Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

РАДИО ДӘВЕРЕН АЧКАН ӘДИП

Татар халкының легедар улы, хәрби язучы, армия һәм сәясәт эшлеклесе Шамил Усмановның тууына 125 ел

Татар халкының легедар улы, хәрби язучы, армия һәм сәясәт эшлеклесе Шамил Усмановның тууына 125 ел. Без – Татарстан радиосында эшләүчеләр һәм күп санлы тыңлаучыларыбыз өчен ул аеруча якын, кадерле кеше. ЧөнкиТатарстан радиосыныңдөньяга яралуы, иң беренчечиратта, аның исеме белән бәйле. Татар сүзен беренче булып эфирда нәкъ менә ул яңгыраткан, шушы яктан гына карганда да, бу исем халкыбыз тарихына җуелмаслык булып язылырга тиештер.

 Сез беләсез, нинди дә булса яңалыкны башлап җибәрү өчен мең төрле бюрократик киртәләр үтәргә, кырыкмаса-кырык түрәне күндерергә кирәк бит әле. Радио оештыру өчен җанын бирердәй булып йөргән Шамил Усмановка да әнә шундый каршылыкларны җиңеп чыгарга туры килә. Ул үз тирәсенә тугрылыклы фикердәшләр туплауга ирешә. Һәм биш ел көрәштән соң, 1927 елның ноябрендә, ниһаять, Татарстан радиосы дөньяга аваз сала.

Журнал укучыларга тәкъдим ителә торган язма композитор Җәүдәт Фәйзинең Татарстан радиосының нәкъ менә беренче адымнары турындагы истәлекләре урын алды. Аларны Илдус Әхмәтҗан укый.

         Аннары сез радиобыз фондында үтә кадерләп саклана торганбер уникаль язма тыңларсыз. Бу –Шамил Усмановның кызы Айсылу Сагайдак белән әңгәмә. Ул кызыклы язмыш, 1937 елда Сталин төрмәләрендә харап булган фаҗигале тәкъдир иясе Шамил Усмановның якты образын тулырак күзалларга ярдәм итәр дип уйлыйбыз. 1997 елда тасмага язып алынган әңгәмәне шагыйрь, радиобызда әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясе баш мөхәррире булып эшләгәнолпат зат Әхмәт Рәшит алып барган.

         Язма Шамил Усмановның 1929 елның 29 гыйнварында «Кызыл Татарстан» газетасында басылган «Йә, кем?» дигән мәкаләсе белән йомгаклана. Аны тыңлар алдыннан бер нәрсәне аңлатып китәргә кирәктер, татар халкы 1917 елга кадәр үк инде Россиядә иң укымышлы халыкларның берсе була. Тик менә техник яктан белеме мактанырлык булмый.Шушы нәрсәгә бәйле рәвештә кызыклы, хәтта кайвакыт көлкеле хәлләр дә килеп чыккалый. Ерак авылларда яшәүчеләр радиодан ишетелгән авазларны берәр хәйлә, сихер дип кабул итәләр, тавышның эфир аша килүенә ышанып бетмиләр.  Мәкаләдә әнә шундый хәлләрнең берсе чагылыш тапкан.

         Менә шул рәвешчә, Шамил Усманов һәм аның максатташлары тырышлыгы белән,  ул елларда радио башта бюрократик киртәләрне, аннары хорафатларны җиңә-җиңә, халык күңеленә таба юл яра. Һәм акрынлап, радио тыңлау кешеләрнең көндәлек ихтыяҗына әверелә.

         Татарстан радиосында Шамил Усмановның тууына 125 ел тулу уңаеннан тулы бер тапшырулар циклы әзерләнде. Әдипнең юбилее якынлашкан көннәрдә сез эзтабар язучы Рафаэль Мостафин аңа багышланган язмаларын, әсәрләрендә Шамил Усманов образын тудырган язучылар белән әңгәмәләр ишетерсез.  Халкыбыз тарихында якты эз калдырган шушы кадерле затны рәхмәт белән искә алырбыз.

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев