Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ТОРМЫШТА ДА, СӘХНӘДӘ ДӘ ЗАТЛЫ БУЛДЫ

Шушы елның март аенда легендар җырчы, Татарстанның халык,  Россиянең атказанган артисты  Эмиль Җәләлетдинов арабыздан  мәңгелеккә китеп барды. Быел без аның туган көнен инде үзеннән башка  гына билгеләп үтәбез – 2 июль көнне тууына 90 ел тула.

Шушы елның март аенда легендар җырчы, Татарстанның халык, 
Россиянең атказанган артисты  Эмиль Җәләлетдинов арабыздан 
мәңгелеккә китеп барды. Быел без аның туган көнен инде үзеннән башка 
гына билгеләп үтәбез – 2 июль көнне тууына 90 ел тулды. 
Булачак җырчы 1933 елда Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә 
туа. 1954 елда шунда ук музыка училищесын тәмамлый. Армия сафларында 
хезмәт итеп кайткач, 1957 елда Ташкент дәүләт консерваториясенең вокал 
факультетына укырга керә. Тагын ике елдан балачактан ук күңелендә 
бөреләнгән хыялын тормышка ашыра. Җаны да, каны да Татарстанга тарта. 
1959 елда татар халкының нурлы мәркәзе Казанга кайтып, 
консерваториядә укуын дәвам иттерә. Аны 1962 елда тәмамлап, Габдулла 
Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә билгеләнә, 1992 елга 
кадәр шушында, Опера һәм камера музыкасы бүлегендә эшли.  
Э.Җәләлетдинов, мөгаен, иң бай репертуарлы җырчыларның берсе 
булгандыр. Аның иҗатында Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Фәрит 
Яруллин, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хәбибуллин, 
Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаров, Ринат Еникиев, Илдус Якупов кебек 
инде классик дип бәя бирерлек композиторларыбызның әсәрләре аерым 
бер урын алып тора.  
Татарстан радиосы фондында Эмиль Җәләлетдиновның 145 язмасы 
саклана. Алар журнал укучыларга таныш, якын җырлар дип уйлыйбыз. 
Әйтик, “Ак дулкыннар” (Ринат Еникиев музыкасы, Мәхмүт Хөсәен 
шигыре);
“Аккошлар” (Фасил Әхмәтов, Равил Фәйзуллин); “Бер генә сүз” (Рөстәм 
Яхин, Ренат Харис); “Бер тауда ун чишмә” (Әгъзам Фәттах, Сибгат 
Хәким); “Казан утлары” (Мирсәет Яруллин, Эльс Гаделов) җырлары шулай 
ук радио концертларында еш яңгырый. 
Эмиль Җәләлетдинов зур күләмле жанрларга да мөрәҗәгать итә 
алырлык әзерлекле җырчы иде. Композитор Бату Мөлеков һәм шагыйрь 
Ренат Харис иҗат иткән “Казан” ораториясе, Алмаз Монасыйповның “Тукай 
ритмнары” дип исемләнгән вокаль-симфоник әсәре, Илһам Байтирәкнең 
Муса Җәлил шигырьләренә язган “Кадерле минутлар” вокаль циклы аның 
башкаруында ел саен зәвыклы тыңлаучыларыбыз игътибарына тәкъдим 
ителә.
Гомеренең соңгы елларында Эмиль ага Татарстан радиосы белән 
аеруча якынаеп китте. Моңа аның Тукайга мәхәббәте сәбәпче иде. 
Чыннан да ул сөекле шагыйребезнең иҗатын бөтен барлыгы белән бирелеп 
өйрәнде, баштарак студиягә килеп, аерым шигырьләрен яздырса, моннан 
берничә ел элек Габдулла Тукайның туган көне алдыннан шагыйрьнең 
шигырьләреннән һәм аларга җырлана торган җырлардан төзелгән тулы 
бер әдәби-музыкаль композиция төзеп алып килде. Журнал укучылар 
игътибарына без аның нәкъ әнә шул язмасын тәкъдим итәбез. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев