СӨЙ ХАЛЫКНЫҢ ДӨНЬЯСЫН...
Халкыбызның рухияте, иҗтимагый фикере формалашуга үзеннән зур өлеш керткән якты шәхес, шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең (1889–1937) тууына – 135 ел
Халкыбызның рухияте, иҗтимагый фикере формалашуга үзеннән зур
өлеш керткән якты шәхес, шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, дәүләт һәм
җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең (1889–1937) тууына – 135 ел.
Укучыларыбыз аны Габдулла Тукайның якын дусты буларак та белә. Бу ике
исем шул дәрәҗәдә тыгыз бәйләнгән ки, хәтта Сүнчәләйнең «Сөй гомерне,
сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дигән шигъри юлларын без озак
еллар дәвмында Тукайныкы дип белеп яшәдек.
Журнал укучылар игътибарына радио архивында саклана торган бер
язма тәкъдим ителә. Бу – 2014 елда Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда
Сәгыйть Сүнчәләйгә багышлап үткәрелгән кичәнең язмасы. Биредә
шагыйрьнең шәхесе дә, фаҗигале язмышы да, куйган хезмәтләренең
әһәмияте дә тулысынча ачылып бетә кебек.
Кичәне музей мөдире Гүзәл Төхвәтова алып барган һәм ул беренче
сүзне Сәгыйть Сүнчәләйнең исемен халыкка кайтаруга зур өлеш керткән,
әсәрләрен китап итеп туплаган аксакал Галимебез Зөфәр ага Рәмиевка
биргән. Аның чыгышыннан берничә фикерне сөземтәләп алыйк:
«ХХ гасыр башында матбугатта шигырьләре басылган шагыйрьләрнең
саны 300гә җитә. Шулар арасында беренче ун йолдыз арасында Сәгыйть
Сүнчәләй дә бар. Ләкин бу йолдызның яктысы озак еллар безнең әдәбияттан
читләштереп торылды. Чөнки 1929 елда аны солтангалиевчелектә гаепләп
кулга алалар, 1931 елда атарга хөкем итәләр, һәм, бу карарны 10 ел төрмә
белән алыштырып, Соловкига озаталар. Сәгыйть Сүнчәләйнең исеме бары
тик 1950 еллар ахырында гына кайта башлады. 1958 елда Татарстан язучылар
берлегендә аның иҗатын тикшерү буенча комиссия оеша. Аның составында
Шәриф Сүнчәләй дә бар. Әгәр без бүген Сәгыйть Сүнчәләй иҗаты белән
таныша алабыз икән, абыйсы Шәрифкә рәхмәтле булырга тиешбез, чөнки ул
энесенең архивын саклап калган. Шул елларда Шәриф Сүнчәләй катнашы
белән юкарак кына бер шигырьләр җыентыгы басылып чыккан, анда 60лап
шигырь басылган. Ә инде 1990 елларда миңа С.Сүнчәләйнең бертомлыгын
җыйнау, бастырып чыгару эше йөкләнде. Монда аның өч йөзләп шигыре,
берничә пьесасы, хатлары тупланды...»
Филолгия фәннәре докторы Фоат Галимуллин үзенең чыгышында
Сәгыйть Сүнчәләйнең гомер юлына һәм аның Габдулла Тукай белән
дуслыгына аеым туктала.
Күренекле текстолог галимебез Нәҗип Нәккаш моннан күп еллар элек
Сәгыйть Сүнчәләйнең архивын кайтаруга бәйле вакыйгаларны искә алып
сөйли:
«Мин институтка яңа гына эшкә килгән вакытта, гарәп язуын ярыйсы
ук белүемне сизеп, Нил Юзеев мине Сәгыйть Сүнчәләйнең архивын
тасвирлап кайтырга җибәрде. Ул аны Әмирхан Еники аша белгән. Ул
Мәскәүгә барган вакытларында, туганы Сорур Сүнчәләй-Еникиева янына
кереп, аңа үзенең китапларын һәм «Казан утлары» журналын калдырып чыга
торган булган. Берсендә Сорур ханым аңа Сәгыйть Сүнчәләйнең архивын
күрсәткән, аны Казанга алдырып, хәрәкәткә кертеп җибәрүен үтенгән. Без
аның белән 5 көн буе архивны карап, басма материалларны, кулъязмаларны,
фотоларны барлап чыктык...»
Тапшыруда сез Казан театр училищесы студентлары башкаруында
Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләрен дә ишетерсез. Инде, әйдәгез, QR-код
ярдәмендә сайтыбызга кереп, шушы бөек шәхеснең якты рухына
багышланган язманы тыңлыйк.
Фото: архивтан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев