УТЛАРДА ЯНМАГАН ЛИРИКА
Фронтовик шагыйрь, үзеннән соң бай әдәби мирас калдырган иҗатчы Зыя Мансурның тууына 110 ел.
Фронтовик шагыйрь, үзеннән соң бай әдәби мирас калдырган иҗатчы Зыя Мансурның тууына 110 ел.
«Әдипләребез» библиографик белешмәлегендә әдипкә кагылышлы мондый мәгълүмат бирелә
«Шагыйрь Зыя Мансур 1916 елның 17 декабрендә Башкортстанның Дүртөйле районы Җитембәк авылында туа. 1937 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Дүртөйле район газетасында башта – корректор, соңга таба әдәби хезмәткәр булып эшли. 1939 елда гаскәри хезмәткә алына һәм Бөек Ватан сугышында утлар-сулар кичә. Яралана. Батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Армиядән кайткач, Зыя Мансур Дүртөйле район үзәгендә радиотапшырулар дикторы, аннары Илеш районы Мәдәният йортының директоры булып эшли. 1949 елның җәендә Казанга килеп, университетка укырга керә, ләкин ике елдан, сәламәтлеге начараю сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр була һәм Татарстан радиосында әдәби тапшырулар редакторы булып эшли башлый. 1953–1955 елларда – «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасында, аннары фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Зыя Мансурның сугыш елларында Ватан азатлыгы өчен изге көрәшкә күтәрелгән совет солдатының патриотлык хисләрен, кичерешләрен чагылдырган лирик шигырьләре утлы-ялкынлы фронт тормышы шартларында – окопларда һәм солдат землянкаларында языла. Тыныч тормышка кайткач, шагыйрь иҗат эшенә чума. 1951 елда аның «Язгы ташкыннар» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, аннары ул ел аралаш диярлек яңа китап бирә бара. Үзе исән чагында ун җыентыгы басылып чыга.
Зыя Мансур – лирик шагыйрь. Иҗатына хас сыйфатлар – халыкчан гадилек, табигыйлек, оптимистик рух һәм кешелеклелек бигрәк тә аның лирик шигырьләрендә ачык гәүдәләнә. Юмор-сатира – шагыйрь иҗатының шулай ук көчле якларыннан берсе. Ул балалар өчен дә иҗат итә. Аның мәктәп тормышы, табигать күренешләре турындагы шигырьләрен, «Омтылу» (1955), «Озын колак баласы Елак-Мылак» кебек поэма-әкиятләрен (1955) балалар әле дә булса яратып укыйлар.
Шагыйрь 1965 елның 11 ноябрендә Казанда вафат була...»
Татарстан радиосы фондында Зыя Мансурның берничә язмасы сакланып калган. Әлбәттә, радиода эшләгән кеше буларак, ул үз вакытыгда тапшыруларда күп катнашкандыр, ләкин 1950 еллар башына кадәр чыгышлар турыдан-туры эфирда барган, яздырып алынмаган. Сезнең игътибарга тәкъдим ителә торганы 1957 елга карый. Биредә ул үзенең “Язгы фәлсәфә” һәм “Шагыйрь” исемле шигырьләрен укый. Сайтыбызга кереп, олпат шагыйребезнең газиз тавышын ишетегез.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев