлангач, халык хуҗалыгының төрле тармакларына икътисад белгечләре әзерләүгә зур өлеш кертә. Ул, диссертация яклау комиссиясе әгъзасы буларак, яшь галимнәргә ярдәм итә. Аның җитәкчелегендә дистәләгән аспирантлар кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклый.

Татар халкының лаеклы улы, милләт җанлы кеше буларак, Фарсель Зыятдинов укучыларының чын милли кадрлар булуын кайгыртты. Финанс-икътисад институтында, Ислам институтында студентларга лекцияләренең күбесен ул татар телендә укый, икътисад фәнендәге терминнарны аларга татар теленә тәрҗемә итеп өйрәтә. Балалар мондый терминнарны туган телләрендә күреп-ишетеп үссен өчен Фарсель, ул атамаларны кулланып, гади хикәяләр рәвешендәге язмалар әзерли. Финансикътисад институтының җитештерү икътисады кафедрасында профессор булып эшли башлаган көннәрендә, Фарсельне Татарстан Фәннәр академиясе президенты, Татар энциклопедия институты директоры Мансур Хәсәнович Хәсәнов үзенә эшкә чакыра.

– Фарсель Сәхабетдинович, син бит үзең – аяклы энциклопедия. Бүлек мөдире итеп эшкә чакырсак, каршы түгелме? – ди ул, аның әллә кайчангы хыялын белгәндәй.

Фарсель инде бик күптән, җитмешенче елларда ук, татар энциклопедиясен төзү кирәклеген белдереп, Мәскәүгә – КПСС Үзәк Комитетына хат язган була. «Андый энциклопедияләр союздаш республикаларда гына эшләнә, Татарстан – автономияле республика», – дигән кыска җавап алгач та, ул өметен өзеп бетерми. Фарсель Мансур Хәсәновичның тәкъдименә шатланып риза була.

Финанс институтында укытуын дәвам иттергән килеш, Энциклопедия институтында эшли башлагач, вакыт тагын да кадерлерәк булып китә. Монда эш шулкадәр күп: тавык чүпләп бетерерлек тә түгел. Фарсель, үзе җитәкләгән бүлек хезмәткәрләре белән берлектә, башта энциклопедик сүзлекнең караламасын эшләүне максат итеп куя. Сүзләр, терминнар, шәхесләр турында язу зур төгәллек сорый. Шәхесләр тормышына кагылышлысы аеруча җитди караш, көч һәм эзләнү таләп итә, чөнки кайчагында йә билгесезлеккә, йә төрлелеккә килеп төртеләсең дә чынбарлыкны ачыклау өчен әллә никадәр вакытыңны түгәргә мәҗбүр буласың.

Мәгълүматның дөреслеге, төгәллеге өчен көнне төнгә ялгап чапкан чаклар аз булмый. Юл йөрүләрнең, эзләнүләрнең, түгелгән көчнең куанычлы нәтиҗәсе башта терминнар сүзлеге, кыскача русча-татарча сүзлек, аннары том артыннан том булып дөнья күргән 6 томлык татар энциклопедик сүзлекләре булды.

Фарсель, аяусыз хезмәтенең җимеше буларак, 2002 елда «Агросәнәгать комплексы ресурс потенциалыннан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү» дигән темага докторлык диссертациясен яклый.

Ф.С.Зыятдинов белән якыннан аралашкан кешеләр беләләр: ул искиткеч эшчән, тырыш булуы белән бергә, ярдәмчел, игътибарлы, сабыр, намуслы, үзенә авырлык алып булса да, кеше гозеренә илтифатсыз кала алмый. Язмада санап кителгән күп рәсми эшләре белән мәшгуль булуына карамастан, ул халык өчен файдалы җәмәгать эшләреннән дә баш тартмады. Үзгәртеп коруның кырыс җилләре искән елларда социаль-икътисади кыенлыклар эчендә калган халыкка мораль ярдәм итү, аның чарасызлыктан гаҗиз булып калган башындагы аптыраулы сорауларына җавап бирү  нияте белән, «Татарстан яшьләре» газетасында «Авылга, Нәфисә апага» дигән рубрика ачып, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап һәм файдалы киңәшләр биреп килде, Россиядәге проблемаларны, икътисадтагы буталчык хәлләрне гади кешеләр аңларлык телдә тасвирлап барды. Аның «Татарстан», «Тәртип», «Болгар» радиоканалларындагы бакчачылык турындагы тапшырулары, тыңлаучылар белән әңгәмәләре, аларга биргән киңәшләре мәгълүмат чаралары тарихының истәлекле матур сәхифәләрен тәшкил итә.

Халыкта булдыклы кеше бөтен яктан да сәләтле була, дигән гыйбарә бар. Бу сүзләр безнең язмабыз героена да туры килеп тора. Фарсельнең биографиясе аның монда сурәтләнгән игелекле гамәлләре, казанышлары, икътисадчы, педагог, бакчачы һәм башка рәсми эшләре белән генә чикләнми. Ул күренекле язучы да әле. Аның бу һөнәре дә бер яклы гына түгел: ул шагыйрь дә, прозаик та, балалар язучысы да, публицист та... Аның «Кызык уен» дигән шигырьләр, «Минем әни» исемле хикәяләр җыентыклары, «Гыйльми белән Белми», «Безнең гомер», «Изге йорт» дигән китаплары татар укучыларына яхшы таныш. «Читекле кәтүк» китабы өчен аңа Абдулла Алиш исемендәге премия бирелде, «Ата күңеле балада» дигән китабы «Ел китабы» бәйгесендә җиңүче булды. Фарсель китаплары, нәфис әдәбиятка караганнарын да, публицистик һәм фәнниләрен дә исәпләгәндә, өч дистәдән артып китә.

Күренекле шәхесләр турында язганда, укучыда табигый рәвештә, аларның кылган гамәлләре, казанышлары белән танышудан тыш, шәхси тормышларын беләсе килү теләге дә туа. Күп кешеләрнең тормышында шатлык-сөенечле күренешләр, уңышлар авырлыклар, драмалы һәм фаҗигале хәлләр белән үрелеп бара. Фарсельнең дә шулай булды: хезмәтендәге казанышларының, күркәм хәлләренең шатлыгын шәхси тормышындагы авыр сынаулар, кайгылы вакыйгаларның караңгы шәүләсе шактый нык каплады. Сабакташларына, шул исәптән миңа да, бу күренешләрнең шаһиты булырга һәм дустыбызның борчуларын күреп-белеп һәм уртаклашып торырга туры килде.

Фарсельнең гаилә тормышы матур башланып киткән иде. Ул университетта укуының соңгы елында татар филологиясе бүлегендә бездән ике курс түбәнрәк укучы уңган, чибәр студент кыз Фирая белән тормыш корып җибәрде. Бу Әтнә районы кызы, укуда һәм эштә өлгер булуы белән бергә, матур-матур шигырьләр яза торган шагыйрә булып китте. Бер-бер артлы китаплары басылып чыга торды, шигырьләренә күренекле композиторлар матур җырлар иҗат иттеләр. Аның җырларын халык хәзер дә бик яратып җырлый. Фирая, укуын тәмамлап, Татарстан китап нәшриятының редакторы булып эшли башлады. Тиздән Зыятдиновлар гаиләсенең шатлыгы Алсу дөньяга килә. Бәхетле, тигез тормыш гөрләп бара. Әмма бераздан бу гаиләгә кара кайгы канатын җәя: йөрәк җимешләре Алсуларын ике яше тулганда, салкын җир үз куенына ала...

Тормыш дәвам итә. Фарсель белән Фираяның бер-бер артлы өч улы – Айдар, Айваз, Айнур дөньяга килеп, аларның тормышларына ямь өсти. Әмма дөнья гаделлеккә, шатлыкка гына корылмаган шул, Зыятдиновлар гаиләсенә тормыш яңа сынаулар, хәсрәтле сынаулар китереп тора: 90 нчы еллар башында Россиядә күтәрелеп киткән тәртипсезлек, җинаятьчелек шаукымы Фарсельләрнең уллары Айвазга да зәхмәтен тидерә. Аны беркөнне кичен өйләренә кайтып барганда, хулиганнар, гаепсезгә бәйләнеп, бик каты кыйнап ташлыйлар. Сәламәтлегенә зур зыян килә. Бәла ялгызы гына йөрми, диләр. Берничә елдан кече уллары Айнур, мотоциклда зур авариягә эләгеп, нык зәгыйфьләнеп кала. Ата-ана чыдасын гына. Ул арада Фарсель тагын бер бик авыр сынауга дучар була. Аның иң кадерле кешесе – күркәм, сөйкемле хатыны, уңган хуҗабикә, күренекле шагыйрә Фирая вакытсыз вафат була. Килсә килә икән адәм баласына кыенлыклар. Берникадәр вакыттан чираттагы кайгы: икенче улы Айваз да фаҗигале төстә дөньядан китеп бара.

Түзә Фарсель, сынмый, сынатмый. Ул элеккечә тормыш арбасын җигелеп тарта: күп эшли, иҗат итә. Шушы актив яшәве, коллективта булуы аңа зур хәсрәтләрдән бөгелеп төшмәскә ярдәм иткәндер. 

Бәхетенә, Фарсельгә, Фирая вафатыннан берничә ел узгач, бер хәерле очрак ярдәмгә килә. Ул яшь чакта ук таныш булган, хәзер шулай ук ялгызы калган Венера ханымны очрата. Сөйләшәләр, аңлашалар. Зур тормыш юлы узган, җаваплы эшләр башкарып килгән Венера Фарсельнең хәленә, язмышына битараф калмый, күп җәфалар чиккән, ат кебек эшли торган бу игелекле ир затына турылыклы иптәш булып, ярдәм кулы сузарга карар кыла: алар бергә яши башлыйлар. Фарсельнең дөньясы яктырып китә, аның яшәү көче арта. Ярдәмләшеп, аңлашып, бер-береңне ихтирам итеп яшәүгә ни җитә. Венера гаиләдә кайгыртучан хуҗабикә була, Айваз белән Айнур да игелекле хатын-кыз тәрбиясе күрәләр.

Венера ханымның безнең хөрмәтле сабакташыбызга ихтирамлы, җылы мөнәсәбәтен, Фарсельгә, каты авырып китеп, озак вакыт аңсыз (комада) яткан чагында тәрбия күрсәтүен, соңгы юлга озаткач та, төрле мәшәкатьләрне, авырыксынмыйча, үз өстенә алуын һәм аның исән чагында бастырып өлгерми калган китапларын, кулъязмаларын дөньяга чыгару өчен тырышып йөрүен лаеклы бәяләп, аңа ихтирамлы булуны бурычым дип саныйм.

Фарсель Зыятдинов шанлы тормыш юлы узды, аның башкаларга, шул исәптән безнең кайбер татар интеллигенциясе вәкилләренә дә үрнәк булырлык гамәлләре күп. Ул – мәдәниятнең, фәннең, иҗатның күп төрле тармакларында армый-талмый хезмәт итүе белән сокланырлык күркәм кеше, татар халкы өчен җан атып йөргән милләтпәрвәр буларак та зур хөрмәт белән искә алырлык олуг зат. Мин аның 1990 еллардан илебездә, республикабызда башланган социаль-сәяси күтәрелештә, халкыбызның үзаңы, иреге, милли үсешенә кагылышлы вакыйгаларда актив катнашуының шаһиты булдым. Без аның белән башка фикердәшләребез катнашуында республикабыз халкының һәм күп җирләрдә чәчелеп яшәгән татарларның бәхетле тормышы өчен хезмәт итәргә тиешле Татарстанның Республика партиясен оештырдык, аның программасын, уставын төзедек, «Татарстан Республикасы» исемендәге газетасын чыгарып, анда көн үзәгендәге әһәмиятле вакыйгаларга багышланган мәкаләләр, партия исеменнән җитди белдерүләр бастырып килдек.

Тынгысыз, бик эшлекле кеше булуына өстәп, аның сәяси активлыгын да күрсәтеп үтәргә кирәк: ул милләтебез, аның теле, мәдәнияте мәсьәләләренә багышланган чараларда катнашмый калмады, хәтта соңгы вакытларда, сәламәтлеге какшагач та, Хәтер көне митингларына килә иде.

Татар халкы Фарсель Сәхабетдин улы Зыятдиновны хаклы рәвештә үзе исән чагында яхшы белә һәм хөрмәт итә иде, хәзер дә онытмый. Аны бигрәк тә якташлары олылый, хатирәләрен кадерләп саклый. Туган авылында аның музеен оештыру – шушы хөрмәтнең матур мисалы.

Фарсель Зыятдинов халкына, җәмгыятькә файда китерерлек итеп, дәртләнеп, илһамланып эшләгән, иҗат иткән ялкынлы йөрәкле шәхес, мәгънәле яшәүнең матур үрнәге буларак, күпмеңләгән милләттәшләренең күңелендә озак сакланыр.

 

"КУ", 06, 2022

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Улы Айдарның язмышы ничек булды?