Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

УЛ ЗАМАНДА ОПЕРАЛАР МИЛЛИ ИДЕ

Җырчы, режиссёр, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты,  республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нияз  Даутовның (1913–1986) тууына 110 ел.  

Җырчы, режиссёр, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, 
республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нияз 
Даутовның (1913–1986) тууына 110 ел.  
Нияз Даутов Казанда ат заводы һәм сафьян эшләнмәләр фабрикасы 
хуҗасы Курамша Даутов гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлауга 
авыл мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Тагын берничә елдан 
Мәскәүгә китеп, заводка гади эшче булып урнаша. Эш урыныннан Балык 
сәнәгате институтына юллама ала. Балачагыннан ук сәнгатькә гашыйк 
булып үскән егет студент елларында Мәскәү театрларыннан кайтып керми, 
шул замандагы иң абруйлы җырчыларның, актёрларның иҗаты белән 
таныша. 
Тиздән кабатланмас матур тавышлы җырчы егет Мәскәү 
консерваториясе каршында ачылган Татар опера студиясенә кабул ителә. 
Анда уку чорында  Фәрит Яруллин, Муса Җәлил, Наҗип Жиһанов, 
Святослав Рихтер, Мстислав Ростропович кебек бөекләр белән аралашу 
аның өчен үзе бер зур мәктәп була. 
1941 елдан Фронт опера театрында хезмәт итә. Нәкъ менә шул 
вакытта аның җырлавын В.Немирович-Данченко ишетеп ала һәм яшь 
җырчыны К.Станиславский исемендәге Мәскәү музыкаль театрына солист 
итеп чакыра. 
1943 елда Н.Даутов партия карары белән Свердловский опера һәм 
балет театрына күчерелә. Биредә ул барлык спектакльләрдә диярлек баш 
партияләрне башкара. Шулай ук Свердловский киностудиясендә 
төшерелгән «Сильва» музыкаль фильмында баш рольне – Эдвинны уйный. 
Әйтүләренә караганда, фильм экраннарга чыгуга актёрга Советлар 
Союзының барлык кызлары гашыйк була. 
Сугыштан соңгы елларда илнең иң мәшһүр театрларында  
гастрольләрдә була. 
Казанда яңа театр бинасы ачылгач, Н.Даутов бирегә иҗат коллективы 
җитәкчесе итеп чакырыла. Биш елдан соң янә Свердловский, аннары 
Чиләбе театрларында эшләп ала. Ә инде 1975 елда ул туган шәһәренә 
бөтенләйгә кайта һәм аның шуннан соңгы гомере М. Җәлил исемендәге 
татар дәүләт опера һәм балет театры белән бәйләнгән.  Шул ук елда ул 
Рәшит Гобәйдуллинның «Җиһангир» операсын сәхнәгә куя һәм ул опера 
сәнгатенә чын мәгънәсендәге милли юнәлеш бирүче спектакль була. 
Илле елга сузылган иҗат гомерендә Н.Даутов ике меңнән артык 
спектакльдә катнаша, илнең төрле сәхнәләрендә сиксәннән артык опера 
спектакле куя. Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Рафаэль Сәхабиев, 
Венера Ганиева, Мөнир Якупов, Руслан Дәминов, Клара Хәйретдинова, 
Сәет Рәинбәков, Айдар Фәйзрахманов кебек дистәләгән затлы 
шәкертләр тәрбияли. 
Журнал укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган язма «Казан 
утлары» сайты өчен махсус әзерләнде. Башта сез радиобыз фондыннан 
Нияз Даутов чыгышын ишетерсез. Биредә ул 1975 елда «Җиһангир» 
операсы куелу уңаеннан уй-хисләре белән уртаклашкан. Аннары җырчы 
башкаруында берничә җыр урын алган. Тапшыруны Гөлназ Ибраһимова 
алып бара. 

 

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев