Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ТУГАН ЯКНЫҢ КИТМӘС КОШЫ

Шагыйрь Марсель Гыймазетдиновның тууына – 80 ел

Шагыйрь Марсель Гыймазетдиновның тууына  – 80 ел (1943-1993).

Аның иҗаты белән танышканда, “Җир” белән “Җыр” сүзләренең ни өчен шулай бер-берсенә үтә дә якын булып рифмалашуы аңлашыла башлый. Чөнки шагыйрьнең бөтен гомере игенчелек хезмәте – Җир һәм якты хисле шигърият – Җыр белән бәйләнгән.

Авылдашлары оештырган “Минем Бәзәкәм” (Менделеев районы) сайтына күз салсак, аның атасы Гыйльфан ага колхоз оештыруда катнашкан, аннары 20 ел дәвамында авыл Советы рәисе булып эшләгән. Улы Марсель исә Алабугада пединститут тәмамлап кайтып, Ык Тамагы авылында мәктәп директоры, район үзәгендә интернат директоры, “Батыр кул” колхозы партоешма секретаре булып эшләгәннән соң, әтисе төзегән һәм беренче җитәкчесе булган Тукай исемендәге колхозга рәис итеп сайлана.

Кайчандыр миллионер колхоз булган бу хуҗалык ул елларда бераз какшап китә, дүрт ел эчендәМарсель Гыйльфан улы анырайонда беренчеләр рәтенә чыгара. 1990 елдан халык депутатларының район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә, ләкин аның хөр күңеде кырларга ашкына һәм ул иң артта сөйрәлүче “Бондюжский” совхозына җитәкче булып китә. Тагын берничә елдан әлеге хуҗалык районның горурлыган әверелә, аңа “Татарстан” исеме бирелә. 

Үзенең кыска гына гомерендә М.Гыймазетдинов «Яшәү мәгънәсе» (1990 ел), «Язлардан алалмыйм күземне» (1992 ел), «Син мине белмисең» (1994 ел) исемле шигъри җыентыклар чыгарып өлгерде. Шигырьләрендә төп тема – туган як табигате, хезмәт кешесенең тормышы.

М.Гыймазетдиновның күп кенә шигырьләрен З.Хәйретдинов, М.Иванов, Ф.Хатыйпов, В.Усманов, И.Закиров кебек композиторлар көйгә салды һәм алар бүгенге көнебездә дә популярлыкларын югалтмадылар.Татарстан радиосы фондында Марсель Гыймазетдинов шигырьләренә иҗат ителгән дистәдән артык җыр саклана. “Кайтчы, иркәм, кайтчы яныма” (Фирзәр Мортазин музыкасы), “Аккош канат кагына” (Сафьян Ибраһимов), “Әйләнеп авылга кайт әле”, “Туган якның китмәс кошлары” (Илгиз Закиров) кебек җырлары төрле җырчылар башкаруында концертларда әледән-әле яңгырап тора. 

Журнал укучылар игътибарына Марсель Гыймазетдинов шигырьләреннән һәм аларга язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителә. Шигырьләр 1990 елларда күренекле артистыбыз Ирек Баһманов тарафыннан яздырылган иде. Аның да газиз тавышын ишетерсез.

Фото: unsplash

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев