Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ВИРТУОЗЫ

Әдип, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Гариф (Гарифҗан) Ахунҗан улы Ахуновның тууына 100 ел (1925–2000).

Әдип, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Гариф (Гарифҗан) Ахунҗан улы Ахуновның тууына 100 ел (1925–2000).

Әлеге олы вакыйга уңаеннан матбугаттта язмалар күп булыр дип күзаллана. Без исә Гариф Ахунов шәхесенең фәкать бер ягына – аның Татарстан радиосы белән мөнәсәбәтенә кагылып үтик. Гаҗәеп дәрәҗәдә үз итте ул радионы, хәтта эфир аша халык белән аралашуны үзенең бер бурычы дип саный иде кебек. Шуның бер мисалы. 1990 ел, радиода беренче хезмәт көнем. Ниндидер бер темага язучы чыгышы оештырырга куштылар. Аптырап утырам. Авылда эшләп килеп, Казанда беркемне белмим, элемтәләр әле җайга салынмаган. Шунда, хәлемә кереп,  өлкән мөхәррир Рөстәм Фәйзуллин әйтте: «Шалтырат Гариф Ахуновка», – диде.

Гариф Ахуновка? Каушап киттем. Оялмыйчамы? Без бит аның «Еллар ча­тында», «Хыялый Хәйрүш егетләре», «Артышлы тау буенда»,  «Канатлар кая илтә?», «Хәзинә», «Хуҗалар», «И кадерле туган як», «Чикләвек төше» «Олы юлга сәяхәт», «Ардуан батыр», «Без бит Арча яклары», «Йолдызлар калка» кебек әсәрләрен укып үскән малайлар. Югары сыйныфларда чакта кинотеатрга мәктәп белән барып, аның «Хәзинә» романы буенча куелган нәфис фильм караган идек. Соңрак, 1980 елларда, «Идел кызы» романын кулдан-кулга йөртеп укыдык. Театр сәхнәләрендә аның әсәрләре буенча куелган саектакльләр дә караган булды. Шуның өстенә, заманында «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе, СССР Югары Советы депутаты булган олпат шәхес! Мондый буй җитмәс кешегә ничек курыкмыйча шалтыратмак кирәк?  

         Юк, Гариф ага гаҗәеп җайлы кеше булып чыкты. «Кайчан килим, энем?» – диде, телефоннан әйткән гозеремне ишеткәч. Билгеләнгән вакытка йөгереп килеп тә җитте. Шуннан соң Гариф агага әнә шундый шалтыратулар күп булды. Яшенә, дәрәҗәсенә карап тормастан, кешене ихластан хөрмәт итә, һәркемне шәхес дип күрә белә иде ул.  Радиобыз фондында әдәби әсәрләре, аларга нигезләнгән радиоспектакльләр белән беррәттән, төрле вакыйгалар уңаеннан ясалган чыгышлары да шактый.

Журнал укучылар игътибарына без әнә шундый язмаларның берсен тәкъдим итәбез. 1978 елның август аенда СССР Югары Советы депутаты Гариф Ахунов Куйбышев (хәзер Спас) районы кырларында булып кайта, игенчеләр, урып-җыю эшләренең барышы белән таныша, икенче көнне, 28 августта, Татарстан радиосына килеп, сәфәрдә алган уй-кичерешләрен радиотыңлаучылар белән уртаклаша.  Чыгышның кереш сүзендә аның ни өчен радионы шулай якын күрүе дә аңлашыла. Кемдер әйтер, совет заманы рухы белән сугарылган язма бит бу, дияр. Җәмәгать, сезнең кайсы язучының үзе яшәгән заманның йогынтысыннан азат булган әсәрен күргәнегез бар? Әйдәгез, QR-код ярдәмендә шушы язманы ачып, зур әдип, туган телебез белән эш итү виртуозы Гариф Ахуновның газиз тавышын ишетик.

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев