ХАЛЫКТАН МӘРҖӘН ҖЫЙГАН ГАЛИМ
Күренекле фольклорчы галимнәребезнең берсе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илбарис Нурислам улы Надировның туына 100 ел.
Күренекле фольклорчы галимнәребезнең берсе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илбарис Нурислам улы Надировның туына 100 ел.
Татар энциклопедясендә урын алган мәгълүматларга караганда, булачак галим 1925 елның 15 апрелендә ул вакытта Бөгелмә кантонына кергән (хәзер Әлмәт районы) Яңа Нәдер авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1953 елда Казан университетын тәмамлый. 1956 елдан аның гомер юлы Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән бәйләнгән. 1965 елдан – директор урынбасары, 1972–1991 елларда халык иҗаты секторы мөдире булып эшли. Хезмәтләре татар халык җырларын һәм бәетләрен өйрәнүгә карый. «Халык һәм җыр: Бөек Ватан сугышы чорында татар халык поэтик иҗаты» (1961) монографиясе авторы. Россиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә үткәрелгән экспедицияләр нәтиҗәсендә «Кыска җырлар (дүртьюллыклар)» (1976), «Йола һәм уен
җырлары» (1980), «Тарихи һәм лирик җырлар» (1988) җыентыкларын нәшер итә.
Галим 2009 елда Казанда вафат була.
Илбарис ага үзе туплаган фәнни гыйлемне матбугат аша халыкка тарату белән дә актив шөгыльләнде. Татарстан радиосында да еш кунак иде. 1980 еллар ахырыннан алып, ул мөхәррир Рөстәм Фәйзуллин белән берлектә “Мирас” исемле фәнни-популяр тапшырулар циклын әзерләде, аларны үзе үк алып та барды. Аңлашылардыр, әлеге тапшырулар татар фольклорына багышланган иде. Нәтиҗәдә хәзер безнең фондта “Татар мифологиясе турында”, “Мәзәкләр”, “Балалар фольклоры”, “Тылсылы әкиятләр”, “Табышмаклар”, “Дастаннар”, “Мөнәҗәтләр”, “Уен такмаклары, уен җырлары”, “Йола җырлары”, “Лирик җырлар” дигән гаҗәеп кызыклы язмалар саклана. Илбарис Надиров, тапшыруның авторы буларак, программаларны Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Фатих Урманчеев, Рәшит Ягъфәров, Ленар Җамалетдинов, Флора Әхмәтова, Айсылу Садыйкова кебек күренекле галимнәребез белән берлектә әзерләгән. Бу язмаларда аларның да тавышлары сакланып калган. Фольклор әсәрләрен Ирек Баһманов, Луара Шакирҗан, Мәрьям Арсланова, Фоат Галимуллин укыган. Шулай ук,
темага иллюстрация рәвешендә, радио фондындагы җырлар һәм институт архивында сакланган экспедиция материаллары файдаланылган.
Журнал укучылар игътибарына әнә шундый тапшыруларны берсе – циклның уен такмакларына һәм уен җырларына багышланган өлеше тәкъдим ителә. Мөхәррире – Рөстәм Акъегет, режиссёры – Госман Әхмәтҗан. QR-код ярдәмендә сайтыбызга кереп, галимнең якты рухын искә алып тыңлыйк.
Фото: архив.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев