Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

УЛ ЯЗМЫШЫН ТЕАТРГА БАГЫШЛАДЫ

Татарстанның халык артисты, заманында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәхнә тоткан актерларның берсе Тимергали Зиннуровның (1949–2017) тууына 75 ел

Татарстанның халык артисты, заманында Кәрим Тинчурин исемендәге
татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәхнә тоткан актёрларның берсе
Тимергали Зиннуровның (1949–2017) тууына 75 ел.
2015 елда драматург Рәдиф Сәгъди белән без аның фатирында кунакта
булган идек. Тимергали абый, катлаулы операциядән соң үз хәлен үзе генә
белә торган бер халәттә булуына карамастан, ачык йөз белән каршы алды,
үзен чын егетләрчә тотты, нәкъ элеккечә шаярып, уйнап-көлеп сөйләште.
Театрга, сәнгатькә бәйле хатирәләре яңарды, сөнечләре, үкенечләре өскә
калкып чыкты, хәтта Рәдиф белән гармун уйнап, җырлашып та алдылар.
Гомеренең соңгы ноктасы якынлашуын сизенепме, ул безгә васыять итеп
сөйләрлек фикерләрен, яшерен серләрен дә әйтте кебек. Кыскасы, безнең
алда җаны-тәне белән театрга багышланган кешенең күңеле бөтен барлыгы
белән ачылып китте. Һәм менә шул вакытта язып алынган әңгәмә хәзер
сезнең игътибарга тәкъдим ителә.
Тимергали Зиннур улы Зиннуров 1949 елның 18 ноябрендә Лаеш
районы Пәрәү авылында дөньяга килә. 1967 елдан – Казан дәүләт курчак
театры актёры. Биредә ул шактый күп рольләр уйный, үзен курчакларга
тавыш бирүче генә түгел, әсәрнең жанры таләп иткәнчә, аларның
характерларын ачарга сәләтле актёр итеп күрсәтә. 1982 елда аны Кәрим
Тинчурин исемендәге театрга эшкә чакыралар. Монда инде ул үзен чын
сәнгать остасы итеп таныта. Сәхнә мөлаемлыгы, образның психологиясен
тирәннән аңлавы, лирик, драматик, шулай ук комик рольләрне бертигез
җиңеллек белән уйнавы аңа истә калырлык күп кенә матур образлар
тудырырга мөмкинлек бирә. Шундыйлардан Аяз Гыйлаҗевның «Ефәк баулы
былбыл кош» спектаклендә Мияссәр, Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл
малае», «Алай түгел, болай ул», «Гармун» спектакльләрендә Иршат,
Гармунчы, Мәрди рольләре, Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ында –
Бики, Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзег»ендә Зиннур роле һ.б. Театрда 30 

елдан артык иҗат гомерендә әнә шундый берсеннән-берсе кызыклы
дистәләгән образлар тудырды. Тамашачы аны үз итте, яратты.
Сез хәзер тыңлаячак тапшырудан бер генә җөмләне кәгазьгә күчерик.
Әйткәнемчә, әңгәмә язылганда, Тимергали абый авыру иде һәм ул болай
диде: «Артист сәхнәдән киттеме, сүрелә башлый, минем күп кешеләргә
игътибар иткәнем бар. Мин дә авырып яттым менә. Хатыным Гөлфия әйтә,
бүген театр фәлән авылда гастрольдә икән, ди. Мин күз алдына китереп ятам,
оһо, минәйтәм, болар барып җиттеләр, чәй эчәләр, грим салалар. Аннары
тагын сәгатькә карап утырам, менә спектакль бетте, алкышлар. Кайтырга
чыгалар... Менә шулай итеп санап үткәрдем гомерләрне...»
Театрга бирелгәнлек менә нинди була ул! Әйе, ул сәхнәгә ашкынды,
хыялында йөрткән рольләре күп иде…

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев