СҮНМӘС ЙОЛДЫЗ
Күренекле артист Ситдыйк Хәнәфи улы Айдаровның тууына –130 ел (1895–1938)
Күренекле артист Ситдыйк Хәнәфи улы Айдаровның тууына –130 ел (1895–1938).
Татар энциклопедиясендә урын алган мәгълүматларга караганда, ул вак сәүдәгәр гаиләсендә туа, «Мәрҗания» мәдрәсәсендә һәм рус-татар мәктәбендә укый, танылган Казан җырчысы Ф.А.Ошустовичтан җыр дәресләре ала. 1910–1912 елларда «Шәрекъ» клубында кыллы оркестрда уйный. 1912 елда «Сәйяр» труппасына керә. Гражданнар сугышы елларында татар фронт театр труппалары актеры һәм режиссёры, концерт эшчәнлеге белән шөгыльләнә. 1923 елда Петроградта Азчылык милләтләрнең татар бүлеге каршында оештырылган Беренче агитацион татар труппасын җитәкли.
1924–1933 елларда Татар академия театрында. Матур тембрлы җырчы тавышына ия Айдаров музыкаль-драматик спектакльләрдә баш рольләрдә уйный: Булат, Исмәгыйль, Ильяс («Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», К.Тинчурин), Хәлил («Галиябану», М.Фәйзи), Батырҗан («Наёмщик», Т.Гыйззәт). Шулай ук Фердинанд («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), Хлестаков («Ревизор», Н.В.Гоголь), Миловзоров («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Мәхмүт («Козгыннар оясында», Ш.Камал) рольләрен дә башкара. 1934–1938 елларда Мәскәүдә Татар опера студиясендә укый.
Мәкаләгә кушымта рәвешендә Татарстан радиосында сакланучы бер язма тәкъдим ителә. Ул – 1980 елларда радио журналисты Сиринә Латыйпова тарафыннан әзерләнгән “Музыкаль очрашулар” тапшыруыннан бер фрагмент. Ул вакытта музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина истәлекләре белән уртаклашкан. Ул сөйләгәннәрнең бер өлешен кәгазьгә күчерик:
“...Ситдыйк Айдаров онытылмый, әйтерсең лә ул бүген дә безнең арада. Салих Сәйдәшев музыкасын ишетүгә, “Композиторның күп кенә әсәрләрен мин иң беренче тапкыр Ситдыйк Айдаров җырлавында тыңлаган идем”, - дип, аның хакында сүз кузгала. Дуслар арасында уен, мәзәк, тапкырлык туса, тагын Айдаров мәзәкләре искә төшә. Кешенең чибәрлеге, рухи гүзәллеге турында бәхәсләшә башласак, үрнәк итеп, Айдаровка тукталалар. Аның тышкы матурлыгын да, кешелекле булуын да, рухи гүзәллеген дә бертавыштан раслыйлар.
Миңа 1932 елдан башлап, Татарстан радиосының дикторы буларак, Ситдыйк ага белән күп тапкырлар радиоконцертларда очрашырга туры килде. Студиягә фәкать тапшыруда катнашучылар гына кертелә иде. Концертта мин, Айдаров һәм пианистка – артык һичкем юк. Купшы киенү бу очракта кирәкми дә төсле. Ситдыйк ага студиягә шат күңел белән килеп керә, өстендә саргылт-көрән костюм, чалбар бик шәп үтүкләнгән, ап-ак күлмәк кигән. Концертларның берсендә Ситдыйк ага гармунда үзе уйнап, халык көйләрен җырлады...”
Ситдыйк Айдаровның сәхнә эшчәнлеге иртә өзелә, нибары 20 елга якын дәвам итә. 1920-1930 елларда ул татар дәүләт драма театрының иң күренекле артистларыннан берсе була.
Тапшыруда сез артистның могҗиза белән сакланып калган үз язмаларын да ишетерсез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев