ТАТАРЧАСЫ БАРЫБЕР КЫЗЫКЛЫРАК...
Башка халыкларның әдипләрен татарча сөйләтә белүче күренекле тәрҗемәче, язучы, журналист Кыям Сәлахетдин улы Миңлебаевның (1929 - 2005) тууына 95 ел.
Без бит, узган гасырның алтмышынчы – җитмешенче елларында туган
балалар, “Белмәмеш маҗаралары”н татар язучысы язган дип белеп үстек. Ул
чакта аның авторына кем карап торган, кызыклы булсын да, эчтәлеге
мавыктыргыч булсын бит бала-чагага. Төн йокыларын калдырып укырга
мәҗбүр иткән менә шул әсәрнең авторы Николай Носов дигән рус язучысы
икәнен без соңыннан гына белдек. Аны гел безнеңчә итеп, саф татарча итеп
тәрҗемә итүче Кыям Миңлебаев исемле абый булып чыкты. Үсә төшкәч,
әсәрнең оригиналын да укып карадык, юк татарчасына җитми икән,
татарчасы барыбер кызыклырак, остарак итеп язылган.
Гомумән, үзенең иҗат гомерендә ул рус классикасы, чит илләр
әдәбияты һәм совет чоры авторларының өч дистәгә якын әсәре белән ана
телебездә танышу мөмкинлеге бирде. Л. Толстойның «Балачак»,
«Үсмерчак», «Егетчак» повестьлары, «Казаклар» әсәре, А. Толстойның
«Михнәтле заман» трилогиясе, «Инженер Гаринның гиперболоиды»,
«Аэлита» романнары, В.Шишковның ике китаптан торган «Хәсрәт дәрьясы»
романы, В.Катаев, Т.Семушкин, Н.Носовларның аерым әсәрләре, чит ил
язучыларыннан Э.Войничның «Кигәвен» , Г.Гарсиа Маркесның «Ялгызлык»,
Ж.Амадоның «Габриэланың гыйшкы» романнары һ.б. авторларның
китапларын халык ул елларда ләззәтләнеп, үзенә бер яңа дөнья ачып укыды.
Башка халыкларның әдипләрен татарча сөйләтә белүче күренекле
тәрҗемәче, язучы, журналист Кыям Сәлахетдин улы Миңлебаевның (1929-
2005) тууына 95 ел. Хәер, галим дип тә өстәсәк буладыр, чөнки ул татар
телен дә, рус телен дә фәнни югарылыкта белүче, һәр сүзнең семантик
сүрүләрен нечкәләп тоя алучы каләм иясе иде. Педагог, дип тә өстик, чөнки
Кыям ага Казан университетында тәрҗемә осталыгы дәресләре алып барып,
үзенең еллар буе туплаган тәҗрибәсен шәкертләренә өләште. “Тәрҗемә -
сәнгать ул” дигән китабында исә әнә шул тәҗрибәсен киң катлау укучылар
даирәсенә дә биреп калдырды.
К. Миңнебаевны без әдәбият тәнкыйтьчесе дип тә һич икеләнмичә әйтә
алабыз. Фатих Хөсни, Гомәр Бәширов, Гариф Галиев, Әнвәр Давыдов, Әнәс
Галиев, Эдуард Касыймов, Саҗидә Сөләйманова, Гарәфи Хәсәнов, Гадел Кутуй,
Җәмит Рәхимов кебек әдипләр иҗатына багышланган язмаларында ул
әдәбиятыбызның иң четерекле мәсьәләләренә туктала, язучы иҗатының
үзенчәлекләрен, кабатланмас якларын җайлы гына итеп ачып бирә.
Кыям ага чын мәгънәсендәге сәнгать белгече дә иде. Ул бигрәк тә сын
һәм рәсем сәнгате турында яратып, аны эчтән белеп язды. Бакый Урманче,
Чыңгыз Әхмәров, Лотфулла Фәттахов, Илдар Зарипов, Шамил Шәйдуллин,
Канәфи Нәфыйков, Әнәс Закиров, Альфред Әбдрәшитов, Байназар Әлминев,
Тавил Хаҗиәхмәтов, Рушан Шәмсетдинов кебек рәссамнәр иҗатына багышланган
мәкаләләре әле бүген дә сәнгатьнең шушы төре турында язучылар өчен чын
мәгънәсендәге үрнәк була алыр иде.
Читенсенеп кенә шуны да әйтик: әлеге юлларның авторына да, бик аз
гына булса да, Кыям ага белән бергә эшләп алырга туры килде. Чын
художник булып хәтергә кереп калды. Синең язганнарыңа каләменең очын
гына тидереп ала. Рәссам каритинага бер штрих сызган кебек кенә итеп. Һәм
мәкалә бөтенләй башка камиллеккә күчә, укучыга аерым-ачык аңлашыла
торган булып балкып китә.
Кыям Миңнебаев диюгә, күпләр, әлбәттә, аны тәрҗемәче буларак күз
алдына китерә. Ләкин без аның романнары, хикәяләре, нәсерләре белән
халык күңеленә кергән язучы дип тә беләбез. Бөек рәссам-сынчыбыз Бакый
Урманченың тормыш юлына һәм иҗатына багышланган “Бакый” романы,
“Акыллы атын мактар" роман, “Нәптәй галава”, “Газиз авылым” әсәрләре, “Тәүге
сабак”, “Ахырзаман”, “Минем әти” кебек хикәяләре һәм нәсерләре аны татар
әдәбиятының олпат әдипләре даирәсенә күтәрде.
Журнал укучылар игътибарына Татарстан радиосы фондында сакланучы
кадерле бер язма тәкъдим ителә. Бу – Кыям Миңнебаевның “Бакый” романыннан
өзек. Сез аны күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арсланов укуында ишетерсез.
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев