Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

УЛ ҮЗ ЧОРЫН ТӨПТӘН АҢЛАП ЯЗДЫ

Язучы-прозаик, драматург, журналист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Горький исемендәге әдәби конкурс лауреаты Әхәт (Габделәхәт) Габдрахман улы Гаффарның (Гаффаров) (1949–2021) тууына 75 ел

Язучы-прозаик, драматург, журналист, Татарстан Республикасының
атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Горький исемендәге әдәби конкурс
лауреаты Әхәт (Габделәхәт) Габдрахман улы Гаффарның (Гаффаров) (1949–
2021) тууына 75 ел.
Татарстан радиосы архивында Әхәт Гаффар иҗатына бәйле язмалар
шактый. Әйтик, һәр елны яз айларында Минзәлә татар дәүләт драма
театрында куелган «Язлар моңы» спектакленең радиоварианты эфирга
бирелә, Сабан туе көннәрендә «Сөлгем уртасында – Җир шары» дигән
радиокомпозиция яңгырый. Артистлар укуындагы хикәяләре дә әледән-әле
тыңлаучылар игътибарына тәкъдим ителә. Шулай ук Ә.Гаффарның үз
тавышы сакланган язмалар да байтак. Болар – үзе укыган әсәрләр,
публицистик чыгышлар, әңгәмәләр. Шулар арасында 2017 елның июлендә
яздырылган тапшыру, безгә калса, аерым урын алып тора. Чөнки биредә
әдипнең тормыш юлы да, дөньяга карашы да, әдәбиятка, халыкның
киләчәгенә кагылышлы фикерләре дә тулы чагылыш тапкан. Журнал
укучылар игътибарына без нәкъ менә шушы тапшыруны тәкъдим итәргә
булдык.
Укучыны кызыксындыру өчен әңгәмәдә яңгыраган берничә фикерне
кәгазъгә күчерик. Әйтик, тапшыруны алып баручы Әхәт Гаффарга болай дип
дәшә:
- Зур иҗат юлы узган бер әдип каршында утырам. Син безне яшүсмер
вакытта шактый елаткан кеше. Гадәттә бит шигырь укып елыйлар. Ә Синең
«Әҗәт» дигән китабыңны укыганда бүтәннәргә күрсәтмәскә тырышып
елаганнар бүгенгедәй истә. Үзең гомер буе проза яздың, тик менә, елата
алгансың икән, димәк, Син шагыйрь дигән сүз бит.

Фото: архивтан.

- Шагыйрьлек бардыр, әлбәттә, чөнки мәктәптә өченче-дүртенче
классларда укыганда ук инде үзебезнең Балык Бистәсе районындагы
«Октябрь юлы» дигән район газетасында минем шигырьләрем басыла иде.
Шигырь язудан башланадыр инде ул әдәбиятка килеп керү. Ә проза ул
соңрак килә.
- Каләм уйнату бармы әле ул һаман да?
- Эш дәвам итә, иҗат дәвам итә. Ләкин минем бер сүзне әйтәсем килә,
үземнең каләмдәшләремә дә җиткерәсем килә. Язучы – бер чорның улы ул.
Шул чорны чагылдыра, шул чор кешеләренең язмышларын тасвирлый. Үзе
яшәгән чорның елъязмасын калдыра. Әйтик, егерменче гасырда
формалашкан язучылар бүгенге яшьләр тормышын аңлый аламы? Аңласалар
да, кабул итеп җиткерә алмый алар аны, бигрәк тә яза алмыйлар. Вакытында
туктый да белергә кирәк. Ә менә үз чорыңны никадәр тулырак итеп биреп
калдыра алсаң, шул кадәр язучы дигән исемгә лаек булып саналасың...
...Әхәт Гаффар үз чорын язды, шул чорның елъязмачысы иде.
Әсәрләренең озын гомерле булуы, әле бүген дә яшьләр күңелен
дулкынландыра алуы менә шуннан килә.
Әйдәгез, тыңлыйк: 2017 ел, 30 июль. «Кызыклы очрашулар
кунакханәсе» сәхифәсендә Әхәт Гаффар белән әңгәмә. Тапшыруда күренекле
язучыларның һәм әдәбият галимнәренең аның иҗатына кагылышлы
фикерләре дә урын алган.

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев