ҖЫРЛАП ҮТТЕМ ДАНЛЫ КӨРӘШ КЫРЫН
Татар халкының каһарман улы, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел (1906– 1944).
Татар халкының каһарман улы, Советлар Союзы Герое, СССРның
Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел (1906– 1944).
Татарстан радиосында шагыйрьнең юбилеена багышланган тапшырулар
тезмәсе ике бөек иҗатчы – Муса Җәлил һәм Нәҗип Җиһанов дөньяга
яралткан “Алтынчәч” операсының концерт варианты белән башланып китте.
Ул 1992 елда тамаша вакытында сәхнәдән язып алынган. Төп партияләрне
Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бигичев, Галина Ласткова, Клара Хәйретдинова,
Айдар Фәйзрахманов, Рафаэль Сәхабиев кебек күренекле опера осталары
башкарган, Татарстан дәүләт симфоние оркестырна Фуат Мансуров
дирижерлык иткән.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан
Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау,
үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнгән “Чорлар һәм
җырлар” тапшыруының Бөек Ватан сугышы елларына багышланган
чыгарылышында исә Нәҗип Җиһановның “Җәлил” операсы язылу тарихы
бәян ителде.
Муса Җәлил белән Нәҗип Җиһановның рухи багланышы шул дәрәҗәдә
көчле була ки, композитор хәтта шагыйрьгә «сатлыкҗан» дигән ярлык
тагылу белән дә килешә алмый. Сугыштан соңгы елларда ул, Әхмәт Фәйзи
белән берлектә, «Шагыйрь» исемле опера иҗат итә. Әсәрнең герое да,
әсирлеккә төшә һәм шунда батырларча көрәшеп һаләк була. Спектакль 1947
елда сәхнәгә куела һәм зур уңыш белән бара. Әмма бераздан әсәр героенда
сатлыкҗан булып исәпләнүче Муса Җәлилне танып алучылар табыла һәм
спектакль бүтән күрсәтелми. Ә инде шагыйрьнең каһарманлыгы тәгаен
расланып, исеме акланганнан соң, 1953 елда Нәҗип Җиһанов “Шагыйрь”
операсы нигезендә “Җәлил” операсын яза.
Шулай ук шагыйрьнең юбилее көннәрендә Нәкый Исәнбәтнең “Муса
Җәлил”, Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” спектакльләренең
радиовариантларын эфирда яңгыраттык. “Хат ташучы” поэмасы буенча
эшләнгән радиокомпозиция бирелде. Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә
караганда, шагыйрьнең Мирсәет Яруллин көйгә салган “Сандугач һәм
чишмә” балладасын тыңлаучыларыбыз сагынып көтеп алганнар. Биредә
рольләрне күренекле җырчылар Рәисә Билалова, Фагилә Тимерова
башкарган, автор текстын Айрат Арсланов укыган. Әсәрдә шулай ук Казан
дәүләт консерваториясенең хоры, ТДО һәм БТның симфоник оркестры
катнашкан.
Гомумән, Татарстан радиосы фондында Муса Җәлилгә кагылышлы 300
гә якын язма саклана: шагыйрьнең юбилей кичәләерннән һәм җәлилчеләрне
искә алу митингларыннан репортажлар, нәфис сүз осталары тарафыннан
укып яздырылган әсәрләре, шигырьләренә иҗат ителгән җырлар, романслар,
балладалар... Өлкән хезмәттәшләребезнең сүзләренә караганда, элек Муса
Җәлилнең үз тавышы да сакланган булган. Дөрес, ул магнитофон тасмасына
түгел, ә бәлки балавыз пластиналарга яздырылган. Кызганычка каршы,
тарихи әһәмияткә ия булган әлеге язмалар Җәлил исеменә кара тамга
тагылган елларда юкка чыгарылган.
Архивыбызда без шулай ук шагыйрьнең берничә замандашының
истәлекләренә дә юлыгабыз. Аларның берсендә күренекле җырчы Усман
Әлмиев 1935 елда Мәскәү консерваториясе каршында ачылган татар опера
студиясендә укыган вакытларын, шул елларда Муса Җәлил белән
аралашуын, Казанга кайткач, Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил либреттосына
язган “Алтынчәч” операсын куярга әзерләнеп йөргәндә, шагыйрьнең Урмай
партиясен башкаруга кагылышлы киңәшләр бирүен бәян итә.
Муса Җәлилнең исемен илгә кайтару өчен зур тырышлык куйган
язучы Гази Кашаф исә үзенең истәлекләрендә шагыйрьнең төрмәдәге
камерадашы, “Моабит дәфтәрләре”нең бер өлешен саклап калган һәм Совет
илчелегенә тапшырган Бельгия кешесе Андре Тимерманс белән Мәскәүдә
очрашуы турында сөйләп калдырган.
Журнал укучылар игътибарына без әнә шундый тарихи язмалар
арасыннан үтә дә әһәмиятлесен, кадерлесен тәкъдим итәргә булдык. Ул –
Муса Җәлилнең яшерен оешмасында актив эшчәнлек алып барган
көрәштәшләренең берсе Фәрит Солтанбәковның истәлекләре. Алар 1943
елның март ахырларында танышалар. Легионерлар лагерына Муса Җәлил
килә, Гайнан Кормаш белән кочаклашып күрешәләр, икесе генә калып, нидер
сөйләшәләр. Муса китеп, берничә көн үткәч, Гайнан Кормаш Җәлилнең
әйтеп калдырган күрсәтмәләрен шыпырт кына үтә ышанычлы дуслыран
аңлата башлый. Берлинда Муса тарафыннан оештырылган яшерен оешманы
куәтләндерү өчен яңа көчләр кирәк була, ул күптәнге дусты Кормаш янына
нәкъ шул хакта сөйләшү өчен килә дә инде. Апрель аенда кабат очрашкач,
Җәлил белән Кормаш арасында бәхәс тә чыгып ала. Муса Җәлил аңа яшерен
оешманың максатларын сөйли, легионерларны партизаннар ягына чыгару
планнарын әйтә. Шунда Кормаш шикләнеп кала: “Бу бит безгә каршы
сугышу өчен оештырылган легион, бу эшнең барып чыгуы икеле”, - ди ул.
Җәлил кызып китә: “Минем үземә дә җиңел түгел, әсирләр минем турыда
әллә нәрсәләр уйлый торганнардыр. Минем яшерен оешмада эшләгәнемне
оешма әгъзаларыннан башка беркем белми, миңа да бик авыр. Ләкин безнең
бурычыбыз - легионны таркату”, - дигәч, Гайнан Кормаш ризалаша. Көрәш
юлы әнә шулай башланып китә.
Инде, әйдәгез, QR-код ярдәмендә журналның сайтына кереп, әлеге
данлы, катлаулы һәм гаять куркыныч вакыйгаларның үзәгендә кайнаган кеше
– батыр йөрәкле җәлилче Фәрит Солтанбәков сөйләп калдырган
истәлекләрне тыңлыйк.
2026 ел
Фото: архивтан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев