АЗ СӨЙЛӘП, КҮП ӘЙТКӘН ШАГЫЙРЬ
Шагыйрь һәм журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Рөстәм Акъегетнең (Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллинның) (1951–2000) тууына – 75 ел.
Шагыйрь һәм журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Рөстәм Акъегетнең (Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллинның) (1951–2000) тууына – 75 ел.
Ул Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында дөньяга килә. 1974 елда Казан дәүләт университеты филология факультетының рус-татар бүлеген тәмамлый. Һәм шул вакыттан аның бөтен гомере Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе белән бәйләнгән. Озак еллар дәвамында Татарстан радиосының әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясенең баш мөхәррире булып эшли.
Татарстан язучылар берлегенең рәсми сайтындагы мәгълүматларга күз салыйк:
«Ак болыт шәүләсе» (1987), «Төнге сулар» (1991), «Янды бер шәм таңнарда…» (2001) һәм рус теленә тәрҗемәдә «Карусели осени» (2006) җыентыклары Рөстәм Акъегетне бүгенге татар шигъриятенә яңа сулыш алып килгән, тирән фәлсәфи үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе буларак танытты.
Каләмдәше Рөстәм Кутуй «Янды бер шәм таңнарда…» җыентыгына язган кереш мәкаләсендә, Акъегетнең иҗатына бәя биреп, болай ди: «Чын шигърияткә күпсүзлелек килешми, аңа аз сөйләп, күп әйтү хас. Монда иң мөһиме – ишарә… Аның каләме җыйнак, сүзе кыска, мәгънәсе-хисе тирән, ләкин анда, әйтик, Гомәр Хәйямдагы кебек, акыл өйрәтү дә, әхлакка күндерү дә, ачы каһкаһә дә юк. Ул маңгайга-маңгай чәкәләшүне түгел, сүздән сын-сурәт ясауны өстенрәк күрә. Бу, мөгаен, акварельдер. Ел фасылларының очрашкан мәле, хис-тойгыларның тәрәккыяте, үч һәм сөю, ут һәм су, тынлык һәм хәрәкәт – сүз рәссамының төс-буяулары бихисап. Яр буенда бер үк төстәге, бер үк зурлыктагы ике чуерташ табып булмый. Хәер, учтан учка коеп тараткан чакта ул ташларның бөтен яме, хак-бәһасе әнә шул бер-беренә охшамауда, тәңгәл килмәүдә, кабатланмауда чагыла түгелме?..»
Акъегет озак еллар буе Татарстан радиосындагы «Тел күрке – сүз» һәм телевидениедәге «Туган тел дәресләре» тапшыруларының мөхәррире булды. Ул шулай ук үткәндәге рухи-әдәби мирасны халыкка кире кайтару, күренекле шәхесләрнең иҗатына, иҗтимагый эшчәнлегенә кагылышлы документларны, төрле газета-журналларда чәчелеп яткан яки совет заманында идеологик сәбәпләр аркасында матбугатка чыкмый калган истәлек-хатирәләрне, радио-телевидение фондларында сакланган чыгыш-язмаларны эзләп табу, бергә туплау һәм матбугатка, укучыларга тәкъдим итү юнәлешендә дә күп еллардан бирле максатчыл эш алып барды...”
Хәзер исә QR-код ярдәмендә сайтыбызга керик тә шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар тыңлап, рухына бер дога кылыйк.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев