ҖЫРЧЫ ЯНАРГА ТИЕШ...
Бөек җырчыбыз, Татарстанның – халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичевның тууына 75 ел.
Бөек җырчыбыз, Татарстанның – халык, Россиянең атказанган артисты,
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичевның
тууына 75 ел.
Татарстан радиосы фондында җырчының 120дән артык музыкаль
язмасы саклана. Аларның байтак өлешен халык җырлары, композиторыбыз
әсәрләре, рус һәм чит ил классикасы, опералардан арияләр тәшкил итә. Тагын
әле җырчының иҗатына багышлап әзерләнгән тапшырулар, искә алу
кичәләреннән һәм Хәйдәр Бигичев исемендәге җыр фестивале лауреатлары
концертларыннан алынган язмалар аерым бер урын алып тора. Ә инде туган
көннәре, юбилейлары уңаеннан төзелгән концертларны, әдәби-музыкаль
композицияләрне санап чыгу өчен генә дә шактый зур урын кирәк булыр иде.
Кыскасы, Хәйдәр Бигичевның мирасы кадерләп саклана һәм ул әле бүген дә
халыкка хезмәт итә.
Ә хәзер исә без журнал укучылар игътибарына 1990 елларда әзерләнгән
гаҗәеп кызыклы бер тапшыру тәкъдим итәбез. Аның авторы – җырчының
якташы, ул вакытта әле Татарстан радиосының яшь мөхәррире (хәзер без аны
атаклы продюссор, Рәшит Ваһапов исемендәге фондның җитәкчесе буларак
беләбез), җырчының якташы Рифат Фәттахов, мөхәрире – Сиринә
Латыйпова. Бу язмага тукталуыбыз юкка гына түгел, чөнки биредә,
беренчедән, без җырчының газиз тавышын ишетәбез, икенчедән ул шәхес
буларак та, җырчы-иҗатчы буларак та ачылып китә. Аның бу дөньяга нинди
максат белән җибәрелүе аерым-ачык булып аңлашыла башлый, җырчының
шул максатына тугрылыгы, фидакарьлеге сокландыра.
Тапшыруда Хәйдәр Бигичев татар халык җырларын да,
композиторларыбыз әсәрләрен дә оста башкаручы, күренекле опера
җырчысы булып күз алдына килеп баса. Рифат Фәттахов ул вакытта әле үтә
дә яшь булуына карамастан, җырчының рухи дөньябызда тоткан урынын,
иҗат үзенчәлекләрен гаҗәеп бер төгәллек белән чагылдыруга ирешкән.
Хәйдәр Бигичевның милли музыкага, җыр сәнгатенә, шул сәнгатьнең хәл-
халәтенә кагылышлы фикерләре әле бүген дә актуаль булып яңгырый.
Ул болай ди:
“Халык җырлары – һәркем өчен бетмәс-төкәнмәс иҗат чишмәсе. Тик
соңгы вакытта халкыбызның шушы бөек рухи мирасына карата салкынча
караш борчый мине. Биредә мин иң элек җырчыларыбызның үзләрен гаепләр
идем. “Тамашачы хәзер халык җырларын тыңламый, аңа шау-шулы җыр
булсын, аңа шлягер давай”, - дигәннәр белән һич тә килешеп бетә алмыйм.
Әйе, кайбер катлау тыңлаучылар арасында халык җырларына булган
мәхәббәт сүрелә бара. Ләкин моңа кем гаепле соң? Тыңлаучының зәвыгы
түбәнәйгән, зәгыйфьләнгән икән, димәк, без үзебез аны шундый итеп
тәрбияләгәнбез. Зәвык ул үзеннән-үзе тумый, аны без – җырчылар
тәрбиялибез. Халык җырлары алар нәфис бәллүр төсле, алар белән гаять сак
булырга кирәк...”
Тагын бер фикер:
“Безнең татар халык җырлары төрле борма бизәкләргә бик бай. Ул
бормалар көйне баетырга, матурайтырга, кай чагында сагыш төсмерләре
кертергә тиешләр. Ләкин, җырга моң кертәм дип, коры бормалар белән
мавыгучылар да бар. Борма ул моң дигән сүз түгел әле, аңа йөрәк хисе дә
кушылырга тиеш...”
Хәйдәр Бигичевның түбәндәге сүзләре бик күпләрне сискәндереп куяр
дип уйлыйбыз:
“Безнең кайбер җырчыларга ихласлык җитеп бетми шикелле. Җырчы
иң элек үзе янарга тиеш. Чын күңелеңнән, йөрәгеңне куеп җырлаганда гына
тыңлаучы йөрәгенә юл таба аласың, аның йөзендә үз фикердәшеңне күрү
бәхетенә ирешәсең. Кабатлап әйтәм: ихласлык җырчы өчен иң төп таләп...”
Җырчы янарга тиеш... Ил гамьнәрен иңнәренә алган шагыйрьләр кебек
янарга тиеш. Фәкать шунда гына аның җыры халыкның күзәнәкләрендә
яшеренеп сакланган генетик хәтерен уята алачак. Рәшит Ваһапов, Илһам
Шакиров, Рафаэль Ильясов кебек моң ияләре әнә шул хәтерне уяту өчен дип
яшәделәр, бу аларның Җиргә килү миссияләре иде. Хәйдәр Бигичев та моң
ярдәмендә халык күңелен кузгата алучы әнә шундый күренеклеләр
йолдызлыгының олпат бер вәкиле. Ул, чыннан да, янып җырлады, янып
яшәде, үзеннән соң ялкынының яктысы калды...
Әлеге язмада сез шулай ук композитор Рөстәм Яхинның һәм шагыйрә
Гөлшат Зәйнашеваның җырчы иҗатын бәяләп әйтелгән чыгышларын
ишетерсез.
Тапшыруны Флера Хәмитова алып бара.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев