ТАТАР МОҢЫН ДЖАЗ БЕЛӘН КАВЫШТЫРУЧЫ
Дөньякүләм танылган музыкант, джазмен, композитор, дирижёр, РСФСРның халык артисты Олег Леонидович Лундстремның тууына 110 ел тулды.
Дөньякүләм танылган музыкант, джазмен, композитор, дирижёр, РСФСРның халык артисты Олег Леонидович Лундстремның тууына 110 ел тулды.
Олег Лундстрем исеме Татарстанның музыкаль мәдәнияте тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Казанга аның уникаль коллективы 1947 елда Шанхай шәһәреннән күчеп килә. Ул иредә нибары 8 ел иҗат итә, ләкин шул гомер эчендә дә татар музыка сәнгатендә якты эз калдыра.
Казан консерваториясендә композиция һәм дирижёрлык буенча белем ала, соңыннан әлеге уку йортының Мактаулы профессоры дәрәҗәсенә ирешә. Музыкант җитәкләгән коллектив чыгышлары һәрвакыт зур уңыш белән уза. Олег Лундстрем оркестры иҗаты республикабызның музыкаль сәнгате үсешендә зур роль уйный һәм Казанда джаз юнәлеше барлыкка килүенә этәргеч бирә. Аның традицияләре республикабызда бүгенге көндә дә дәвам итә һәм Россиянең джаз үзәкләре арасында Казан беренчеләр исемлегендә тора.
1956 елда Лундстрем Мәскәүгә күченә, анда үз коллективы җирлегендә төзелгән эстрада концерт оркестрын (Росконцерт системасында) җитәкли, оркестр СССРда иң күренекле джаз коллективына әверелә.
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе фондында да Олег Лундстрем җитәкчелегендәге эстрада оркестрының тарихи кыйммәткә ия булган язмалары саклана. Игътибарыгызга узган гасырның 1950 елларында эшләнгән әлеге язмалардан төзелгән концерт тыңларга тәкъдим итәбез. Сез анда Олег Лундстрем үзе иҗат иткән «Экспромт» дигән әсәрне, Сара Садыйкованың атаклы «Танго»сын, Александр Ключарёвның «Самба» дип исемләнгән әсәрен һәм «Яз җыры» темасына фантазиясен, Нәҗип Җиһановның «Яшел урам буйлап» дигән шаян пьесасын, Салих Сәйдәшевның «Каршылау маршы»н эстрада оркестры башкаруында ишетерсез.
Олег Лундстрем татар җыр сәнгатенә дә ул еллар өчен гаять кызыклы яңалыклар алып килә. Шул заманның иң күренекле җырчылары Лундстрем оркестрына кушылып җырлауны үзләре өчен мәртәбә дип санаган. Шул рәвешчә, татарның милли моңы джаз элементлары белән баетыла, җырлар яңа яңгыраш ала. Сез тыңлаячак концертта әнә шундый язмалар арасыннан Фәхри Насретдинов башкаруында «Хәтерлә син, иркәм» (Ш.Мәҗитов музыкасы һәм шигыре), Наҗия Теркулова башкаруында «Яшьлек вальсы» (З.Хәбибуллин музыкасы, М.Хөсәен шигыре), Азат Аббасов башкаруында «Минем йолдызым» (З.Хәбибуллин музыкасы, Г.Насрый шигыре) җырлары яңгырый.
Фото: архивтан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев