ТОРМЫШ ЧЫНБАРЛЫГЫН ЯЗГАН ӘДИП
Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хисам Нуретдин улы Камаловның тууына – 100 ел (1926– 2016)
Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хисам Нуретдин улы Камаловның тууына – 100 ел (1926– 2016).
Булачак язучы Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында туа. 1940 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, туган авылының күмәк хуҗалыгында эшли. 1943 елда унсигез яше дә тулмаган үсмер егет гаскәри хезмәткә алына, Икенче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында канлы бәрелешләрдә катнаша. 1945 елның февралендә Х.Камал каты яралана, бер аягын югалтып, 1946 елны өенә кайта.
Шул ук елны Х.Камал Татарстанның Бөгелмә шәһәрендәге педагогия училищесында укый башлый, аны тәмамлагач, Казанга килеп, 1950–1954 елларда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуын дәвам иттерә. Аннары унике ел дәвамында Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли. 1967 елдан ул – профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Х.Камалның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре студент елларына туры килә. 1955 елда «Яңадан сафка» исемле беренче китабы, ә тагы бер елдан «Чияле тау» дигән икенче җыентыгы нәшер ителә. Ул – күп кенә поэмалар авторы. Сугыш темасына багышланган «Яну», әхлак мәсьәләләрен күтәргән «Мәхәббәт хакы», халык тормышындагы үзгәрешләрне фәлсәфи уйланулар аша сурәтләгән «Туган җирдә», «Әнкәй истәлеге», Кама автомобиль заводы төзелешендәге эшче яшьләр тормышыннан алып язылган «Яшьлек елмаюы», тарихи-фәлсәфи пландагы «Күңелдәге язулар»кебек поэмалар шагыйрьнең иҗатында күренекле урын тота.
Узган гасырның җитмешенче елларыннан башлап Хисам Камал проза жанрында актив иҗат итә. 1955–2000 еллар арасында әдипнең егерме сигез китабы дөнья күрә. Шуларның егерме бере – шигырь җыентыклары, җидесе – проза әсәрләре, шул җөмләдән биш роман. 2004 елда «Казан утлары» журналында «Үксезләр» исемендә әдипнең чираттагы яңа романы басылып чыга. Әдәбият сөючеләр хәтеренә Хисам Камалов кырыс чынбарлыкны матур төсләргә буямыйча, нәкъ тормыштагыча итеп сурәтли һәм һәр нәрсәгә карата үз мөнәсәбәтен әйтеп бирә алган кыю һәм фидакарь әдип булып кереп калды.
Татарстан радиосы фондында язучының тавышы саклана. 1980 елларда әзерләнгән бер тапшыруда ул үзенең фронт истәлекләрен сөйләгән булган. QR-код ярдәмендә сайтыбызга кереп, шушы язманы тыңлагыз.
(Мәгълүматлар Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтыннан алынды).
Фото: архивтан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев