Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ТӘРӘЗӘСЕ ЯЗГА ЕЛМАЯ

Күренекле шагыйрь һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты Әхмәт Рәшитнең (Әхмәт Әхәт улы Рәшитовның) (1936–2000) тууына – 90 ел.

 

Күренекле шагыйрь һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты Әхмәт Рәшитнең (Әхмәт Әхәт улы Рәшитовның) (1936–2000) тууына – 90 ел.

Әхмәт Рәшитов Буа районының Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә. Яшьли ятим калып, туган авылында җидееллык, күрше Олы Тархан авылында һәм Буада урта белем ала. 1954 елда Казан дәүләт университетына укырга керә. 1960 елдан Татарстанның Апас район газетасында, 1961 елдан  Казан һәм Лениногорск телевидение  студияләрендә, 1968 елдан Казан шәһәрендәге төрле матбугат органнарында эшли. 1976 елдан – Татарстан язучыларының Г.Тукай исемендәге клубы директоры. 1989–1992 елларда аның тормыш юлы Татарстан радиосы белән бәйләнгән. Башта ул әдәби-драматик тапшырулар бүлегенең өлкән мөхәррире, аннары әдәби-нәфис тапшырулар редакциясенең  баш мөхәррире булып эшли.  

Радиога ул абруйлы каләм иясе, танылган шагыйрь булып килеп керә. Аның шигырьләрен әдәбият сөючеләр яттан сөйли, «Беренче мәхәббәт», «Зәңгәр күлмәк», «Язгы гөлем», «Тәрәзәләр язга елмая» кебек җырлары халык арасында популярлык казана. Шулай да шагыйрь иҗатының өлгереп җиткән, мул уңыш биргән чоры нәкъ менә радиода эшләгән елларга туры килә дип әйтә алабыз. Аның «Сөембикә», «Колшәриф», «Мөхәммәдъяр», «Без – татарлар» поэмалары үз вакытында әдәбиятта яңа сүз, яңа бер юнәлеш буларак кабул ителде.

           Ә.Рәшит публицистика һәм әдәби тәнкыйть өлкәләрендә дә актив эшләүче каләм ияләре сафында булды. Шагыйрьнең әдәбият-сәнгать проблемаларына һәм публицистикага караган хезмәтләренең бер өлеше 1991 елда «Иман яңартканда» исемле җыентыгында урын алды.

         Журнал укучылар игътибарына без 1990 елларга караган бер уникаль язма тәкъдим итәбез. Татарстан радиосында инде шакиый вакыт «Язучылар – балаларга» исемле тапшырулар циклы эфирга чыгып килә. Әнә шул тапшыруларның берсен мөхәррир Дания Гайнетдинова Әхмәт Рәшит иҗатына багышлаган. Анда шагыйрь үзе дә катнашкан. Биредә аның балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре үзәккә алына, Әхмәт Рәшит шулай ук үзенең ятимлектә үткән авыр балачагын, мәктәп елларын, сабакташларын, авылдашларына багышлап чыгарылган такмакларга бәйле кызыклы хәлләрне искә төшереп сөйләгән. Әйдгез, QR-код ярдәмендә сайтыбызга кереп, безгә бай рухи мирас калдырып киткән зур шагыйрьнең газиз тавышын ишетик.

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев