Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ТАТАР ҖЫРЫ МЕНӘ ШУНДЫЙ БУЛА...

Әхмәт Ерикәйнең тууына – 120 ел

Татар әдәбиятының иң үзенчәлекле шагыйрьләреннән берсе Әхмәт 
Ерикәйнең  (Әхмәт Фазыл улы Ерикиев) исемен ишетүгә күңелдә иң әүвәл 
аның сүзләренә язылган җырлар яңара. Шигырьләрнең ритмик төзелеше, 
эчке аһәңе үзеннән-үзе музыка сорап тора. Татарстан радиосы фондында 
саклана торган язмаларны барлап карасаң, шул чорда бер генә композитор да 
аның әсәрләренә мөрәҗәгать итмичә калмагандыр кебек тоела. Гомумән, 
сугыштан соңгы еллардан башлап, бүгенге көнебезгә кадәр бер генә 
концертны да Әхмәт Ерикәй җырларыннан башка күз алдына китереп 
булмый. «Шауласын, гөрләсен безнең җыр», «Комсомолка Гөлсара», 
«Гармун» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Тагын килер 
язлар», «Тын бакчада», «Туган ил» (М.Мозаффаров музыкасы), «Лирик җыр» 
(Ф.Яруллин музыкасы), «Батыр егеткә», «Айлы төн» (З.Хәбибуллин 
музыкасы), «Кәккүк» (С.Габәши музыкасы) «Бибисара» (С.Сәйдәшев 
музыкасы), халык көйләренә язылган «Алсу», «Минзәлә» кебек җырлар әле 
дә өлкәнрәк буын укучыларыбызның күңел түрендәдер. 
Ә инде сугыштан соңгы унъеллыклар дәвамында музыкага салынган 
«Сиңа» (З.Хәбибуллин музыкасы), «Сипкелле диләр мине» (М.Мозаффаров 
музыкасы), «Көтәм сине» (С.Садыйкова музыкасы), «Бик күрәсем килә» 
(Р.Яхин музыкасы), «Онытырга мөмкин түгел» (Х.Вәлиуллин музыкасы), 
«Сиреньнәр хуш исләр тарата» (Н.Җиһанов музыкасы), «Кил, иркәм, гармун 
уйнарга», «Күңелгә шулай тоела» (Ә.Фәттах музыкасы), «Идел буе 
каеннары» (И.Шакиров музыкасы), «Сөясеңме дип ник сорыйсың», 
«Эзләдем, бәгырем, сине» (С.Хәбибуллин музыкасы), «Яшьлегемә кайтыр 
идем» (И.Якупов музыкасы), «Юллар» (Л.Айтуганов музыкасы), «Җәйнең 
матур аяз таңнарында» (Ф.Әхмәдиев музыкасы) һәм башка күп кенә 
җырларны без бүгенге яшь җырчыларыбызның концертларында еш 
ишетәбез. 
Мавыктыргыч-маҗарави тормыш юлы үткән, Бөек Ватан сугышында 
утлар-сулар кичкән шушы олпат шәхеснең, Татар шигъриятендә җыр 
жанрының классик үрнәкләрен булдырган күренекле шагыйрьнең юбилеен 
ни рәвешчә билгеләп үтик, дигәндә, әлбәттә, без аның әнә шул онытылмас 
җырларын хәтердә яңартырга тиешбездер. Шуңа күрә дә журнал укучылар 
игътибарына аның шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән концерт 
тәкъдим ителә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев