Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ТӘҮГЕ ЙОЛДЫЗ

Татар профессиональ җыр сәнгатенә нигез салучыларның берсе, җырчы һәм педагог, Татарстанның халык артисты  Асия Измайлованың  (1903–1993) тууына – 120 ел.

Татар профессиональ җыр сәнгатенә нигез салучыларның берсе, җырчы һәм педагог, Татарстанның халык артисты  Асия Измайлованың  (1903–1993) тууына – 120 ел.

         Милли сәнгатебез күгендә якты эз калдырган шушы күренекле шәхесне тулырак итеп күз алдына китерү өчен без Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовның  “Тәүге йолдыз булып кабынды” исемле мәкаләсенә мөрәҗәгать итәрбез (“Шәһри Казан”2013 ел, 16 июль). Мәкаләдән юллар:

         Асия Сембер шәһәренең тимер юл станциясе машинисты Сафиулла ага гаиләсендә дөньяга килә. Буйга җиткәч, туку фабрикасына эшкә керә. Авыр тормыш шартлары Асиядә булган талант очкыннарын сүндерә алмый: аның чишмәдәй чылтырап аккан саф тавышы көннән-көн ныгый бара һәм үзенә киңрәк мәйдан таләп итә башлый.

Бәхетенә, 1919 елда Сембердә татар драма театры оештырыла. Үсмер кыз шушы театрның артистына әверелә. Ул, Гражданнар сугышының ахырына кадәр фронтта булып, туган каласы Сембергә кайта. Тиздән Мәскәү дәүләт филармониясенә эшкә алына.

Казандагы беренче чыгышы 1920 ел ахырында була.Халык яшь җырчыны яратып кабул итә. Ул башкарган «Уел», «Шахта», «Зиләйлүк» һәм башка күп кенә көйләр бөтенләй яңача рухта яңгыраш алалар.

Газиз Әлмөхәммәтов, Асия Измайлова уңышларына шатланып: «Синең саф чишмәдәй моңлы, көчле тавышың, тыңлаучыны сихри дөньяга алып китә, аларда дәрт, рухлану тудыра», - ди.Күренекле рус язучысы А.М.Горький, А.Измайлованың җырларын ишетеп, җырчының дәфтәренә: «Свобода любит красоту, а красота свободу», - дип язып бирә».

 

Асия Измайлова 1927 елдан Казанда эшли башлый. Нәкъ шушы елда Татарстан радиосы оештырыла. Аның тавышы беренчеләрдән булып эфирга чыга.

Асия Измайлова 1934–1938 елларда бертөркем талантлы яшьләр белән Мәскәү консерваториясе каршында оештырылган опера студиясенә укырга керә. Бу елларда ул Муса Җәлил белән тыгыз иҗади элемтәдә яши.

1939 елда Казанда татар опера театры оештырыла. Бу тарихи вакыйга да Асия Измайлова исеме белән бәйле. Ул 1944 елга кадәр шушы театрның төп җырчыларыннан берсе була. Асия Измайлова бу елларда Татар дәүләт академия театрында эшли һәм «Галиябану», «Зәңгәр шул», «Энҗекәй» кебек музыкаль драмаларда төп рольләрне башкара.

Дәһшәтле сугыш елларында Асия Измайлова фронтта җырчы буларак катнаша, госпитальләрдә җырлый, театрдагы хезмәт хакының яртысын фронт файдасына тапшырып килә. Озак еллар дәвамында Мәскәүнең П.И. Чайковский исемендәге консерваториясендә аерым җырлау классы алып бара, үзенең белемен һәм еллар буена тупланган бай тәҗрибәсен яшьләргә тапшыра.

Асия Измайлованың язмалары Татарстан радиосы фондында бик аз сакланган. Аның сәхнә иҗаты чәчәк аткан елларда тавыш яздырып алу җиһазлары әле булмаган шул. Шуңа күрә без граммафон тәлинкәләреннән күчереп алган җырлар белән эш итәбез. Хәер, техник яктан сыйфаты кайтышырак булса да, шушы язмалар да җырчының кабатланмас тавышын һәм башкару осталыгын бәяләргә мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз. Игътибарыгызга Асия Измайлова башкаруында халкыбызның  “Сибелә чәчәк” җыры тәкъдим ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев