Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ЗАТЛЫ КАЛӘМНӘН ЗАТЛЫ ЭЗ КАЛА

Күренекле әдип-прозаик, Татарстанның халык язучысы, ГабдуллаТукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулды

Күренекле әдип-прозаик, Татарстанның халык язучысы, Габдулла
Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең (1909–2000)
тууына 115 ел тулды.
Сугыштан соңгы еллардан алып бүгенге көнебезгә кадәр ничәмә-ничә
буын әдәбият сөючеләрнең күңелен иркәләгән, елаткан, уйлаткан язучы әле
дә арабызда кебек, чөнки аның сүзенә, фикеренә, әсәрләренә салынган хис-
тойгыларга без әле дә мохтаҗ, алар шушы көндә дә кирәкле. Әдипнең «Саз
чәчәге» (1955), «Йөрәк сере» (1957), «Рәшә» (1962), «Вөҗдан» (1968), «Без дә
солдатлар идек» (1971 ), «Гөләндәм туташ хатирәсе» (1975) кебек
повестьлары, «Ялгызлык» (1957), «Туган туфрак» (1959), «Матурлык» (1964),
«Төнге тамчылар» (1964), «Коръән хафиз» (1964), «Әйтелмәгән васыять»
(1965), «Курай» (1970), «Тынычлану» (1978) кебек хикәяләре китапханәләрдә
дөнья әдәбияты классикасы киштәсендә урын алырга хаклы.
Ә.Еники юмор остасы, публицист, тәрҗемәсе буларак та
әдәбиятыбызда онытылмас хезмәт калдырды. Украин язучысы О.Гончарның
«Знаменосцы» («Байрак йөртүчеләр», 1951 ) романы, А.Островскийның «Без
вины виноватые» («Гаепсез гаеплеләр», 1953) драмасы, М.Бубенновның
«Белая береза» («Ак каен», 2 нче кисәк, 1954) романы, К.Паустовскийның
хикәяләре (1960), Э.Казакевичның «Синяя тетрадь» («Зәңгәр дәфтәр», 1964),
Ч.Айтматовның «Беренче мөгаллим» (1965) повесте һәм күп кенә СССР
халык әкиятләре белән без нәкъ менә Ә.Еники тәрҗемәсендә туган телебездә
таныштык. Хәер, аның үзенең дә төп әсәрләре рус теленә һәм башка милли
телләргә тәрҗемә ителгән.
Әдипнең юбилее уңаеннан Татарстан радиосында күп кенә кызыклы
тапшырулар көтелә. Әлбәттә инде, аларны әзерләгәндә, архив материаллары
да актив кулланылачак. Әйтик, Г.Камал исемендәге ТДАТ артислары

катнашында «Шаяру» (1968), «Бер генә сәгатькә» (1975) хикәясе буенча

куелган радиоспектакльләр эфирга әзерләнә. 1967 елда куелган «Төнге
тамчылар» радиотамашасы да тыңлаучылар күңеленә хуш килер, дип
өметләнәбез. Биредә Нәҗип Гайнуллин, Рауза Хәйретдинова, Мәрзия
Миңнебаева, Вера Минкина, Ринат Таҗетдинов кебек татар театрының
олпатлары катнашкан.
Ирек Баһманов язмасында «Матурлык» (1969), «Әйтелмәгән васыять»
(1999), Алсу Гайнуллина һәм Айрат Арсланов укуында «Бала» (1995)
хикәяләре бүгенге тыңлаучыларның да күңелен дулкынландырмый калмас.
Журнал укучылар игътибарына без әдипнең «Курай» исемле хикәясен
тәкъдим итәргә булдык. Ул бу әсәрне 1999 елда Татарстан радиосы
студиясенә килеп, үзе укыган иде һәм бу язма «алтын фондыбызда»
кадерләп саклана. QR-код ярдәмендә «Казан утлары» сайтына кереп, безгә
тиңсез мирас калдырган олпат милләттәшебезнең газиз тавышын ишетик.

Инфографика: Ләйсән Зарипова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев